Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң күп хезмәт хакын кем ала? Кадрлар белгеченнән 11 киңәш

Бүген иң югары хезмәт хакы ала торган һөнәр ияләре кемнәр? Киләчәктә нинди белгечлекләр популяр булачак? Эшче кулларга ихтыяҗ артырмы? Эшкә ничек урнашырга? "Татар-информ"ның "Туры элемтә" проекты кысаларында, бу хакта "Нead Hunter – Идел буе" оешмасының маркетинг буенча һәм җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыруда әйдәп баручы белгече Александра Севостьянова сөйләде.

news_top_970_100
Иң күп хезмәт хакын кем ала? Кадрлар белгеченнән 11 киңәш

80нче елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе укытучылыкка юл тоткан. Соңрак медик, юрист кебек һөнәрләр популярлашты. Ә хәзер исә: “Балаң кем булырга укый?” – дигән сорауга җавап биргәндә телең сынарга мөмкин. Заманасы белән бергән профессияләр дә үзгәрә. 

– Александра, бу сорау күпләрне кызыксындырадыр: тиз арада ничек эш табарга?

– Эш эзләүчеләр күп очракта интернетка мөрәҗәгать итә. Бу – җайлы да, тиз ысул да. Эш табуны тизләтү максатыннан, берничә киңәш тәкъдим итәргә була. Беренчедән, белдерүләргә ешрак җавап бирергә кирәк, чөнки һәр эш бирүче дә белгечләрне үзе эзләми. Кайберләренә эш эзләүченең җавабы кирәк, шулай ук эш тәкъдим итүчеләрнең еш кына резюме базасына керү хокукы да юк. 

Шул ук вакытта эш эзләүче теге яки бу вакансия белән кызыксынып, үзе язып та, аңа җавап бирмиләр икән, уйланырга сәбәп бар. Беренчедән, резюменың җитешсез яклары булырга мөмкин. Үзең турындагы мәгълүматның уңышлы язылмавы да роль уйный. Грамоталы язу – кешенең әзерлеген һәм җаваплылыгын күрсәтә. Икенчедән, хезмәт хакы мәсьәләсе. Үз тәҗрибәңә ярашлы рәвештә генә теләгән хезмәт хакы күләмен күрсәтергә киңәш ителә. Гадәттә, яшь белгечләр зур сумма күрсәтә. Әмма шуны әйтер идем: тәҗрибәсез белгечкә зур эш хакы түләргә атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә эш эзләгәндә хезмәт хакы күләмен белемең һәм тәҗрибәңнән чыгып күрсәтергә кирәк.

Яшь белгеч, шәхси мөмкинлекләре һәм белем-тәҗрибәсеннән чыгып, үзен күпмегә бәяли ала?

– Моның өчен вакансияләрне анализлап, хезмәт базарындагы уртача бәяләрне өйрәнергә була. Шулай ук махсус сервислар да бар. Анда эш эзләүче үзенең профессиональ күнекмәләрен күрсәтеп, үзенең хезмәте якынча күпмегә бәяләнгәнен ачыклый ала. Моннан тыш, эш эзләүчеләргә үзенә туры килмәгән вакансияләргә кызыкмаска киңәш итәр идем. Әгәр сез журналист һөнәре буенча эш эзлисез, әмма кулай тәкъдим күренми икән, “копирайтер” вакансиясен карарга кирәк. Бу – шулай ук журналистлар башкара торган хезмәт. 

Теге яки бу компаниягә кирәкле белгечләрне җәлеп итү һәм хезмәткәрләрнең мотивациясен арттыру өчен эффектлы корпоратив культураны ничек булдырырга?

– “Корпоратив культура” төшенчәсен гади генә “аларда шулай кабул ителгән”, дигән сүзләр белән әйтеп була. Әлеге фразадан аңлашылганча, барлык компанияләр өчен универсаль модель юк, ягъни һәр оешманың үз моделе. Корпоратив культураны җитәкче һәм аның кул астындагы хезмәткәрләр төзи. 

Россиянең билгеле бер компаниясендә файдаланыла торган уңышлы алым турында әйтәсем килә: аларның җитәкчеләре офис буйлап йөргәндә, идәнгә төшкән кәгазьне алып куярга, плинтусны рәтләргә, жалюзины ябарга мөмкин. Билгеле, моңа хезмәткәрләр дә игътибар итә. Бу – җитәкченең офиска икенче өй кебек каравын гына түгел, ә хезмәткәрләренә хөрмәт хисләрен дә күрсәтә. 

