Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңел машина кибет эченә бәреп кергән мизгел видеога эләккән

Audi машинасы витринаны ватып, киштәләр өстенә килеп керә.

news_top_970_100

Тверь өлкәсендә җиңел машина заправкага килә һәм җитди авария ясый. Ул кибет тәрәзәләрен җимереп бетерә. Видеокүзәтү камерасы кадрларын «Вести» каналы күрсәтте.

Биредәге матбугат чаралары вакыйга 11 апрельдә Тверь өлкәсенең Эммауссе станциясендә булды дип хәбәр итә.

Audi машинасы идарәсен югалта. Шуннан соң ул витринаны ватып, кибет эченә керә. Анда торган сакчыны бәрдерә. Бәхеткә, сакчы исән кала.

Audi A5 машинасын йөртүче 25 яшьлек ир-атны полициягә алып киткәннәр. Ул — Санкт-Петербургта яшәүче кеше. Авария вакытында ул адекват халәттә булмаган. Бу турыда Калинин районы буенча Эчке эшләр идарәсенә сылтама белән Тверь сайты хәбәр итте.

«Машина йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартты», — дигән полиция вәкиле.

Иномарка хуҗасына карата административ материал төзелгән. Транспортны штрафстоянкага илткәннәр. 

Автоинспекторлар сүзләренчә, протокол төзегәндә бу егет сүгенеп сөйләшкән, заправка хезмәткәрләренә карата көч кулланган, агрессив булган.

АЗС хезмәткәрләре сүзләренчә, машина каршына очраган сакчы имгәнмәгән, ул табибларга да мөрәҗәгать итмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100