"Җиңел салат" рецепты
Бик җиңел генә ясала торган салат рецептын тәкъдим итәм. Кукуруз мае урынына үсемлек мае куллансагыз да була. Әмма кукуруз мае, үсемлек һәм зәйтүн майларына караганда, Е витаминына ике тапкыр байрак.
Салат өчен: 1 уртача кишер, 1 яшел торма, 1 помидор, аз гына кәбестә, петрушка, кукуруз мае.
Яшелчәләрне эре угычтан уарга, помидорны, петрушканы эре яки вак итеп турарга (кем ничек ярата) һәм кукуруз мае белән болгатырга.
Яшелчәләрне эре угычтан уарга, помидорны, петрушканы эре яки вак итеп турарга (кем ничек ярата) һәм кукуруз мае белән болгатырга.