Җиңел һәм тиз әзерләнә торган бал торты
Әлеге торт рецептын Ивановода яшәүче Гөлнара Шакирова тәкъдим итте. Коймак кебек табада пешерелгән бал торты мичтә пешкәнгә караганда тизрәк әзерләнә.
Камыр өчен: 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 50 ак май, 2 аш кашыгы бал, 0,5 бал кашыгы сода, 380 грамм он.
Крем өчен: 150 грамм ак май, 350 грамм куертылган сөт.
Бал тортын табада әзерләү өчен антипригар таба булса яхшы. Майларга кирәк түгел. Белен пешергән кебек үк кыздырыла.
Коржларын ясап бетергәч, крем белән майлыйбыз.