"Җиңел акча"ның тайгак юлы: социаль иминият фонды дәүләт хисабына баерга маташучы алдакчыларны тота
Татарстанның Социаль иминият фонды (ФСС) республикадагы кайбер оешма җитәкчеләренең үз хезмәткәрләренә пособие түләгән булып, дәүләтне алдау юлы белән акча үзләштерү очракларын ачыклаган. Еш кына мондый намуссыз җитәкчеләр авырлы хатыннарга хезмәт хакын арттырып язу яки аларга чынлыкта булмаган ялган хезмәт хаклары билгеләү аша эш итәләр. Мондый канун бозулар белән көрәш ничек бара, махинацияләргә тартырга маташсалар, авырлы хатыннарга нишләргә? “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгының бу һәм башка сорауларына Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирде.
– Рамил Ринатович, Татарстан социаль иминият фонды “Туры түләүләр” дип аталган сынау проектын гамәлгә ашыра. Бу проект турында аңлатып китсәгез иде.
– Чыннан да, 2015 нче елның 1 июленнән башлап Татарстан Республикасында Социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дип аталган пилот проекты тормышка ашырыла. Бу проект кысаларында оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә пособие түләү бүтән юл белән башкарыла. Элек пособиеләрне оешмалар хезмәткәрләренә үзләре түли иде, ә безгә бу турыда хисап биреп барды. Хәзер исә акчаларны кеше оешмадан түгел, Фондның җирле органыннан алачак.
– Проект ничек эшли, механизмы нидә?
– Эш бирүче оешма иминият кертемнәре түли. Хезмәткәр кулына больничный кәгазе алуга, бу кәгазь буенча без больничный түлибез. Пособиене ФСС турыдан-туры хезмәткәрнең банк хисабына күчерә.
Хезмәткәр, әвәлгечә, үзенең эш бирүчесенә пособия алырга хокукы булуын раслаган кәгазьләрен китерә (хезмәткә яраксызлык турында язу, бала тууы турында белешмә һәм башкалар), шулар белән бергә төбәк бүлеге исеменә пособие түләүне сорап гариза яза.
Эш бирүче оешма бу кәгазьләрне кешенең хезмәт хакы, эш стажы һәм башка документлар белән бергә Төбәк бүлегенең филиалына, кәгазьдә яки электрон-цифрлы имза куелган электрон вариантта, китереп тапшыра.
Шулай итеп, эш бирүче, Төбәк бүлеге филиалына мәгълүмәт тапшырып, үзенең имзасы белән аларның хак икәнлеген раслый. Закон буенча, документларда күрсәтелгән саннарның дөреслеге һәм мәгълүмәтнең вакытында тапшырылуы өчен оешма җитәкчесе һәм баш бухгалтеры җавап бирә.
Алга таба Төбәк бүлеге филиалы документларны тикшерә, һәм пособиене билгеләп, туры хезмәткәрнең үзенә түли.
2015 елның 1 июленнән Төбәк бүлеге 38,3 миллиард сум күләмендә 4,2 миллион пособие түләде.
– Бу пилот проектының өстенлекләре нидә?
– Эш бирүче өчен – оешманың әйләнештәге акчалары янга кала, чөнки алар пособие түләүгә китми.
Хезмәткәр өчен – эш бирүче оешманың финанс хәле нинди булуга карамастан, пособие һичшиксез түләнәчәк, дигән сүз. Пособие күләменең дөрес саналган булуы һәм үз вакытында бирелүе дә гарантияләнә. Бу механизм үзен тулысынча аклады.
Шундый очраклар да була – эш бирүче фирмасын яба да юкка чыга. Кеше больничныйларын ала алмый кала. Бу проект буенча ул акчасын һичшиксез алачак, чөнки пособиеләрне ФСС түли.
Түләүләр саны нигездә артты. Элек кайбер оешмалар хезмәткәрләренә больничный түләми кысып калалар иде. Хәзер алай итә алмыйлар. Бүген Фонд тарафыннан бу акчалар һичшиксез түләнә.
- Пособиеләрне закон бозып, алдап алырга маташу очраклары булдымы?
– Быел без хокук саклау органнары белән берлектә Фондтан акча урлау схемасын ачыкладык. Ул ничек эшләнә? Оешма алдалап хезмәткәренә зур хезмәт хакы яза, бу бигрәк тә авырлы хатыннарга кагыла. Ә безгә бу саннарны электрон рәвештә тапшыралар. Без бу реестрларны кабул итеп, түлибез, аннары тикшерүләр вакытында бу хатыннарның чынлыкта бу эштә эшләмәүләре, кәгазьдә генә теркәлгән булуы ачыклана, аларның хезмәт хаклары да ялганлап, арттырып күрсәтелә.
Шул рәвешле без канун бозуларны ачыклыйбыз, һәм бу фактларны хокук саклау органнарына тапшырабыз. Алга таба бу оешмалар белән хокук саклау органнары эшли, ә оешма, мәсәлән, юкка чыкса, бу пособиеләрне алган кешеләр белән бәйләнешкә керә – авырлы хатыннар белән. Бу очракта аларга алган акчаларын ФСС ка тулысы белән кире кайтарырга туры килә.
Эле тагын мондый схема да бар: документларны электрон килеш тапшырып, авырлы хатын берничә оешмада эшли, дип күрсәтәләр. Ягъни бер оешмада ул чыннан да эшлидер, ә калган ике-өч оешмада кәгазьдә генә теркәлгән. Монда саграк булырга кирәк.
Бик еш кына авырлы хатын-кызлар үзләре үк эш бирүчеләр белән сүз куешалар, кайчакта аларны җитәкчеләре үгетләп күндерә. Мондый эшкә тартырга тырышсалар, шундук хокук саклау органнарына яки ФСС ка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу схемалар бик куркыныч, без аларны баребер ачыклыйбыз.
– Ә ничек итеп хәйләкәр җитәкчелек тозагына эләкмәскә, сине файдаланып үз кесәләрен калынайтырга маташуларын ничек аңларга?
– Гражданнарны, аеруча авырлы хатыннарны кисәтәсе килә. Алар үгетләүләргә, котыртуларга, кызыктыргыч тәкъдимнәргә бирешмәсеннәр иде. Эшли торган оешмагызның җитәкчелеге мәҗбүри социаль иминият пособиеләрен (вакытлыча хезмәткә яраксызлык, авырлы булу һәм бала тудыру буенча, кечкенә баланы тәрбияләү буенча айлык пособие) тиешеннән артык күләмдә алырга тәкъдим итә икән, бу караклык булып тора һәм аның өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Фонд дәүләткә салынган зыянны алдакчы оешмаларның үзеннән кайтарып ала алмаса, бу акчаларны тулысы белән пособие алган хатын-кызларның үзләреннән түләтәчәкләр.