Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңел пар белән!». Салават Фәтхетдинов кыш көне дуслары белән мичкәдә су коенган

Танылган җырчы Салават Фәтхетдиновның Инстаграм челтәрен күзәтеп баручылар, аның төрле кызыклы гамәлләр кылганына игътибар итәдер.

news_top_970_100
«Җиңел пар белән!». Салават Фәтхетдинов кыш көне дуслары белән мичкәдә су коенган
Рамил Гали

Җәй көне Салават Фәтхетдинов Инстаграм дусларын чиләк-чиләк җыелган каен җиләге белән шаккаттырса, ел әйләнәсе өендә булган зоопарктагы тиеннәре белән кызыктыра, оныклары, бакчасы белән таныштырырга да вакыт таба.

Бу юлы җырчы сәхифәсендә кыш көне төн уртасында ачык һавада дуслары белән мичкәдә утырып, су коенулары турында хәбәр итеп, фотосурәт урнаштырган. Астына «Төнге 24:00, без урамда мичкәдә утырабыз. Төнге тормыш рәвеше. Бер нишләп тә булмый», дип язып та куйган.

Шунда ук бер инстачы аларга «Җиңел пар белән!», дип теләк теләгән.

Салкын һавада пар чыгып торган мичкәдә күргән инстачылар Салават һәм аның дусларының сәламәтлеге хакында кайгыртырга тотыган.

«Тизрәк чыгыгыз мичкәдән, тавышыңа салкын тияр, җырлый алмассың»;

«Сәламәтлек өчен шәп нәрсә инде бу»;

«Сәламәт булыгыз. Яхшы кешеләрме соң кырыгызда?»;

«Утырырга бүтән урын калмаганмы әллә», — дип яза башлаганнар алар.

Шулай ук җырчының бу гамәлен хуплаучылар да бар.

«Яшәреп киткәнсең, Салават абый»;

«Ну Салават абый, бар җиргә дә өлгерәсең инде үзең»;

«Молодец, Салават Зәкиевич, дөньяның рәхәтен, тәмен тоя белеп калырга кирәк»;

«Сиңа нәрсә булды, 60 тулгач, әллә 18гә төшәсең киләме? Яшьләр арасында йөргәч, картаясы килми шул. Син булдырасың, яши белеп яшисең», - дигәннәр.

Җырчының популяр җырын искә төшереп: «Ә син һаман да 18дә кебек. Абый, Салават абый, диләр, шунсы күңелсез», — дип язып куючысы да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100