Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң кадерле әйберен — гомерен кызганмады»: Түбән Камада солдат белән хушлаштылар

Украинада һәлак булган Илнурны мөселман зиратының Геройлар аллеясында җирләделәр.

news_top_970_100
«Иң кадерле әйберен — гомерен кызганмады»: Түбән Камада солдат белән хушлаштылар

Түбән Каманың Җиңү мәйданында Украинадагы махсус операциядә вафат булган сержант Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар.

Илнур Сибгатуллинны хәрби данлау белән соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә НТР-24.

«Ул десантчылар кебек горурлык белән тормыш юлын узды. Сержант кул астындагылар өчен үрнәк иде, ышанычлы дус, иптәш, ир һәм ул», — диде ВДВ вәкиле Михаил Давыдов.

Җиңү мәйданына килүчеләр бик күп иде. Күпләр елый. Туганнары, танышлары, дуслары, классташлары, аның белән таныш та булмаган кешеләр чәчәкләр тотып килгән иде. Илнурны белүчеләр егетнең шат булуын искә алды.

«Ул бик яхшы кеше иде — ачык, сөйкемле. Аның һәрвакыт үз фикере бар иде, һәрвакыт аерылып торды. Аның белән һәрвакыт кызык иде», — дип искә алды классташы Миләүшә Зиннурова.

«Безне саклап һәлак булды. Иң кадерле әйберне — гомерен кызганмады», — диде ВДВ ветераны Әлфәт Мәрдәнов.

Матәм чарасында Илнур белән хушлашу сүзләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин әйтте.

«Сез кичергән газап һәм сыкрануларны бернинди сүзләр дә җиңеләйтә алмас. Әмма сез белергә тиеш — сезнең улыгызның батырлыгы безнең йөрәкләрдә егетлек һәм каһарманлык үрнәге булып сакланачак», — диде Айдар Метшин.

«Аның Ватанга гомерен багышлау турындагы карары — халыкның лаеклы улы, чын батыр үрнәге. Түбән Кама халкы хәтерендә Илнур шундый булып калачак», — диде Рамил Муллин.

Илнур Сибгатуллинга 30 яшь булган. Ул контракт белән Ульяновск өлкәсендә хезмәт иткән. 29 февральдә һәлак булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100