Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәтне кичерә алмаган». Башкортстанда әти кеше ике баласын үтергән

37 яшьлек ир-ат 1 һәм 6 яшьлек ике баласын машинага утыртып, кырга алып чыгып киткән. Ул балаларын үтергәч, хатынына хәбәр иткән һәм үз-үзенә кул салган.

news_top_970_100
«Хыянәтне кичерә алмаган». Башкортстанда әти кеше ике баласын үтергән
https://surb.sledcom.ru

26 декабрьдә Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир-ат хатыны белән талаша. Анары ул 6 яшьлек улын һәм 1 яшьлек кызын машинага утыртып алып чыгып китә. Балалар югалгач, «ике нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте

Шул ук көнне кич белән Калинин районындагы полиция бүлегенә бер хатын мөрәҗәгать итә. Ул иренең ике баланы алып чыгып китүен сөйли. Алар «ВАЗ-2115» машинасына утырып билгесез юнәлештә киткән.

Берничә сәгать эзләгәч, балаларның мәете табыла. Алар Дәүләкән районында тукталган машина эчендә була. Мәетләрнең тәнендә имгәнгән эзләр юк, алар ис газына агуланып үлгән дип фаразлыйлар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 декабрьдә Уфа шәһәрендә 37 яшьлек ир-ат белән аның 31 яшьлек хатыны арасында көнчелек аркасында низаг була. Ир 1 һәм 6 яшьлек ике баласын «ВАЗ 21154» машинасына утыртып алып чыгып китә. Ул Дәүләкән районының Яппар-Янбәк авылы янында Өршәк елгасы буенда туктый. Биредә ул балаларын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Автомобильне тикшерү-оператив төркеме таба.

Тикшерү барышында ир-атның телефонын табалар. Анда аудиохәбәрләр һәм видеоязмалар була. Бу язмаларда ул үзенең гамәлләренең сәбәбен әйтә. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу кешеләр барысы да ис газы белән агуланып үлгән. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Машина эчендә балалар һәм әти кеше мәете табылу турындагы эшне прокуратура үз контроленә алган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

«Башинформ» хәбәрчесе бу гаиләнең күршесе белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, ир белән хатын көнчелек аркасында талашып торган. «Нинди гаилә булганын мин артыгын белмим дә инде. Ләкин аларның көнчелек аркасында талашуын беләм. Хатын иреннән китәргә тели иде», — дигән күрше.

proufu.ru сайты хәбәр иткәнчә, ир белән хатын корпоратив кичәсеннән соң талаша. «Хатын корпоративта хезмәттәше белән хыянәт итүен иренә сөйли. Шуннан соң алар ачуланыша. Әти кеше балаларны Дәүләкән районына алып чыгып китә. Машина кыр уртасында табыла. Аның эчендә ике бала һәм ир-ат мәете була. Алар ис газы белән агуланган. Әти кеше башта балаларын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган», диелә бу хәбәрдә.

«КП-Уфа» сайты әлеге гаиләнең якыннары белән аралашкан. «Без Ф. белән күптән таныш, күрше авылларда яшәдек. Ул ятим малай, аңа алты яшь булганда әнисе үлде, әтисе дә юк иде, аннары интернатка эләкте. Укып бетергәч, эшләде, 30 яшь тулганда гына өйләнде», — дип сөйли Айгиз. 

Ул бу гаиләне үрнәк дип атый, беркайчан да талашмадылар, бала үстерделәр, бер-берсе өчен тау кебек тордылар, дип әйтә. «Мин аның мондый адымга баруына ышана да алмыйм. Аффект халәте булгандыр. Соңгы тапкыр җәй көнне очраштык, барысы да әйбәт иде. Кызы белән улы үсүенә горурлануын әйтте», — ди Айгиз.

Башка танышлары исә эшләр аерылышуга баруын сөйли. «Ул көнне хатыны иртән генә кайткан. Ире ишегалдында машинада көтеп утырган. Алар аңлашкач, бергә өйгә кергән. Көндезге өчләрдә Ф. балалар белән йөрергә дип чыгып киткән, ә үзе начар план корган», — ди башка танышлары.

Үләр алдыннан берничә минут алдарак Ф. хатынына шалтыраткан. Ул улының үлүен әйткән, берничә минуттан кызы да үләчәк дип хәбәр иткән. Аннары шундый ук хәбәрне абыйсына язып җибәргән. Шуннан соң Ф. элемтәгә чыгудан туктаган. Берничә сәгатьтән балаларны да, аларның атасын да үле килеш тапканнар.

Тикшерүчеләр Ф.ның машинасын камералардан карап тапкан. Аның иске генә «ВАЗ-2115» машинасы аэропортка таба бара, аннары туган ягы Дәүләкән районына китә. Аларны Өршәк елгасы янында, өйләреннән 200 км ераклыкта табалар. 

«Без Ф.ны һәм аның балалары югалганы белгәч, эзләр буенча барып, машинаны таптык», — дип сөйли авыл халкы. 

«КП-Уфа» белешмәсе буенча, хатын полиция хезмәткәрләренә ире белән талашуын сөйли. Ул үзенең корпоративта хыянәт иткәнен иренә кайтып әйткәнен дә хокук саклаучыларга җиткерә. Шуннан алар бик каты талашкан, Ф. хатынының шундый эшкә баруына ышана алмаган. хатын душта вакытта ир балаларын җыеп алып чыгып киткән. Өстәлдә хушлашу хаты калдырган, диелә бу хәбәрдә.

Башкортстанның «Хәбәрләр» тапшыруының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, ир машинаның төтен чыгара торган торбасына көпшә тоташтыра, аны багажник аша салонга кертә. Салондагы кешеләр төтен исенә агуланып, һәлак була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100