Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң оятсыз видеоларның берсе бу»: Индира һәм Рөстәм Нәбиевләрне инстачылар тәнкыйтьли

Рөстәм Нәбиев хатынын өченчегә бала алып кайтыйк дип «куркыткан».

news_top_970_100
«Иң оятсыз видеоларның берсе бу»: Индира һәм Рөстәм Нәбиевләрне инстачылар тәнкыйтьли
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира бер видео төшергән, әмма инстаграм дуслары тарафыннан шактый тәнкыйтькә юлыккан.

Рөстәм өченчегә бала алып кайтыйк дип смс җибәргәч, Индира җиңел генә котылу юлын уйлап тапкан — үзенең билдән түбән өлешен скотч белән урап куйган. «Минем ниятләрем җитди. Бу гына булышырмы икән», — дип язган Рөстәм, видеоны шәхси сәхифәсенә урнаштырып.

Әлеге видеоны караган виртуаль дуслары Рөстәм белән Индираны оятсызлыкта гаепләгән.

«Сезнең гаиләне хөрмәт итәм. Һәрвакыт видеоларыгыз белән күңелне күтәрә идегез. Әмма, дини кеше буларак, түбәндәге видео кәефемне төшерде»;

«Мин күргән иң оятсыз видеоларның берсе бу»;

«Артыгын кыланасыз. Кызык түгел. Бик оятсыз видео»;

«Үзегез бернәрсә дә уйлап таба алмый идегезме? Башкаларны кабатлап, маймылланасыз. Кая инде Индирага өченчесе. Әле ике бала белән дә нишләп бетәргә белми бит. Боларын да, камера каршында үз-үзенә сокланырга комачау итмәсеннәр өчен, тизрәк бакчага озатырга тора»;

«Нинди ахмаклык. Сезнең блогта мондый видео күрермен дип уйламаган идем. Балаларыгызның күзенә карагыз. Алар нинди шок кичерә. Әни акылдан шашкан дип уйлыйлар бугай»;

«Балаларның реакциясен күрдегезме сез?»

«Нигә соцопека күрми боларны. Балалар каршында мондый видеолар төшерелергә тиеш түгел. Кызлар алдында бер җиреңне скотч белән ябыштыру эш түгел», — дип язганнар.

Бер төркем инстачылар видеоны шаярту итеп кабул иткән.

«Скотч кына булышмаячак, тимер трусик кияргә кирәк»;

«Рөстәм барлык киртәләрне уңышлы үткәч, дөньяга тагын бер кыз туачак»;

«Манаслуга менгән кешегә скотчны гына тишү берни дә түгел», — дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100