Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң стильле җырчы» Дилә Нигъмәтуллинаның туган көне: чынга ашкан хыял

30 май кичендә «Милли» ресторанында Дилә Нигъмәтуллинаның туган көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.

news_top_970_100
«Иң стильле җырчы» Дилә Нигъмәтуллинаның туган көне: чынга ашкан хыял
Абдул Фархан

«Бик кызыклы формат, беркем дә үпкәләми»

Дилә Нигъмәтуллина 1981 елның 26 маенда туган — аңа кырык яшь тулды. Халыкта кырык яшьне бәйрәм итәргә ярамый дигән хорафат яши. Әмма Дилә өчен түгел бу.

— Мин гомумән андый сынамышларга ышанмыйм. Мин холкым буенча кинәт кенә эшләргә яратам. Әлеге бәйрәмне оештыру фикере дә күптән түгел генә уйланды, — дип җавап бирде Дилә Нигъмәтуллина бу сорауга.

— 35 яшьне дә зурлап ресторанда уздырган идем, ләкин анда күбрәк иҗади эшчәнлек алга куелды, ул вакытта тамашачыларны да чакырган идем, — ди ул.

Ә быелгы кичәгә җырчы туганнарын, коллегаларын һәм дусларын чакырган. «Мин бит әле җырчы гына түгел, блогер да, шуңа блогер-коллегаларны да чакырдым», — ди Дилә.

Бәйрәмгә килгән туганнар арасында җырчының туган ягы Марий Элдан килүчеләре дә бар иде. «Без еш аралашып торабыз, тату яшибез», — диде Диләнең әнисенең сеңелесе Рәйсә Хәкимова. Дилә Нигъмәтуллина иренең туганнарын да шатланып каршы алуын күрдем. «Бу Гөлназ — иремнең сеңлесе», — дип елмайды җырчы.

Туган көн бәйрәме үзенчәлекле форматта узды.

— Килгән кунаклар өстәл артында гына утырмыйча, рәхәтләнеп йөреп аралаша алалар! — дип аңлатты җырчы. Ашау-эчүләр фуршет рәвешендәрәк оештырылды. Кичә ирекле — кем тели җырлый, кайсы бии, кайсы фотога төшә…

— Бик кызыклы формат. Беркем дә үпкәләми: үзең нәрсә сайлап аласың, шуны ашыйсың, кайда утырасың килә, шунда утырасың. Әле мондый форматтагы кичәләр популярлашып китәр, — диештеләр кунаклар үзара сөйләшкәндә.

«Эзли-эзли хәлләр бетте. Алтын күлмәгем юк икәнен аңладым» — бәйрәм дресс-коды

Башта купшы күлмәктән килгән һәр кунак Дилә Нигъмәтуллина белән фотога төшәргә теләде. Туган көн гадәте буенча мактау сүзләре күп иде, аның образлары турында да күп әйтелде. Кунаклар Диләне «татар эстрадасында иң стильле җырчы» дип атады.

— Иң беренче чиратта, Дилә туган көненә нинди күлмәкләр әзерләде икәнен күрергә дип килдем. Син үзеңә шулай матур кыяфәтең белән җәлеп иттең, — дип котлады Зәйнәб Фәрхетдинова.

Дилә үзе иң зур хыялларының берсе тормышка ашканын әйтте:

— Кечкенәдән яратып тыңлаган җырчым туган көнем белән котларга килде, — дип җавап бирде.

Әлеге кичә хакында Зәйнәб апа белән сөйләшеп алдык.

— Мин чакырган җиргә барырга тырышам. Дилә — безнең күз алдында үскән җырчы. Ул сәхнәдә үзенең киемнәре, зәвыгы, образларына карата таләпчәнлеге белән аерылып тора.

Минем төрле мәҗлесләрдә булганым бар, әмма мондый фуршет образындагы, аныңча уздырылган бәйрәмне күргән юк иде. Бәлки башкалар да шушылай оештырган булгандыр, мин күрмәдем. Минем өчен бу яңалык, бик күңелле. Беләсеңме, җаныкаем, биергә дәрт бар, ә барып биер урын юк. Мин биергә яратам. Зөфәргә бергә барыйк дигән идем. «Бар, үзең рәхәтләнеп биеп кайт», диде, — дип сөйләде җырчы.

