«И Аллам, кап-кара»: блогер Тәнзилә Идиятуллина кырау төшкән бәрәңге бакчасын күрсәтә
Синоптиклар 12 июньнән 13 июньгә каршы төндә һава торышының кискен суытачагы, кырау төшү ихтималы булу турында кисәтүләр җибәргән иде. Апрель башыннан «өф» итеп карап үстергән яшелчәләрнең өстен каплаштыргандыр әле авыл халкы. Ә менә гектарлаган бәрәңге бакчаларын бер Ходай кулына тапшырырга гына кала шул. Кукмара районы Вахит авылында яшәүче сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина да, өзгәләнеп, кырау бәргән бәрәңге бакчаларын видеога төшереп йөргән. Өй ышыгында утырган яшелчә бакчасына тимәсә дә, төнге салкын блогерның бәрәңге һәм кабакларына шактый зыян салган.
«Карагыз әле, егетләр, бәрәңгене. Полосалап бәргән, кап-кара. Менә бу ягына тимәгән, теге ягына бик нык бәргән. Әстәгфирулла-әстәгфирулла, кап-кара. Аста бигрәк тә куркыныч. Кайбер җирләрдә дөм-кара бәрәңге. Мескеннәр... И Аллам, кап-кара. Бүген тагын төшә, ди. Бич бетереп атыр инде», – дип сөйләнә ул.
Тәнзилә ханым икенче очкарак утырган кабаклары янына барып та күңелсез күренешкә тап була.
«Кабакларның яфрагына да бәргән. Кабаклары үсәр инде, ә бәрәңгесе…
Бу яшелчә бакчасына төшмәгән ул кырау. Но бәрәңгегә карыйсы да килми. Бер белә торган абзыең: «Быел бәрәңге булмый», – дип әйткән булган бит…
Ярар, берни эшләп булмый. Ходай Тәгалә эше», – ди ул.
Бераздан бакчага печән алырга чыгып, блогер бәрәңгеләренең тагын да ныграк каралуына игътибар иткән. «Тора-тора көяләр», – дип уфтанган Тәнзилә Идиятуллина.