«Иң кадерле бүләк шул сезгә»: тамашачы Илсөя Бәдретдиновага ике кило бәрәңге биргән
«Казан уртасында яшәсәң, бәрәңге тагын да кыйммәт әле», — дип кабул итеп ала бүләкне җырчы.
Байлар Сабасындагы концертта бер хатын Илсөя Бәдретдиновага ике кило бәрәңге бүләк иткән.
«Беренче көн. Бәрәңге алып килделәр», — дип сторис куйган җырчы.
«Карагыз нинди зур бәрәңге алып килдем. Бәрәңге быел кыйммәт бит. Базарда килосы 23 сум, ә кибеттә 43 сум тора. Монда ике кило бәрәңге бар. Бу сезгә шундый озакка җитәчәк», — дип сөйли бәрәңге алып килгән җанатар. Ул бәрәңгеләрне бәләкәй кәрзингә тутырып килгән.
«Казан уртасында яшәсәң, ул тагын да кыйммәт әле», — дип кабул итеп ала бүләкне җырчы.
«Иң кадерле бүләк шул сезгә», — ди бүләк алып килгән тамашачы.