«Иң куркыныч 200 метр» - Аида Гарифуллина Венада теракт вакытында качар урын эзләгән
«Бер мизгелдә ату тавышы ишеттек, ресторан хезмәткәрләре бөтен кешегә дә эчкә керергә кушып кычкырды. Паника башланды", - дип яза җырчы.
Бөтен дөньяда танылган опера җырчысы, Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина Австриянең Вена шәһәрендә теракт вакытында шәһәр үзәгендә булган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Дөньяның иң тыныч шәһәрендә теракт булыр дип кем уйлаган бит. Кичә бик матур җылы кич иде. Биредә яшәүчеләр ресторан һәм кафелар карантин алдыннан соңгы тапкыр эшләвен белгәч, ярты шәһәр халкы үзәктә җыелды. Шул исәптән мин дә, минем дусларым да.
Бер мизгелдә ату тавышы ишеттек, ресторан хезмәткәрләре бөтен кешегә дә эчкә керергә кушып кычкырды. Паника башланды. Кешеләр качар урын эзләде. Бөтен кешене өскә менгереп җибәрделәр, тәрәзәләр янына килмәскә куштылар. Ярты сәгатьтән без анда имин булмавын аңладык, полициядән урамга чыгарга сорадык. Без танышларыбыз фатирына кадәр 200 метр йөгереп узарга тиеш идек. Бу — минем гомеремдә иң озын һәм иң куркыныч 200 метр булды.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Who would have ever believed that a terrorist attack could take place in the quietest city in the world... Yesterday was a wonderful, warm evening. The locals knew that this was the last day when all establishments, restaurants, cafes could be open before the lockdown, and half of the city gathered in the center - including me and my friends. At some point we heard gunfire and the restaurant workers started shouting loudly for everyone to go inside urgently - The panic began! People were looking for somewhere to hide! We were all sent upstairs, and forbidden to approach the windows. Half an hour later, my friends and I realized that it was just as unsafe to be there, and we persuaded the police to let us out into the street in order to run 200 metres to a friends apartment. It was the longest and most terrifying 200 metres of my life. We spent the night waiting for news that the center was open and everything was calm, and only in the morning we were able to return home. I send my sincerest condolences and respect to the families of those who were lost or injured last night??. We pray for #Vienna, now and always. ⠀ Кто бы мог подумать, что в самом спокойном городе мира мог произойти теракт. Вчера был прекрасный теплый вечер, местные жители знали, что это последний день когда все заведения, рестораны, кафе открыты перед длительным карантином и половина города собралась в центре. Так же как и я и мои друзья. В какой-то момент мы услышали стрельбу и работники ресторана начали громко кричать, чтобы все срочно зашли внутрь!!!! Началась паника!!! Люди искали где спрятаться! Всех отправили наверх и запретили подходить к окнам. Через полчаса мы с друзьями поняли, что там уже было небезопасно находиться, мы уговорили полицию выпустить нас на улицу, чтобы перебежать 200 метров до квартиры наших знакомых. Это были самые длинные 200 метров в моей жизни и самые страшные. Мы провели ночь в ожидании новостей о том, что центр открыт и все спокойно, и только утром смогли вернуться домой. Глубочайшие соболезнования семьям погибших и пострадавших ??
Публикация от AIDA GARIFULLINA (@aidagarifullina)
Без төн буена шәһәр үзәге ачык һәм бар да тыныч булуы турында хәбәр көттек, өйгә бары тик иртән генә кайттык.
Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашам», — дип яза Аида Гарифуллина.
2 ноябрьдә кичке якта Вена шәһәрендә синагога янында атыш булды. 20 яшьлек җинаятьче биш кешене атып үтерде. Террорчы үзе дә һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Австрия Президенты һәм башка рәсми кешеләр 3 ноябрьдә фаҗига корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды.