Җиңү проспектында биш машина белән авария булган
«Опель» трамвай юлына чыгып капланган.
Казанның Җиңү проспектында берничә машина берьюлы бәрелешеп, иномарка трамвай юлына чыккан һәм капланган. Бу турыда «
Авария 14 ноябрьдә кичке сигезләр тирәсендә Республика кан үзәге каршында була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авариядә берничә машина катнаша. «Опель», «БМВ», «Лада», «Лексус» һәм «Рено». Авариядән соң «Опель Астра» машинасы трамвай юлына чыгып китә һәм каплана.
Шаһитлар сүзләренчә, «Опель» кузовының алгы өлеше нык җимерелгән.