Александра, бүген иң кирәкле һәм иң югары бәяләнә торган профессияләр турында сөйләгез әле.

– Иң югары хезмәт хакы белән бәяләнә торган профессияләргә, традицион рәвештә, топ-менеджмент, сәүдә өлкәсе, мәгълүмати технологияләр тармагы, төзелеш һәм җитештерү өлкәләре керә. Мисал өчен, топ-менеджерлар Татарстанда уртача 80 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Әлеге һөнәрдә бер вакантлы урынга 9 кеше дәгъва кыла.

Төзүчеләр өчен уртача хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итә.

Сәүдә өлкәсендә эш бирүчеләр 25 мең сумнан башланган хезмәт хакы тәкъдим итә. Бу өлкәдә хезмәт хакына чикләүләр юк диярлек. Әйтик, күчемсез милек сату менеджерларына 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.

Шулай ук хезмәт базарында ИТ-тармак, ягъни мәгълүмати технологияләр белгечләренә булган ихтыяҗ да кимеми. Бүген бер урынга 2 резюме туры килә.

Эшче һөнәрләр белән кызыксынучылар бармы?

– Эшче һөнәрләр өлкәсе быел Татарстанда тиз арада үсүче тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 процентка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) – 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. “ВорлдСкиллс” стандартлары хәрәкәте эшче профессияләрнең популярлашуына китерде, җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6 һәм 4нче разрядлы токарь абруйлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе.

Эш эзләгәндә резюмены ничек дөрес итеп төзергә?

– Резюмены дөрес төзү буенча берничә киңәш белән уртаклашасым килә. Беренчедән, үзегез эзләгән һәм киләчәктә эшләргә теләгән вазыйфаны төгәл күрсәтү. Әгәр моңа кадәр кече инженер булып, хәзер өлкән инженер вазифасына үсәргә телисез икән, шулай дип язарга кирәк. Икенчедән, эш тәҗрибәсен, профессиональ күнекмәләрне генә түгел, шәхси сыйфатларыгыз турында да языгыз. Эш бирүчеләр кешенең һөнәри тәҗрибәсе генә түгел, кешелеклелек сыйфатлары белән дә кызыксына. Чөнки эшкә алынган кеше коллективның бер өлеше булачак.

Эш бирүче белән очрашуга, әңгәмәгә (собеседование) ничек әзерләнергә?

– Очрашуга килгәнче сорауларны язарга кирәк. Күпләр дулкынланудан үзләрен кызыксындырган сорауларны да оныта. Собеседование ул – стресслы ситуация, анда баш бутала. Әйтик, хезмәт хакы турында курыкмыйча сорарга кирәк. Алай гына да түгел, хезмәт хакыннан тотыла торган салым вычетлары, ял көннәрендә һәм кичке вакытта өстәмә эшләгән өчен ничек түләнчәге кебек сорауларны күп кеше бирергә оныта. Шуңа күрә блокнотка яки телефоныгызга язып барыгыз. Вакыт-вакыт аларга күз төшереп алу сезне кимсетми, киресенчә, җаваплы булуыгызны күрсәтә. 

Эш бирүчеләр ирешелгән уңышлар турында да сораулар бирергә мөмкин. Әгәр сезнең теге яки бу курслар узуыгыз турында сертификатлар, Мактау грамоталары, Дипломнарыгыз бар икән, үзегез белән алып килегез. Әңгәмә вакытында үзегезнең көчле якларыгызны күрсәтүдән курыкмагыз. Әмма бу сыйфатларны санап кына китү җитми, ә мисаллар белән расларга кирәк. Әйтик, бәлки сез элеккеге эшегездә җитәкче яки бүлек башлыгын алыштыргансыз, стажерлар белән эшләгәнсез икән – боларны да әйтергә кирәк. 

Соңгы киңәш: барысына да әзер булыгыз. Әңгәмә күзгә-күз карашып өстәл артында гына узмаска да мөмкин. Компания заманчарак булган саен, собеседование формасы да кызыклырак була. Бүген тест, уен формасында, коллектив белән иртәнге чәй яки төшке аш кебек әңгәмә төрләре киң тарала башлады.

