Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иңгел белән Вирус: Актаныш кешесеннән коронавирус турында мәзәк шигырь

Булат Фазлыев авторлыгында шигырь районның социаль челтәрләрендә таралган.

news_top_970_100
Иңгел белән Вирус: Актаныш кешесеннән коронавирус турында мәзәк шигырь
Булат Фазлыевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Март аенда Актанышка

Короновирус килгән.

Үз эшемне башлыйм, дигән

Иң беренче Иңгелдән.


Иңгел, шалт сикереп торды

Як-ягына каранды.

Курыкты микән, юк микән

Анысы миңа караңгы.


Вирусны җиңеп була, ди

Кешеләр булса бердәм.

Чын булса Вирус курка, ди

Лимон белән имбирдән.


Барлап чыкты лимоннарын

Имбирен, сарымсагын.

Маскалары да җитәрлек

Бүтән ни кирәк тагын.


Иңгел хәзер һәр адымын

Атлый ныгытып уйлап.

Бу Вирус белән, иптәшләр

Булмый шаярып, уйнап.


Бу чиргә чынлап та, кирәк

Җиңелчә карамаска.

Кияргә кирәк битеңә

Йә ак, йә кара маска.


Путин әйтә, иң яхшысы

Пижама киегез дә

Ашап-эчеп, кино карап

Ятыгыз өегездә.


Күпме тырышса да, Вирус

Кылалмады этлеген.

Иңгел урамга чыкмады

Кимәенче битлеген.


Беркөнне Иңгел Вируска

Шартлатып берне типте.

Вирус, монда рәт чыкмас, дип

Уфа ягына китте.


Лирик чигенеш:

Актанышка килүенә

Вирус хәзер үкенә.

Монда дүрт ягың кыйбла

Иңгел типсә к..теңә.

Булат Фазлыев. Март 2020

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100