news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иҗади гаилә - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа эшкә урнашкан

Яңа видеода Татарстанның атказанган һәм халык җырчысы заказчыга пицца китереп бирә.

news_top
Иҗади гаилә - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа эшкә урнашкан
Владимир Васильев

Җырчы Гүзәл Уразова яңа видео куйган. Видеода ул «Яндекс.Еда» формасын кигән һәм рюкзагын аскан. Заказ бирүчегә пицца китереп бирә.

«Концертлар юк. Әле кайчан буласы билгесез, ике ел буена концерт куярга ярамый дигән хәбәрләр дә йөри. Әкренләп эш эзли башладык, мин әлегә «доставка»да, Илдар Хәкимов таш компьютерлары җыя, әлегә эшләми, ди. Барысы да көйләнеп китәр әле дип уйлыйбыз, ләкин шулай да эшсез утырып булмый.

Кемгә нәрсә китереп бирергә кирәк? «+» куйган кешегә шәхсән үзем китерәм!» — дип язган җырчы.

Инстачылар арасында җырчыдан нәрсәдер китертергә теләүчеләр бихисап. Алар комментарийларда әллә ничә «+» билгесе тезгән.

Гүзәлне виртуаль дуслары Уфага һәм Актанышка да чакырган.

Җырчы Зөфәр Хәйретдинов «зур плюс», - дип комментарий калдырган.

«Сез һәрвакыт позитив. Һәрвакыт кешегә шатлык китерәсез», — дип әллә җырлавын, әллә ашарга китереп бирүен хуплаган берәү.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Концертлар юк.. Әле кайчан була билгесез, ике ел буена концерт куярга ярамый дигән хәбәрләр дә йөри. Әкренләп эш эзли башладык, мин пока доставкада, Ильдар Хәкимташ компьютерлары җыя, но пока эшләми ди.. Барсы да көйләнеп китәр әле дип уйлыйбыз, ләкин шулай да эшсез утырып булмый. Кемгә доставка кирәк? Я на доставке если что звоните! "+" куйган кешегә лично үзем китерәм! #гузельуразова #ильдархакимов #доставка

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар