Хыяллар тормышка ашканда (Люция Әблиева)
Алда сез укыячак тарихны беренче тапкыр элек бергә эшләгән хезмәттәшем Миләүшәдән ишеткән идем. Берничә ел үтеп китсә дә, аның сөйләгәннәре бер дә истән чыкмады. Башкаларга да җиткерәсе килү теләге соңгы вакытларда бигрәк тә көчәйде.
Ниһаять, сәгате сукты бугай, мин аннан маҗараларның хуҗабикәсе — Гөлшат белән таныштыруын сорадым. Үтенечемне кире какмаячагын белә идем, чөнки Миләүшә ихлас һәм кирәк чагында ярдәмгә килә торган кеше. Шулай булды да. Хәзер тәкъдим ителәчәк язмам сезнең дә игътибарыгызны яулар дип уйлыйм. Ак тәнле, зәңгәр күзле, сары чәчле хатын-кызлар калабызда күп булса да, ничек нәкъ менә Гөлшат Азия илләренең берсеннән килгән эшкуарны үзенә җәлеп иткән? Менә шушы урында мин сезне аның үзе белән генә калдырасым килә.
«Кешеләр, шуны әйтәсем килә, могҗизага ышаныгыз! Нинди дә булса теләкләрегез бар икән, аны күз алдына китерегез һәм чынлап та шулай булган кебек хис итегез. Китапларда, Интернет киңлекләрендә уңыш серләренә төшенү, хыялларны ничек итеп тормышка ашыру кирәклеген аңлаткан язмалар, роликларга күнегеп бетеп барган заманда, егерме яшьлек кызның: «Туй сәяхәтен чит илдәге гүзәл утрауларның берсендә үткәрәсем килә», — дип хыялын күңеленә сеңдереп куюына әллә ни аптырамассыз да. Ләкин, аның тормышка ашуын белгәч, үзегезнең уйларыгызга, теләкләрегезгә әһәмият итә башларсыз. Әйе, миңа әле кияүгә чыгарга ике еллап вакыт бар, ләкин мин еш кына туй сәяхәтебезне диңгез буендагы бер утрауда күзаллыйм да, ләззәтле мизгелләр кичерәм. Әкияти мәрҗәнле бакчалар, аяк астында бәрхет палас кебек җәелеп яткан комлыклар, гаҗәеп су асты дөньясы, искиткеч саф һава гүя безне көтеп тора кебек.
Ул җәйне ахирәтем кияүгә чыкты. Дус егетем Артур белән мин дә туйга чакырулы идем. Табынга кадәр бераз буш вакыт булу сәбәпле, кунаклар, язылышу тантанасыннан соң, Казанның йөрәге — Кирмәнгә киттек. Көн искиткеч матур булуы өстенә, шимбә көнгә дә туры килгәч, Кирмәннең халык белән туп-тулы булуына аптырарлык түгел. Бигрәк тә Универсиададан соң Казанның даны әллә кайларга таралды. Шуңа күрә, элек берән-сәрән генә күренгән чит ил кешеләре хәзер адым саен дияргә була. Кала халкы да бу күренешкә шулкадәр ияләшеп китте ки, әйтерсең гомер буе шулай булган. Без, бер төркем яшьләр, бер читкәрәк басып, нидер сөйләшеп торабыз. Шул чагында тәбәнәк буйлы, кытай кешесенә охшап торган ир-атның үземә игътибарын тойдым. Мин кыенсынып, янымда басып торган Артурны култыклап алдым да, теге ир-атка артым белән борылдым. Бер минут та үтмәде, безнең яныбызда бер азияле пәйда булды. Ул миңа инглиз телендә мөрәҗәгать итеп: «Минем хуҗам сезнең белән фотога төшәргә тели, әлбәттә, сез каршы булмасагыз. Бездә ак тәнле, зәңгәр күзле, сары чәчле кешене очратуны бәхеткә юрыйлар», — диде. Әһә, менә ни өчен миңа карап торган икән теге иптәш! Ризалыгымны алгач, хуҗасын алып килде.
Мистер Лии дип таныштырды ул үзен. Фотога төшкәч, сөйләшеп киттек. Мәктәп елларыннан инглиз телен яратып үзләштерүемнең файдасы тиде. Сүз артыннан сүз ялганды, инде без үзебезне әллә кайчангы танышлар кебек хис итә башладык. «Әйдәгез, берәр кафе, я булмаса ресторанга кереп утырыйк», — диде шулчак мистер Лии. Кичке табынга кадәр ике сәгать чамасы вакытыбыз булганга, без ничектер тиз генә ризалашып, такси белән үзәктәге иң кәттә рестораннарның берсенә киттек. «Нишләп сез бер белмәгән-күрмәгән чит ил кешеләренә ияреп киттегез?» - диярсез. Беренчедән, без үзебезнең калабызда! Икенчедән, алар үзләренең ихласлыгы белән безне шулай тиз ризалашырга мәҗбүр иткәннәрдер дип уйлыйм.
Ресторанда без танышуыбызны дәвам иттек. Мистер Лии безне рәхәтләнеп кунак итте. Бераздан ул: «Дусларым, мин сезнең белән аерылышырга мәҗбүрмен, озакламый республика башлыклары белән очрашуым башлана. Тик әйдәгез, без кайтып киткәнче, тагын бер тапкыр очрашырга сүз бирешик», — диде. Без башта уйланып калдык, соңыннан ризалашып, телефоннарны алыштык. Дөресрәге, мистер Лии минем телефон номерын үзенекенә күчереп язды һәм безнең янда ук шалтырату ясады.
Алардан аерылгач, хөкүмәт сайтына кереп, бүгенге эшлекле очрашулар турындагы хәбәрләрне карарга тотындык. Әйе, мистер Лииның әйткәннәре дөрескә туры килә иде — Азия илләренең бер компаниясы турында мәгълүмат бар. Тик менә безне үзе белән мистер Лии дип таныштырган кеше, чынлап та эшлекле очрашуга барамы, ул чынлап та шул компанияның җитәкчесеме соң? Бүгенге акылыбыз белән без саграк та булыр идек, бәлки, ләкин егерме яшьлек кыз белән егет икенчерәк фикер йөртә: «Без гап-гади студентлар, бернинди ил сере дә безгә сакларга тапшырылмаган, куркасы да, шикләнәсе дә түгел. Шуның белән, вәссәлам!»
Туй мәҗлесе инде азагына якынлашканда, минем телефонга мистер Лиидан шалтырату килде. «Гөлшат, без иртәгә иртүк очабыз. Сезнең белән күрешергә сүз куешкан идек, хәзер килеп алам», — дигәч, без адресны әйттек. Комфортлы чит ил машинасында төнге Казанны әйләнеп килгәч, алар урнашкан затлы отельның ресторанына кереп утырдык. Бу юлы ул үзенең иле, бизнесы турында күбрәк, тагын да ачылыбрак сөйләде. Шулай ук бүгенге очрашуның нәтиҗәле булмавын, килешүләргә кул куелмавы турында да әйтте.
Аның үз-үзен тотышында безнең өчен иң шаккатырган әйбер шул булды: ничек итеп, нәтиҗәсе булмаган килеш, берни булмагандай, елмаеп сөйләшеп була? Җитмәсә, бәхет китерүне акламаган Гөлшат белән? Без боларның киресен күзәтеп үскәнбез, тәрбияләнгәнбез. Уңышсыз узган сөйләшүләрдә минем гаебем юк-югын, хорафат кына ич бу, һәм аның шулай икәне менә исбатланды да. «Димәк, элемтәләрне икенче җирдән эзләргә кирәк!» — дип әйтте ул шул чагында. Мистер Лии, үзе дә сизмичә, бик зур дәрес биреп китте. Нинди генә уңышсызлыклар каршында калсаң да, үз-үзеңне ашап, игәүләп утырмаска — алга атларга! Без Артур белән бүген шушы кагыйдәләргә таянып яшәргә һәм эшләргә тырышабыз. Үзгәрергә, әлбәттә, җиңел түгел, тик тырышкан, ташка кадак каккан диләр бит! Бүген шактый уңышлы гына шәхси бизнесыбыз булу да менә шуларны аңлауның нәтиҗәседер.
Мистер Лии белән шушы очрашу һәм сөйләшү азаккысы булды дип уйлый күрмәгез тагын. Еш булмаса да, ике-өч айга бер тапкыр, хәл белешеп торырга күнегеп киттек. Күбрәк ул минем белән сөйләшә иде, чөнки Артур ингиз телендә аннан да начаррак сөйләшә. Ә мин мистер Лииның акцентлы инглиз теленә инде күнегеп, бер-беребезне әйбәт кенә аңлар дәрәҗәгә җиткән идек. Уңайлырак булганга, күбрәк ватсап аша языштык — язганнарыбызны тәрҗемә итә торган программаларга куя идек.
Артур белән өйләнешүебез хакында мистер Лиига әйткәч, ул бездән дә ныграк сөенде бугай. Без аның: «Мин сезне кунакка көтәм, берсүзсез киләсез!» — дигәнен колак очыннан уздырып җибәрдек тә, туй сәяхәте турында уйлана башладык. Әлбәттә, Төркия, Дубай вариантлары каралды. Ә аннан… фортуна тәгәрмәче тәгәри башлады. «Паспорт белешмәләрегезне җибәрегез, билетлар алам, бу минем сезгә туй бүләгем булыр», - дип ватсап аша килгән хәбәрне кат-кат укыганнан соң, аның чынлыгына ышанырга туры килде. Нәрсә-нәрсә, ләкин без аның тарафыннан мондый кыйммәтле бүләк көтмәгән идек. Ярый, хуш, юл бушка булгач, яшәү-ашауга чыгымнарыбызны туйга кергән акчалар капларга тиеш.
Исәпләп карагач, әле бүләкләргә дә җиткәне ачыкланды. Шәп ич! Шәп кенә түгел, үтә дә нык шәп! Мин хыялланган теге утрау түгел инде түгеллеккә, ләкин начар вариант дип әйтеп булмый. Сизеп торам, тагын аптырадыгыз инде: ничек итеп бер күрешкән кешенең чакыруын кабул итеп (җитмәсә, паспорт белешмәләрен биреп), юлга чыгып киттегез, дип. Беренчедән, миндә эчке сиземләү көче бар, моңа кадәр сынатканы булмады. Икенчедән, ике еллап аралашу дәверендә аның компаниясе турындагы белешмәләрне интернет челтәре аша караштыргалап тордык. Әлбәттә, әти-әниләр, туганнар белән киңәшләштек. Барысын да аркылыга-буйга үлчәгәч, мистер Лии яшәгән шәһәргә очтык.
Аэропортта ул безне үзе каршы алды. Күнегелгәнчә, елмаеп, ачык йөз белән. Йортына алып барырмы, гаиләсе белән таныштырырмы (хатыны һәм дүрт баласы барлыгы турында әйтергә онытып торам) дигән уйлар сезнең генә түгел, безнең башта да бөтерелә, дуслар. «Беләсезме, минем өйдә әле ремонт эшләре бара, шуңа күрә сезне иң яхшы отельларның берсенә урнаштырам, тулысы белән түләнгән», — диде ул. Мондый белдерүдән соң, авызлар бөтенләе белән ерылып китү куркынычы да бар иде, эмоцияләрне йөгәнләргә туры килде. Әйе, җиңел эш түгел иде бу. Соң, үзегез уйлап карагыз, без аңа кем инде?!
Мистер Лии безне кунакханәгә илтеп куйды да, бераздан ресторанда очрашырбыз дип, китеп барды. Без әкият дөньясына килеп эләккәнебезгә ышаныргамы-ышанмаскамы икәнен белмичә, номерга юнәлдек. Әйтергә кирәк, без юлдан башка, монда тулы сигез көн булдык. Мистер Лии безне һәр кичне ресторанга кунак итеп чакырды. Көн саен аның янында нинди дә булса компаньоны була иде. Беркөнне министр дәрәҗәсендәге дусты белән дә таныштырды. Безне ул аларга Россиядәге дусларым дип горурланып, хәтта бераз мактангандай тәкъдим итә иде. Ни өчен дип сорарсыз? Бу бизнесны алга этәрүнең бер үзенчәлегедер дип уйлыйм. Монда: «Күрәсезме, мин нинди ышанычлы. Миңа хәтта Россиядән дусларым килгән. Алар мине хөрмәт итә, миңа ышана», — дигән төшенчәләр яткан булырга тиеш. Дустыңның кем икәнен әйтсәң, мин дә синең кем икәнеңне әйтермен дигән әйтем дә, шул турыда сөйли түгелме соң?
Ну, бәхет китерә торган ак тәнле, зәңгәр күзле, сары чәчле Гөлшатның да файдасын күргәндер дип уйлыйм. Сөйләшеп утырганда, соңгы вакытта эшләренең нык алга киткәнен аңларга була иде. Шулай булмаса, ул безне кунакка да чакырмаган булыр иде, компаньоннары да минем белән фотога төшмәс иде. Шуны да әйтергә кирәк, минем белән фотога төшәргә теләүчеләр җирле халык арасында да күп булды.Чынлап та, алар шуңа ышана икән.
Һәр көнне мистер Лии безгә калада йөрү өчен машина белән йөртүчесен бирүен дә әйтмичә китсәм, бик зур хилафлык булыр. Сюрпризлар моның белән генә бетте дип уйласагыз, тагын ялгышасыз. Беркөнне ул: «Беләсезме, мин сезгә утрауга очарга киңәш бирер идем. Әгәр риза булсагыз, очкычка билетлар, отель турында барысын да үзем кайгыртырмын». Я Аллаһ! Мондый тәкъдимгә кем риза булмасын? Менә бит, теге вакыттагы туй сәяхәте турындагы хыялым фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән, димәк!
Утрауның гүзәллеге безне шаккаттырды. Андагы климат, вак комлыклар, диңгезнең каймактай суы оҗмахтан бер ягы белән дә аерылмагандыр. Утрауның исемен язсам, реклама кебек булыр. Минем максатым ул түгел. Бары хыялларның тормышка аша торган гадәте булуы турында гына бәян итәсем килде. Шуңа күрә кабатлап әйтәм: хыялларның тормышка ашуын телисез икән, хыялланыгыз!»
Гөлшатның сүзләрен җөпләмичә булдыра алмыйм. Бу чынлап та шулай. Үземнең дә бик күп тапкырлар сынаганым бар. Тик без күп вакытта дөнья мәшәкатьләре белән аны онытабыз. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр бит. Ә мин өстәп шуны әйтер идем: дөрес теләсәң, хыяллар да тормышка аша!
Гөлшат икенче очрашуыбызда үзләренең тагын бер маҗаралы сәяхәте хакында сөйләде. Әлбәттә, анда да хәзер инде уртак танышыбызга әйләнгән мистер Лии бар. Ләкин анысы инде бөтенләй икенче тарих.