Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«И Аллам, ул бит шундый яшь, әле тормышны да күрмәгән...»

news_top_970_100
«И Аллам, ул бит шундый яшь, әле тормышны да күрмәгән...»

Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында Алик Таһировны соңгы юлга озатканнар. Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 

Алик укыган Ленино авылы мәктәбендә аның истәлегенә мемориаль такта ачылган. Чарада район башлыгы Вячеслав Козлов, Аликның әнисе, хатыны, туганнары катнашкан, дип яза Яңа Чишмә районы порталы.

«Алик кыю һәм үзен аямый торган кеше иде, ул Ватанны сакларга басты. Рәхмәт сүзләрен аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенә әйтер идем. Андый егетләр булганда, без киләчәкне төзи алабыз. Аның турында без хәтердә тотырга һәм буыннан буынга тапшырырга тиеш», – дигән район башлыгы.

Яңа Чишмә төркемендә Аликның якыннарының кайгысын уртаклашалар.

«Моның азагы кайчан булыр соң, нәрсә өчен бу безнең балаларга? Аллам, аналарның догасын ишет, тынычлык һәм килешү китер. Мәңгелек хәтер каһарманнарга, якыннарына – кайгы уртаклашу сүзләре»;

«Якыннарының кайгысын уртаклашам»;

«И Аллам, шундый яшь егет, әле тормышны да күрмәгән… Хатыннар – тол, балалар – ятим, әниләр улсыз кала, барысының кайгысын уртаклашам»;
«Мәңгелек хәтер! Яшәргә дә яшәргә иде. Кайчан бетәр инде бу?»;

«Гаиләсенә, туганнарына – кайгы уртаклашу сүзләре, әйбәт егет иде»;

«Алик бәбкәм, тыныч йокла, урыннарың оҗмахта булсын, без сине яратабыз, мәңге онытмабыз»;

«Син безнең йөрәкләрдә, Алик!»;

«Авыр туфракларың җиңел, урыннарың оҗмахта булсын!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100