news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңел машина белән идарә итүче 16 яшьлек малай 13 яшьлек сеңлесен имгәткән

Кыз бала авыр хәлдә реанимациядә ята.

news_top
Җиңел машина белән идарә итүче 16 яшьлек малай 13 яшьлек сеңлесен имгәткән

26 декабрь кичендә Төмән шәһәрендә җитди авариядә үсмер бала имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 16 яшьлек үсмер танышының машинасын алып тора. Ул үзенең туганнан туган сеңлесен машинада йөреп кайтырга алып китә. Бер мизгелдә үсмер малай машина белән идарәне югалта, машина кырыйга шуып китә. Аннары автомобиль баганага барып бәрелә.

Авария вакытында пассажир утыргычында булган 13 яшьлек кыз бала имгәнә. Ул яньчелгән машинадан үзе чыга алмый. Баланы коткаручылар махсус кораллар кулланып кына тимер арасыннан ала. 

Хәзерге вакытта 13 яшьлек кыз авыр хәлдә реанимациядә ята. Авария китереп чыгарган үсмер малай җитди имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар