news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хыянәтче хатын тапкан игезәк балаларның аталары төрле булып чыккан

Хыянәтче хатын тапкан игезәк балаларның аталары төрле булып чыккан

news_top
Хыянәтче хатын тапкан игезәк балаларның аталары төрле булып чыккан

Кытайда гаҗәеп хәл булган. Бер хатын игезәк балалар тапкан. Балаларның әтиләре төрле булып чыккан. Табигатьтә мондый очраклар билгеле, тик бик сирәк очрый. Бу турыда Strait Herald басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Игезәк балалар туып, бераз вакыт узгач, хатынның ире шикләнә башлый. Ул балаларның берсе үзенә охшамаган булуын абайлап ала. Шуннан соң ул ДНК-тест уздыруны таләп итә. Тикшеренү нәтиҗәсе шаккаткыч — игезәк балаларның аталары төрле, диелгән бу хәбәрдә. 

Башта хатын ирен гаепли. Анализ нәтиҗәләре ялган дип уйлый. Шуннан соң ул үзенең хыянәте турында сөйләп бирә. Моны белгән ир исә үзенең биологик баласын гына тәрбияләячәген әйтә. 

Төрле партнерларның сперматазоидлары бер яки берничә күкәй күзәнәкне аталандыруы табигатьтә очрый. Гадәттә, бу очрак хайваннарда гына була. Кешеләрдә исә бик сирәк кенә очрый, дип яза «Вести» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар