Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыянәт — гомерлек үкенеч

Әлфиянең әнисе хастаханә тәрәзәсеннән аның белән бер палатада ятучы кыз янында басып торган егетне танып ала. Ул - аның кызының егете Ильяс була.

news_top_970_100

Ильяс яңа уку елында Әлфиягә беренче күргәндәй карап торды. Чәчен ак тасма белән ике толымга үргән. Әйтерсең чәченә ак күбәләк кунган. Җәйге каникулда буйга җиткән кыз чибәрләнеп киткән кебек тоелды аңа. Әлфия узган елны гына унынчы сыйныфка килеп кушылган иде. Оялчан, тыйнак, бераз кыргыйрак та иде ул. Сыйныфта якыннан берничә кыз белән һәм үзе белән күрше авылдан килгән сыйныфташлары белән генә аралаша. Ул вакытта егет аны игътибарга да алмаган иде. Ә быел егеттә кызга карата хисләр уянды.

Ильяс яңа никтер гел фамилия белән дәшә иде. Ул кызның игътибарын җәлеп итү өчен әле чәченнән тартты, әле өй эшен күчерергә сорады, әле класска кертмәгән булып кылана иде. Әмма бу кыланмышлары Әлфиянең ачуын гына китерде.

Егет кызның йөрәгенә ачкычны Әлфиянең дусты Тәнзилә аша табарга булды. Тәнзиләнең телефонына шалтыратып Әлфиягә бирүне сорый, сыйныф белән табигатькә чыксалар, «Тәнзилә, әйдә кайтарып куям сезне», - дип аңа дәшә. Егет Тәнзиләдән Әлфия белән сөйләшеп каравын да сорады.

Тәнзилә егетнең бәргәләнгәнен күреп, дустына «тилмертмә инде шул егетне» дип киңәш бирде. Әмма Әлфия никтер Ильясны егет буларак кабул итәргә ашыкмады. Алар мәктәпне тәмамлагач кына очраша башладылар. Егет бөтен күңелен биреп, «яратам» дип йөрсә, Әлфия дистанция саклый иде, никтер күзләре уйнап торган егеткә ышанып бетә алмады инде. Елдан артык очрашкач, Әлфия дә йомшарды. Алар икесе дә студентлар, әмма шәһәрдә сирәгрәк очрашалар иде, ялларда авылда күрешәләр.

Чираттагы җәйге каникулда Әлфиянең әнисе авырып район хастаханәсенә ятты. Ул хастаханә тәрәзәсеннән үзе белән бер палатада ятучы кызның бер егет белән басып торганын күреп ала. Тәрәзә яныннан китәргә җыенган ханым бу егетне таный. Ул бит аның кызы белән очрашып йөри торган Ильяс.

Әлфиянең әнисе түземсезләнеп палатадашының кергәнен көтә, бәлки алар туганнар, бәлки дуслардыр дип үзен юатырга тырыша. «Егетең килгән иде ахры, озак очрашасызмы?» - дип сүз башлый ханым. Ә кәефе күтәрелеп кергән кыз исә «Әйе, өч ай очрашабыз», - ди бәхетле елмаеп. Әлфиянең әнисе «алай икән» ди дә, сөйләшүне тәмамлый, әмма бу хәбәрне телефоннан кызына да җиткерәсе килми. Ә егет аның палатадашы янына тагын берничә тапкыр килә әле.

Ана кеше үзенең авыруын да оныта, кызы өчен кайгыра, бу хәбәрне кызына ничек әйтергә икәнлеген уйлап төн йокламый. Әле ул хастаханәдән кайткач та кызы белән сүз башлый алмыйча йөри. Шуннан Әлфия Ильясның атна буе күренмәвенә аптыравын әйткәч кенә барысын да сөйләп бирә.

«Үзеңә кара, ялгыш адым ясама, хәзер алдаган, гомер буе алдый инде ул», - ди ул кызына. Әлфия: «Без бит бер елдан артык очрашабыз, ничек шулай алдый алды?» - дип дусты Тәнзиләгә сөйли. Кыз шул минутында шалтыратып, Ильяс белән араларын өзеп тә куя. Ильяс аның янына килеп ялынып: «Бу бары тик мавыгу гына, сине генә яратам», - дип өзгәләнеп тә карый, янә Әлфиянең дусты Тәнзиләдән дә ярдәм сорый.

Әмма юк… Әлфия Ильясның хыянәтен кичерә алмый. Яшьләрнең аралары өзелә.

Ильяс мәктәп елларындагы мәхәббәтен оныта алмый, ялгышы өчен үзен гафу итә алмый азаплана. Бу хакта Әлфиянең әнисенә егетнең әнисе сөйли. Ильяс Әлфиянең күзенә күренмәс өчен сыйныфташлар очрашуына да килми, өйләнүен дә Әлфия кияүгә чыккач кына тәвәккәлли. Әмма гаилә тормышы килеп чыкмый, балалары булмый, аерылышалар…

Соңрак ул янә өйләнә, бер кыз үстерәләр. Ә Әлфия бик тә итагатьле, тырыш егеткә кияүгә чыгып, иптәше белән дүрт бала үстерәләр.

Классташлар төркемендә Ильяс беренче булып Әлфияне туган көне белән котлый һәм бу традиция ел саен кабатлана. Беренче мәхәббәт — гомергә күңелдә, йөрәктә саклана. Беренче хыянәт тә гафу итәрлек булмый шул...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100