Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

...Казанда утыз ел элек ачылган бер кафеда чиратта басып торам. Минем алдагы ике татар хатыны үзара русча сөйләшә. Колак салдым. Аларның берсе:

– Минем кияү треугольник ярата, – ди.

Мин инде түзмәдем, җаным әрнеде, кушылып, аның белән сөйләшеп киттем.

– Апа, нишләп өчпочмак дип әйтмисез?

– Минем кияү рус мәктәбендә укыгач, руслашкан, өйдә русча аралашабыз.

– Өчпочмак дип әйтсәгез, киявегез өйрәнер иде.

– Мине тәнкыйтьлиләр монда, – диде ул, елмаеп, янәшәдә басып торучы иптәш хатынга борылып.

– Казанда шулай инде, татарлар русча сөйләшә, – дип, безнең сөйләшүгә кушылып китте аның дусты да. – Менә без совет чорында Көньяк Казахстанның Җамбул каласында яшәдек. Анда да казах, үзбәк, немец, кореялылар үзара русча сөйләшәләр иде. Ләкин казах белән үзбәк телен дә, динен дә сатмады. Казанда алай түгел, руслашу дәвам итә.

Менә бу татар хатыннарына да чират җитте. Татарлыгы йөзенә чыккан, нурлы, колагына айсыман алтын алка таккан сатучыдан Казахстаннан күчеп кайтканы авыз тутырып:

– Два перемяча, два треугольника, – дип сорамасынмы.

Әле генә туган телебездә сөйләштек, югыйсә. Ул хатынга карап:

– Сатучының татарлыгы йөзенә чыккан бит! – дидем, түзмичә.

Ул аптырап:

– Каян белим мин аны?! Маңгаена татар дип язылмаган, – диде.

Пәрәмәч сатучы ханым да әйтмичә түзә алмады:

– Татарларыбыз русча сораганда, йөрәгем жу итә, әллә нишләп китәм шунда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100