Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Иң беренче татар китабы тарихы: 1612 елда татар теле Европага ни өчен кирәк булган?

Татар китабы тарихында иң беренче басма китапны 1612 елда немец галиме Иероним Мегисер яза. «Institutiones linguae Turcicae libri quatuor» басмасында XVII гасырда яшәгән татарларның тел байлыгы тупланган. «Интертат» чит дәүләт нәшире теркәп калдырган иң беренче татарча мәкальләрне барлады.

news_top_970_100
Иң беренче татар китабы тарихы: 1612 елда татар теле Европага ни өчен кирәк булган?
https://inlibris.com/item/bn47193/

Дөньядагы иң борынгы, иң беренче басма китапны («Алмазная сутра») 868 елда кытайлар бастыра.

Россия дәүләтендә иң беренче басма китап — «Апостол» 1564 елда, ә иң беренче татарча басма китап — Петр I Манифесты 1722 елда Әстерханда басыла. Гарәп шрифтында җыелган китап төрки-татар, төрек һәм фарсы телләрендә чыга.

Манифест озак еллар дәвамында татар телендә чыккан иң беренче басма китап булып саналды. Ә Европада исә, төрки телне грамматик яктан сурәтләгән китап инде 1612 елда ук басылып чыккан. Немец галиме Иероним Мегисерның (1554 — 1618) «Төрки телнең төп кагыйдәләре. Дүрт китапта» басмасы бүгенге көндә татар теле калыплары теркәлгән, төрки тел үрнәге сакланган иң беренче басма китап санала.

Китап латин телендә 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. Ул 340 биттән, дүрт өлештән тора. Беренче бүлеге гарәп язуын аңлатуга багышлана, икенче бүлектә грамматика, өченчесендә төрки телдә җөмлә төзелеше сурәтләнә. Соңгы бүлектә татарча-латинча сүзлек.

Европада төрки телләр белән Алтын Урда дәүләте таралганнан соң кызыксына башлыйлар, ди филология фәннәре докторы, тюрколог галим Фәнүзә Нуриева. Ул вакытта күп кенә төркиләр көнбатыш Европага күченә башлый. Сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә, Госманлы империясенә дә игътибар арта. Католик чиркәү төрки халык арасында миссионерлык эшен башлый. «Изге Рим империясе» составына кергән барлык Европа илләрендә дә «багланышлы телләр» институтлары эшләгән. Алар каршында миссионерлык максатында эш алып бара торган төрки телләрне өйрәнү институтлары булдырыла. Шулай ук төрки телләрдә гарәп шрифты белән китаплар басыла. Иероним Мегисерның «Institutiones linguae Turcicae libri quatuor» («Төрки телнең төп кагыйдәләре. Дүрт китапта») - шул максаттан чыккан басма. Ул хәзер Лейпциг университетында саклана.

Тарихи басманы фәнни яктан өйрәнү мөмкинлеге соңгы гасырда гына ачылды. Төрки телләр грамматикасына багышланган тәүге китапны, беренчеләрдән булып, чыгышы белән әрмән халык вәкиле булган Төркия галиме Агоп Дилячар һәм татар галиме Әбрар Кәримуллин өйрәнгән. Казан галимнәре — Фәнүзә Нуриева, Маргарита Петрова, Миләүшә Сөнгатуллинаның әлеге китап турында язган хезмәтләре бар.

«Төрки телнең төп кагыйдәләре. Дүрт китапта» басмасын  2007 елда Саксониядә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә дә күрсәттеләр. 2012 елда исә, Казанда узган фәнни-гамәли конференциядә басманың күчермәсе күрсәтелде. 

1612 елда басылып чыккан иң борынгы татар мәкальләре:

Bal tutan parmak yalar (тюрк.) [Ibidem]. Еш кына бар бармакны ялата (итал.). Мегизер аңлатмасы: Әлеге мәкаль күп акчалар белән эшләүчеләр турында: күп акчасы булган кеше хисап тотарга тиеш (итал.).

Эштә дәрәҗәң түбән булса, күп эшләргә туры килә (нем.). *Төрки телдән тәрҗемә. Бал тоткан кеше бармак ялар.

Sarı saman altunda su yüridür (тюрк.) [Ibidem]. Сары салам астында тирән су (нем.). Матур тышкы кыяфәт артында ялган яшеренгән (фран.). Ялган дуслык турында шулай әйтәләр (Мегизер аңлатмасы). *Төрки телдән тәрҗемә. Сары салам астында су ага.

Taɳreden γayrı kimseye dapmasum (тюрк.) [Ibidem]. Алладан башка берәүне дә танымыйм (лат.). * Төрки телдән тәрҗемә. Алладан башка берәүгә дә баш имим.

Yaɳılmas bir Allah (тюрк.) [Ibidem]. Алла гына гөнаһ кылмас (итал.). Бер Алла гына ялгышмас (лат.). *Тәрҗемә туры килә.

Kumşı hakı, Teɳri hakı. (тюрк.) [Ibidem]. Күршеңә, якыныңа кылган яхшылыкны Аллага эшлисең (итал.). *Тәрҗемә туры килми. Төрки телдә: Күрше хакы — Тәңре хакы.

Hürmet iki başdan olur (тюрк.) [Ibidem]. Хөрмәт ике яктан да булырга тиеш (итал.). *Тәрҗемә туры килә.

  • Белешмә: Иероним Мегисер 1554 елда Штутгарт шәһәрендә туа. 1571-1577 елларда ул Тюбингенда укый, укытучы булып эшли, шәхси дәресләр алып бара. 1582 елда Падуя шәһәрендә хокук өйрәнә. Италиядә, Мальтада, Англиядә, Голландиядә сәяхәт итә. Тарихны өйрәнә, картография, астрономия белән шөгыльләнә. 1590 елдан Грацада тарихчы, 1593-1601 елларда Клагенфуртта протестант мәктәбе директоры булып эшли. Франкфуртка кайткач, Лейпциг университеты профессоры, 1612 елдан Линц шәһәрендә шәһәр китапханәсе директоры була. Мегисер тарихи, географик, фәлсәфи һәм шигъри әсәрләр нәшер итә. Ул Марко Полоның Себер турында язылган беренче немец сәяхәтнамәләрен бастыра. 1618 елда Иероним Мегисер Австриядә Линц шәһәрендә вафат була.
  •  Факт: бүгенге көндә Иеронимом Мегизерның «Төрки телнең төп кагыйдәләре. Дүрт китапта» басмасы иң беренче татар басма китабы буларак танылды. Шул ук авторның татар теленә багышланган, алданрак чыккан басмасы да бар. 1611 елда ук басылган «Chorographia Tartariae» китабында Иеронимом Мегизер уникаль татар алфавиты һәм татар телендә «Атабыз» — «Отче наш» текстының өзеген латинда язган.
  • Шулай ук 1618 нче елда Львов шәһәрендә әрмән хәрефләре белән татар тексты басылган китап та бар. Әмма аны әлегә татар китабы дип танымыйлар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100