Оешмага кирәкле хезмәткәрләрне ничек җәлеп итәргә?

– Шунысын искәртергә кирәк, хәзер күпчелек белгечләрнең эшкә һәм карьерага карата мөнәсәбәте үзгәрде. Кешеләргә шәхси үсеш-үзгәреш мөһимрәк. Мондый кешеләр корпоратив культурасы төзек, хезмәт шартлары канәгатьләнерлек булган оешмаларга тартыла. 

Соңгы тикшеренүләр буенча, сораштыручыларның 95 проценты оешмадагы корпоратив культура финанс мәсьәләгә караганда мөһимрәк, дигән фикерне әйткән. Бары тик 5 проценты гына беренче урынга хезмәт хакын куйган. Корпоратив культура булган оешмада эшләү өчен дә, үсеш өчен дә уңай шартлар тудырыла, анда төрле кызыклы проектларга алынырга була.

Киләчәктә Россиядә һәм Татарстанда нинди һөнәр ияләре кирәкле булыр?

– Әлеге темага тикшеренү үткәргән идек. Киләчәк профессияләре, һичшиксез, традицион фәннәр һәм информацион технологияләр катнашыннан тора. Моннан тыш, фәнни өлкәдә дә белемнәрне тирәнәйтергә кирәк булачак. Мәсәлән, киләчәк профессиясенең берсе – биоинформатик. Бу – биологияне компьютер программалары аша өйрәнүче кеше. Шулай ук геннар инженериясе буенча белгеч. Ул кешенең генетикасын, аның төзелешен өйрәнә. Виртуаль чынбарлык дизайнеры да – киләчәк профессиясе. 

“Киләчәк профессиясе нинди ул?” дигәндә, 15 белгечлекне үз эченә алган исемлек төзедек. Болар:

- биоинженер;

- яңартылган энергия инженеры;

- “акыллы” тирәлек проектлаучы;

- робот техникасы белгече (шул исәптән медицинада да);

- киберкуркынычсызлык белгече;

- альтернатив энергия белгече;

- психолог/нейропсихолог;

- биоинформатик;

- программист;

- инженер-проектлаучы;

- 3D басма инженеры;

- геннар инженериясе буенча белгеч;

- виртуаль чынбарлык дизайнеры;

- виртуаль чынбарлык архитекторы;

- биофармаколог.

Болар – алдагы 10 елда кирәкле һөнәрләр. Бүген Россиянең хезмәт базарына Көнбатыш йогынтысы зур. Моңарчы колакка ят тоелган һөнәрләрнең популярлашуы да шуңа бәйле.

Беренче эш көнендә яңа урында үзеңне ничек тотарга?

– Беренче көнне үк коллегаларың белән дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк. Баштан ук дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алсагыз, бу – эш барышында да, коллективта да уңыш китерә. Әгәр сезне оешманың үзенә генә хас традицияләре белән таныштыралар икән, аларны тәнкыйтьләргә, чагыштырырга кирәкми. Кайбер компанияләрдә хезмәткәрләрне беренче эш көнендә чәй өстәле белән каршы алалар. Мондый игътибар күрсәтүгә җавап бирергә, рәхмәт әйтә белергә кирәк. Беренче хис-кичерешләр алга таба да дәвам итә. Шуңа күрә беренче көнне хезмәттәшләрегез белән ачык һәм гадел булырга тырышыгыз.

Үзеңнән соң матур хатирәләр һәм дустанә мөнәсәбәт калдырырлык итеп, эштән ничек итеп китәргә була?

– Күп әйбер эш вакытындагы мөнәсәбәттән тора. Әгәр бу коллектив белән борчагыгыз пешкән, алдан ук яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан икән, сезнең китүегезне җитәкчелек аңлап кабул итәчәк. Хәзер эштән китү ул – негатив фактор түгел. Моны эш эзләүчеләр дә, эш бирүчеләр дә яхшы аңлый. Еш кына эштән китү ул – карьера юлын дәвам итү. Бер компаниядән икенчесенә, бер вазыйфадан икенчесенә күчү генә. Карьерага булган мөнәсәбәт үзгәрү сәбәпле, эштән китүгә дә караш үзгәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100