Килгән кунакларга ак, кызыл, алтын, кара төсләрдәге кием киеп килергә тәкъдим ителгән. Бер караганда бик җиңел кебек, әмма уйларга туры килгән.

— Эзли-эзли хәлләр бетте. Алтын күлмәгем юк икәнен аңладым, тегеп куярга кирәк икән. Ак кием табып, кара чалбар белән шуны кидем. Кызыклы, әзрәк эзләнеп, баш миен селкетеп аласың, — диде ул.

Зәйнәп Фәрхетдинова улы Булат белән килгән иде. Салават, Гүзәлем Миңнехановлар да балалары белән килгән. Аларның кечкенә Мәдинәләре дә рәхәтләнеп биеде. Кичә тәмамлануга таба барганда, аларның чыгып барганын күргән алып баручы Руслан Шәрәфетдинов «Торт чыкмады бит әле, Мәдинәгә бер кисәк торт ашатыгыз инде», — дип, алып калды. Мәдинә тортсыз кайтып китә иде алайса.

Торт чыкты, аны Дилә Нигъмәтуллина ире белән бергә каршылады, беренче кисәген дә туйдагы кебек бергә кистеләр.

Диләнең ире аз сүзле, тыйнак кеше дигән хис калды. Күп сөйләшми, елмаеп кына тора.

«Җенсовет»

Дилә Нигъмәтуллинаның «Женсовет» дип аталган дуслар төркеме бар икән. Алар үзләрен шаярып «җенсовет» дип тә йөртәләр. Җырчы төркем белән таныштырды.

— Наилә — минем классташ, Назгөл дә классташ. Наилә Казанга беренче килде, мин — аның артыннан. Мин Казанда Альбина Апанаева белән яшәдем. Ә Наилә тулай торакта Алия белән яши иде. Без Альбина белән тулай торакка Наилә белән Алиягә килә идек. Шулай итеп дуслаштык. Аннары Назгөл безнең компаниягә килеп эләкте. Тагын без Ләйсән һәм Сөмбел белән дус идек, аннары Гөлзар кушылды, шулай итеп безнең «Женсовет» барлыкка килде. Без инде күп еллар дуслар», — диде Дилә Нигъмәтуллина.

Диләнең бит әле триосы да бар — Анна Попова һәм Альбина Апанаева белән бергә җырлыйлар. Кунаклар аларның триосы чыгыш ясар дип көтте.

Диләне җыр белән абыйсы Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Сөмбел Билалова, Ришат Фазлыйәхмәтов, скрипкачы Иркә һәм «зажжём, мои хорошоие» — Римма Никитина котлады.

«Дилә, дустым, авылдашым…»

Дилә Нигъмәтуллинаның стильле җырчы статусын яулауда стилистлар ярдәме дә бар. Бәйрәмгә дә Диләнең дуслары, стилистлар чакырылган иде.

— Без Дилә Нигъмәтуллина белән якынча бер ел дәвамында таныш. Мин аңа гардероб сайларга ярдәм иттем. Шуннан соң дуслашып киттек, — диде стилист Галия Сафина.

Аны күпләр иң стильле җырчы диде. Моңа үзегезнең профессиональ карашыгыз ничек?

Ул башкалардан аерылып тора, чөнки аның тышкы кыяфәте сәхнәгә туры килә, ул заманча. Ул сәхнә киемнәрен бик җентекләп сайлый. Тормыштагы образлары да хәзерге трендларга туры килә.

Галия Сафина да җырчының туган көне үзенчәлекле булуын әйтте.

— Мин мондый форматтагы чарада беренче тапкыр. Күп блогерларны күзәтәм, мондыйны берсендә дә күргәнем булмады, — диде ул.

Кунаклар арасында Дилә Нигъмәтуллинаның авылдашы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишкасы Эльмира бар иде.

— Дилә, дустым, авылдашым, якташым, без бер авылда туып үсеп, Казан шәһәрендә, Аллага шөкер, татар сәнгатен, татар эстрадасын күтәреп киләбез, — диде Ришат Фазлыйәхмәтов котлау сүзендә. 



Галерея: Дилә Нигъмәтуллинаның туган көне уңаеннан узган кичәдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100