news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иң күп хезмәт хакын кайда түлиләр?

Россиядә хезмәт хакы иң күп һәм иң аз булган төбәкләр исемлеге билгеле.

news_top
Иң күп хезмәт хакын кайда түлиләр?

Россиядә иң күп хезмәт хакы алучылар Ямал-Ненецкий, Чукотка, Ненецкий автоном округларында яши. Иң аз хезмәт хакы Дагыстанда, Карачаево-Черкесия республикаларында. Бу рейтингны РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг төзегән.

100 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучылар саны Ямал-Ненецкий автоном округында 27,03 процент, Чукоткада — 26,19 процент, Ненецкий округында — 20,02 процент.

Югары хезмәт хакы алучылар Мәскәүдә 17,59 процент. Мәскәү Магадан өлкәсеннән 0,03 процентка гына калышып, бишенче урында урнаша.

Шул ук вакытта айлык хезмәт хакы 15 мең сумнан кимрәк булган кешеләр саны Ямал-Ненецкий округында 1,5 проценттан артмый, Чукоткада 1,1 проценттан кимрәк, Ненецкий округында 2,6 процентка тигез, Магадан өлкәсендә 0,7 процент, Мәскәүдә 3,1 процент.

Иң күп хезмәт хакы алучылар саны буенча антилидер — Адыгея республикасы. Анда күп акча алучылар саны 0,59 процент.

  • Ил күләмендә 100 меңнән күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 4,39 процент, 15 меңнән кимрәк хезмәт хакы алучылар саны 20,1 процент.

Бу рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора. Республикада 100 меңнән артык хезмәт хакы алучылар саны 1,7 процент. Айлык хезмәт хакы 15 меңнән кимрәк булган кешеләр саны 21,8 процент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар