Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиһазлар – уку йортларына, стандартлар – ил файдасына: WorldSkills үзеннән соң зур мирас калдыра

Казанда халыкара WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты дәвам итә. Чемпионат бәйгеләрен һәм чараларын күзәтеп баручылар бу бәйрәмнең төп асылына төшенгәндер – хезмәт кешесен зурлау, аның үсешен кайгырту һәм яшь буыннар өчен мөмкинлекләр тудыру.

news_top_970_100
Җиһазлар – уку йортларына, стандартлар – ил файдасына: WorldSkills үзеннән соң зур мирас калдыра

Җиһазлар бездә калачак!

Мисал өчен, WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты мәйданнарын эш кораллары белән җиһазландырган АКШның StanleyBlack and Decker компаниясе, чемпионат үткәннән соң, коралларын Россия уку йортларында калдырачак. Бу хакта компаниянең Россия, Украина һәм БДБ илләрендә башкаручы директоры Джонатан Тарр белдерде. StanleyBlack and Decker – АКШта төзүчеләр өчен электр эш кораллары җитештерүче алдынгы корпорация, ул дөнья күләмендә билгеле 25 брендка ия, компаниянең үзенә 175 ел.

“Казандагы чемпионат өчен без берничә мәйданны җиһазландырдык, WorldSkills бәйгеләрен күрергә килүчеләр алар белән таныша ала. Без бу чемпионатка әзерләнүгә күп көч куйдык, үзебезне лаеклы итеп күрсәтү өчен тырыштык. Җиһазларыбызны без Россия уку йортларында калдырачакбыз, алар төзүче һөнәрен алга таба үстерүдә кулланылыр дип өметләнәбез”, - диде Джонатан Тарр.

Корпорация җитәкчесе белдерүенчә, иң мөһим эшләр чемпионаттан соң эшләнәчәк, чөнки дөнья күләмендә уздырылучы бу чара эшче профессияләрнең абруен һәм профессиональ белем бирү дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертәчәк.

Бу фикерне Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева да әйтте. Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә керүе илдә урта һөнәри белем бирү үсешенә зур этәргеч булды дип исәпли ул.

“Чемпионат үзеннән соң зур мирас калдыра. Бу чемпионатта тупланган тәҗрибә илдә урта һөнәри белем бирү үсеше нигезендә торачак”, - диде Васильева.

Чемпионат мирасы турында Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова да искәртте. Аның фикеренчә, әлеге хәрәкәт Россиядә эшче һөнәрләрнең абруен арттырды. “Хәзер эшче һөнәр ияләре үзләрен бөтенләй башкача хис итә. Алар яңа профессияләр үзләштерә, үзләрен хезмәт базарында кирәкле итеп тоя. Бу тирә-юньгә уңай йогынты ясый”, - диде Голикова.

Голикова, WorldSkills KAZAN чемпионатының асылын билгеләп, “Чемпионатта кем җиңүе мөһим түгел. Иң мөһиме – хәрәкәтнең алга баруы”, - диде.

РФ хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Россиядә 50 яшьтән узган 17 мең кешенең WorldSkills стандартлары буенча эшләгән эшче һөнәрләр үзәкләренә мөрәҗәгать иткәнен әйтте. “Алар яңа компетенцияләр, яңа белемнәр ала. Без хәзер шундый активлык күзәтәбез”, - диде ул.

Чемпионат нәтиҗәсе буларак, Россиядә олы яшьтәге кешеләрне WorldSkills стандартлары буенча төрле эшче һөнәрләргә әзерләү программасы пәйда булачак.

“Демография” илкүләм проектына өлкән яшьтәге кешеләргә киләчәк һөнәрләрен өйрәтү проекты керә. Без беренче тапкыр аларны ВорлдСкиллс стандартлары буенча әзерләүне күздә тотабыз. 2019 елда 25 мең белгечне укыту планлаштырыла. Без мондый әзерлекнең кирәклеген күрәбез. Якын елларда 150 мең олы яштәге белгеч ВорлдСкиллс программасы буенча әзерләнәчәк”, - диде Голикова.

Ул эшчеләрнең үз квалификациясенә туры килү проблемасы булганын искәртте. “Хәзер техник белем һәм күнекмәләр 2-5 ел эчендә искереп бара, шуңа күрә моңа әзер торырга кирәк. “2023 елга без Россиянең барлык төбәкләрендә аеруча кирәкле, перспектив юнәлешләр буенча һөнәри белем бирү программасын кертергә җыенабыз”, - дип белдерде Татьяна Голикова.

Моннан тыш, Голикова WorldSkills хәрәкәте яшьләрне актив булырга омтылдыра, ә яшьләр әлеге хәрәкәтне алга этәрә дип саный. “Бүген уку йортларын тәмамлаучыларның 59 проценты урта һөнәри белем сайлый. Алдагы елларда Россиянең 14 төбәгендә яңа һөнәрләр буенча эшне координацияләүче 100дән артык һөнәри әзерлек үзәгеннән челтәр төзеләчәк. Якын арада Россиядә 25 мең эш урыны яңадан әзерләнәчәк”, - диде ул.

Татьяна Голикова әйтүенчә, модернизацияләнгән эш урыннарында 1 миллион 200 мең егет һәм кыз белем алачак. “Без дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында WorldSkills стандарты буенча демонстрацион имтихан үткәрәбез. Бүген бу имтиханны 22 һөнәр һәм 5 урта һөнәри белем белгечлеге буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында 5400 егет һәм кыз үткән. Киләсе елда бу сан 50 меңгә кадәр артыр дип көтәбез”, - диде.

Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 6-11 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә билет” масштаблы проекты эшли башлавын әйтте. “2019 елның беренче сентябреннән үк укучыларыбыз “Киләчәккә билет” платформасы базасында тест уза алачак. Алар һөнәри юнәлеш бирүче күнекмәләр алачак”, - диде ул.

WorldSkills Татарстан үсешенә зур өлеш кертә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чемпионатның Россия һәм Татарстан өчен әһәмиятен билгеләп үтте. "Безнең ил мондый чемпионатны беренче мәртәбә кабул итә, бу барыбыз өчен дә зур җаваплылык", - диде ул.

Татарстан Президенты мондый масштаблы халыкара чараларның Татарстан үсешенә керткән өлеше турында искәртте. "WorldSkills хәрәкәтенең эшче профессияләрне танытуга ясаган йогынтысын билгеләп үтәргә кирәк", - диде Миңнеханов. Ул эшче кадрлар үзәкләрен булдыру республикадагы предприятиеләр өчен мөһим булуын әйтте.

Татарстан Президенты белдерүенчә, 2020 елда эшче кадрлар әзерли торган үзәкләр Татарстанда 41гә җитәчәк (хәзер алар 37). "Без, чемпионатны кабул итеп, моңарчы бездә булмаган компетенцияләрне булдыру мөмкинлегенә ия булдык. Чемпионат өчен әзерләнгән җиһазлар монда, үзебезгә калачак. Бу чемпионатны кабул итү безнең өчен зур шатлык", - диде ул.

Үз күзләрем белән күрим дисәң

Бу көннәрдә “Казан Эскпо” халыкара күргәзмә үзәгендә үткән бәйгеләрне теләгә блган һәркем карый ала. Әгәр сез дә барып күрергә телисез икән, «Казан Экспо»га ике юл белән барып җитәргә мөмкин: Казан-Аэропорт-Казан шәһәр яны поездыннан файдаланырга мөмкин (юл 28 минут дәвам итәчәк), я инде Казанның Оренбург трактындагы «Мега» һәм «Леруа Мерлен» сәүдә үзәкләре парковкаларыннан, шулай ук «Имәнлек» метро станциясеннән түләүсез автобус шаттлларында барып җитәргә була, моның өчен 35 минут вакыт кирәк булачак.

Бүген һәм иртәгә, ягъни 25 һәм 26 августта шаттллар ярышлар корылмасына сәгать саен 8.30дан 15.30 сәгатькә кадәр барачак. Аларның расписаниесе белән турнир сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 мәйданнарында чын бәйрәм рухы. Килгән кунаклар төрле бәйгеләрне күзәтеп, үзебезнекеләр өчен җан ата ала. Берочтан осталыкка да өйрәнәләр.

“Татар-информ” журналисты Рәмис Латыйпов фрезеровка остасы Маркусның эшен күзәткән.

Ә журналист Динә Йосыпова Санкт-Петербургтан килгән буяучы Иван Кувшинов белән танышкан. Ул чемпионатка ярышлар мәйданчыкларын карарга татар халкының милли баш киеме – түбәтәйдән килгән.

“Без Санкт-Петербургта бизәкләү эшләре белән шөгыльләнәбез. Шәхсән минем белгечлегем – механикалаштырылган буяу эшләре. Ә Казанга мин өч көнгә килдем, чөнки бу хәрәкәтне үз күзләрем белән күрәсем килде. Татарстан башкаласында мин беренче тапкыр гына түгел, Казанда сатып алынган түбәтәем бар иде инде. Мин бит Татарстанның үзәгендә – Казанда! Ә Казанда нәкъ менә шушындый баш киемнәрендә йөрергә кирәк! Мин түбәтәйне Казан дусларыма хөрмәт йөзеннән кидем”, - дип сөйләгән Иван Кувшинов.

Иван Кувшиновка малярлык эше бик кызыклы. Бу өлкә, аеруча механикалаштырылган буяу эшләре безнең илдә иң үсүче, ди ул. “Чемпионатта механикалаштыру әллә ни тәкъдим ителмәгән, әмма эш анда гына түгел. Шәхсән минем өчен биредә, чәчтараш һәм аш-су эшләреннән тыш, барысы да бик кызыклы. Эшче һөнәрләр белән кызыксынучылар өчен монда карарлык әйбер бихисап. Бер үк эш белән төрле илләрдә ничек шөгыльләнүләрен карарга кирәк. Бу һәрвакыт бик кызыклы”, - дип аңлаткан Иван.

  • Казан “WorldSkills” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итә. WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100