news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңел машина кешеләрне махсус таптаткан: өчесе үлгән, унысы хастаханәдә

Имгәнүчеләр арасында 17 яшьлек үсмер егет тә бар.

news_top
Җиңел машина кешеләрне махсус таптаткан: өчесе үлгән, унысы хастаханәдә
Мәскәүдә "Volkswagen Polo" җиңел машинасын йөртүче кешеләр төркемен махсус таптаткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу фаҗигадә өч кеше үлгән, 10 кешене хастаханәгә озатканнар. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте. 

Әлеге вакыйга Мәскәүдәге Марьино районында Новочеркасск бульварында 9 сентябрь иртәсендә булган. Имгәнүчеләр арасында 17 яшьлек үсмер егет тә бар. Һәлакәттә гаепле кеше урыннан качып китмәгән. 

Шаһитлар сүзе буенча, кафеда берничә ир-ат талашкан. Шуларның берсе, үпкәләп чыгып китеп, машинасына утырган. Ул талашта катнашкан башкалар чыкканын көтеп торган һәм аларны таптаткан.

“Вести” каналы хәбәр иткәнчә, талашта катнашкан барлык кешеләрнең дә Кыргызстан гражданнары булуы билгеле. Җинаятьтә шикләнелүче кеше тоткарланган. Аның белән хокук саклау органнары эшли, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар