Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңү көне-2019: Мәңгелек ут, Җиңү парады һәм Үлемсез полк

Бүген ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итә. "Татар-информ" бүген республика башкаласында узган чараларга күзәтү ясый.

news_top_970_100
Җиңү көне-2019: Мәңгелек ут, Җиңү парады һәм Үлемсез полк
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады.

"Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Хөрмәтле ветераннар, батыр, хезмәт сөючән, зирәк булганыгыз, республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Озын гомерле булыгыз!

Безнең туган җиребез башка беркайчан да сугыш афәтен күрмәсен, хатыннар һәм әниләрнең, балаларның кайгы-хәсрәттән күңеле сызмасын! Ватаныбыз,геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсен!

Сезгә чын йөрәктән бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бөек Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын!", - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

Җиңү Паркында чәчәкләр салу

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Бөек Җиңү көненә багышланган тантана Җиңү паркының Дан мемориалы колоннадасында узды.


Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның беренче президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Сугышта һәлак булганнарны искә алу

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.

Тантанада катнашучылар «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә һәлак булган чит ил сугышчыларының истәлекле билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салды. Веноклар салу корал залплары белән үрелеп барды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

«Без ветераннарга 1945 елда җиңү яулаганнары өчен рәхмәт әйтергә телибез. Фронтта яралардан һәлак булганнар, бүгенге көнгә кадәр яши алмаганнарны искә алырга телибез», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Җиңү парады

Иң элек тантанада катнашучылар РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. Ул күпләрнең сугышка мәктәп баскычыннан ук китеп, гаилә кору, балалар туу бәхетен күрә алмаганын билгеләп узды. Илбашы чыгышыннан соң, яу кырында ятып калган солдатлар рухына бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады. 

Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле парадта катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре! Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 9нчы май - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе, шул ук вакытта мәңгелек хәтер көне. Бәйрәм асылында халкыбызның батырлыгы, сынмас рухы, какшамас ышанычы, Ватанга, туган җиренә булган чиксез мәхәббәте ята", - диде.

Президент чыгышыннан соң өч тапкыр "Ура!" кычкырып, Казан гарнизоны гаскәрләре парады бшланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде.

Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, ТР буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм башкалар марш белән атлады. Парадта барлыгы 2 меңгә якын кеше, 17 берәмлек хәрби техника катнашты.

Соңыннан мәйдан буйлап ретро автомобильләр үтте. Бөтен мәйдан күмәкләшеп сугыш тематикасына җырлар башкарды. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам итте.

Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин сугышка 20 яше тулыр-тулмас киткән. "Бөтен Европаны, Германия, Польша, Словакияне йөреп чыктым. Барысына да туры килдем инде, немецлар кулына әсирлеккә дә эләктем, яндырырга алып барганда, аннан да качтым", - дип сөйләде ул.

Җиңүче сугышчыга һәйкәл куелачак

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңүче-сугышчыга һәйкәл проектына бәйге игълан ителә. Бу хакта бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

  • 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына речпубликадан 700 меңләп кеше сугышка киткән, аларның яртысы яу кырында ятып калган. Якташларыбызның 200 меңе - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган.

"Үлемсез полк"

Быел "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны буенча рекорд куелган. “Акциядә былтыр 165 мең кеше катнашкан булса, быел бу йөрешкә 169 мең кеше килде. Татарстанда исә "Үлемсез полк"та 377 кеше катнашкан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк” акциясенә һәр елдагыча әтисенең абыйсы, 1941 елда һәлак булган Галимҗан Миңнехановның портреты белән чыкты. 

  • Галимҗан Миңнеханов 1922 елның 28 июнендә ТАССРның Тәкәнеш районы Әбде авыл Советының Игенче авылында туа. ТАССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 359 укчы полкы составында сугыша. 1941 елның 15 декабрендә һәлак була, Мәскәү өлкәсе Морево авылы тирәсендә җирләнгән. 

Президентның улы Искәндәр әнисе ягыннан бабайсы - Бари Сафиуллин портретын күтәргән иде. 

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әтисе - Шәрип Шәймиев портреты белән чыккан.

“Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучылар Ирек мәйданы - Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы аша узды.

  • "Үлемсез" һәм "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акцияләрен Россия халкының 94 һәм 92% тулысынча яисә өлешчә хуплый. Superjob.ru рекрутинг порталының тикшеренү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.


Казанда үтүче “Үлемсез полк” хәрәкәте катнашучысы, татар филологиясе студенты Зәйнәп Шаһвәлиева бүгенге йөреш – әби-бабаларга рәхмәт әйтү дигән фикердә. Зәйнәп Шаһвәлиева “Үлемсез полк”ка туганнан туган апасы белән килүен әйтте. “Без бу чарада бишенче ел катнашабыз. Шәһәрдә шундый зур вакыйга үткәрелгән көнне без сугышта катнашкан ветераннарны хөрмәт итеп, данлыйбыз”, - дип сөйләде ул.

Зәйнәп Шаһвәлиева бүген зур дәү әтисе – Габделгазиз Камаловның портретын тотып килгән. “Ул да вәхшәтле сугышта катнашкан. Кызганыч, аны вакытында данламыйлар. “Бу йортта сугыш ветераны яши” дигән такта да элмиләр. Чөнки ул фашистларның әсирлегенә эләккән була”, - диде ул.

Студент илебезнең тарих битләрен дәвам итүгә барлык көчләрен куйган ветераннарның исемнәрен белү, аларны тану – төп бурыч дип исәпли. “Без тарихыбызны белергә һәм киләчәктә мондый афәтләр кабатланмасын өчен барлык көчебезне куерга тиеш”, - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Казанда үтүче “Үлемсез полк” йөрешен сугышта катнашкан өлкән буынны онытмау чарасы булуын әйтте. 

“Минем өчен “Үлемсез полк” акциясе – мәңгелек хәтер. Әлеге чарада без балаларыбызга, оныкларыбызга сугышта катнашкан әби-бабаларыбызны онытмавыбызны күрсәтәбез. Җиңү көнен берничек тә онытып булмый. Без дәү әти, дәү әниләребезгә бик тә рәхмәтлебез”, - диде җырчы.

Быел Айгөл Бариева “Үлемсез полк”та икенче тапкыр гаиләсе белән катнаша. Җырчы әтисенең әтисе – Мәсгут Бариев портретын алып чыккан. “Ул гвардиядә кече сержант булган. Бабам хәрби солдатлар төркеме белән күзгә-күз очраша, өчесен үтерә, калган өчесен пленга ала. Моның өчен аңа “Батырлык өчен медаль” тапшыралар”, - диде Айгөл Бариева.

“Яшьләр олы кешеләрне ихтирам итеп, аларга һәрвакыт рәхмәтле булып, тарихыбызны онытмыйча яшәсеннәр иде дигән теләктә калам”, - дип сөйләде җырчы.

  • Бүгенге бәйрәм чараларына сәгать кичке 10да бәйрәм салюты нокта куячак. Һавага җибәреләчәк залплар һәммәбезгә Бөек Җиңүнең югары бәһасен искә төшерәчәк.
"Үлемсез полк" акциясеннән фоторепортаж 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100