Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыянәтче хатын иренең акчаларын һәм балыкларын алып, сөяркәсенә качып киткән

Алданган ир берничә ай буена хатыны кире кайтыр дип көткән, аннары полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Хыянәтче хатын иренең акчаларын һәм балыкларын алып, сөяркәсенә качып киткән
https://pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче 42 яшьлек Сергей (исемнәр үзгәртеп бирелә) полициягә гариза язган. Ул үзенең хыянәтче хатынын эзләшергә ярдәм итүләрен сорый. Хатын өйдән зур суммада акча һәм балыклар яши торган аквариумны алып, качып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаилә драмасы былтыр ноябрьдә, Сергей командировкага киткәч була. Сергей кайтканда фатир бушап кала — биредә кыйммәтле бизәнү әйберләре дә, сейфтагы акчалар да, гөлләр дә, балыклар да, хатын да булмый. 41 яшьлек Марина барысын да алып, качып киткән.

Өйгә караклар кергән дигән фараз бөтенләй булмый да. Ир үзен ташлап китүләрен шунда ук аңлый.

Телефоннарга шалтырата торгач, Сергей Маринаның Антон исемле сөяркәсенә китүен ачыклый. Марина аерылышу турында гариза да биреп куйган.

Озак еллар бергә яшәгәндә җыйган уртак малны Марина үзенә алырга тели, ул судны да көтеп тормый.

Алданган ир берничә ай көтеп караса да, хатын аңына килми, өйгә кайтмый, малның бер өлешен булса да кире кайтармый. Февраль башында Сергей полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. 

«Зыян күрүче аңлатканча, аның 41 яшьлек хатыны Марина яңа сөяркәсе (аның турында белешмә ачыклана) белән бергәләп уртак фатирдан әйберләрне алып китә. Бу — өч алтын чылбыр, ике алтын балдак, 1,3 миллион сум акча, бүлмә гөлләре һәм балыклар яши торган аквариум. Моннан тыш, хатын Сергейның офисыннан 200 мең сум акча һәм 10 мең сумлык төрле материаллар алып китә», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Хәзерге вакытта качкын хатынның да, урланган әйберләрнең дә кайда булуы билгеле түгел. Оперативниклар Сергейның хатынын эзли, алар бу вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100