Татар эстрадасында иң романтик җырчы Илназ Сафиуллин турникта күтәрелгән видеосын күрсәтте.
«Шәһәрдән кайтканымны дустым көтеп тора. Турник — мәңгелек дустым», — дип язган ул.
Инстачылар аның бу шөгылен хуплаган: «Молодец, туган», «Яшьләргә үрнәк».
Шулай ук җырчыдан бу турникны каян алуы белән кызыксынучылар һәм шундыйны ук үзләре ясарга теләүчеләр дә комментарий калдырган.