news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иң файдалы сөт ризыгы нинди?

Сөт иң рейтингның иң азагында урнаша.

news_top
Иң файдалы сөт ризыгы нинди?
Владимир Васильев

Сөт һәм эчегән сөт ризыкларының файдасы алардагы аксым микъдарына бәйле. Сөт ризыкларының иң файдалысы эремчек була. 100 грамм эремчектә аксым микъдары иң күбе. Бу турыда нутрицолог Ольга Декке «Звезда» каналына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, эремчекнең 5 процентлысын алу хәерле. Ул оптималь сайлау була. Ризык калорияле дә түгел, майлар да тиешле күләмдә. Бу майсызландырылган эремчеккә караганда яхшырак. Майлар кеше организмындагы күзәнәкләре төзелешендә мөһим роль башкара.

Шулай ук варенец, кефир, табигый йогырт, ряженка да файдалы сөт ризыклары рәтенә керә. 

Бу рейтингта сөт иң азактагы урында. Чөнки кеше олыгая барган саен лактозаны үзләштерү кыенлаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар