Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыялдагы эш: Татарстан инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов белән әңгәмә

Инкассаторлар бик җитди ир-егетләр, алар иң кыйммәтле, иң зиннәтле әйберләр белән эш итә. Акча белән бәйле булган барлык эшләрдә куркынычсызлык тәэмин итү өчен аларда иң заманча җайланмалар, хәтта корал бар. Татарстан Республикасы инкассация идарәсе тагын нинди эшләр башкара, аларның бай тарихлы эшчәнлеге үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов белән әңгәмәдән укып белә аласыз.

news_top_970_100
Хыялдагы эш: Татарстан инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов белән әңгәмә

Инкассация хезмәте быел һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Тарихка күз салсак, инкассация хезмәтенә ихтыяҗ сәүдәгәрлек барлыкка килгәндә туган. Россиянең инкассация хезмәтенә быел 80 ел. Татарстан инкассация идарәсе РОСИНКАС берләшмәсе составында уңышлы эш алып барган бүлекләрнең берсе.

“Элек “инкассация” акчаны тартмага салуны гына аңлатса, хәзер башка формада хезмәт күрсәтүне аңлата”

- Татарстан Республикасы инкассация идарәсе кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәтләр күрсәтә?

- Элек резерв фондының кыйммәтле әйберләрен ташу белән генә шөгыльләнә идек, хәзер инде җәмгыятьтә, акча әйләнеше функцияләрендә булган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, техник чараларга да хезмәт күрсәтә башладык. Тере акчалар булганда, шуның белән генә шөгыльләнә идек. Хәзер кәгазь акчалар кулланыштан кими бара, без әкренләп оешмаларга, юридик затларга кирәкле булган техник җайланмаларга, программаларга хезмәт күрсәтүгә күчәбез.

Вакыт үзгәрә бара. Элек "Инкассация" дигән итальян сүзе тере акчаны тартмага салуны гына аңлатса, хәзер инде бу башка формаларда хезмәт күрсәтүне дә аңлата. Яңа төрле хезмәтләр барлыкка килә, банкоматлар, түләү терминалларына хезмәт күрсәтәбез, АДМ - механизацияләнгән депозитар аппаратлар, ягъни махсус җайланмалар урнаштырабыз. Шулай итеп, җәмгыятькә яраклашабыз. Нәрсәгә ихтыяҗ, таләп бар, шуларны исәпкә алып, әкренләп эшебезне камилләштерәбез.

Соңгы арада төрле модификацияләрдәге бронялы автомобильләр җитештерә башладык. Чит илдә һәм Россиядә җитештерелгән автомобильләргә броня куябыз. Без аларны үзебездә җитештерәбез, әлегә бу РОСИНКАС системасында бердәнбер шундый бүлек. Инкассаторларны криминаль структуралар һөҗүменнән саклау максатыннан, РОСИНКАС таләпләре буенча, автомобильләр махсус броня, махсус алгы пыялалар, видеосигнализация, видеокамера белән тәэмин ителгән. Барысы да иң заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Безнең идарә РОСИНКАСның 77 идарәсе арасында иң эре идарәләрнең берсе. Бездә 850дән артык хезмәткәр, 250 машина. Машиналарның 200се броня белән тәэмин ителгән. Бөтен Татарстан республикасын колачлыйбыз, 15 шәһәр һәм районда эшлибез.

- Татарстанда нинди оешмаларга, банкларга хезмәт күрсәтәсез?

- Без барлык банкларга да диярлек хезмәт күрсәтәбез - федераль банкларга да, Татарстан банкларына да. Шулай ук “Татнефть”, “Таиф”, “Газпром” кебек эре оешмаларга, “Пятерочка”, “Магнит” кебек сәүдә челтәрләренә, 2 меңнән артык оешма, предприятие, юридик, физик затларга, шул исәптән, бюджет оешмаларына хезмәт күрсәтәбез.

Үзәк сайлау комиссиясе заказы буенча сайлау бюллетеньнәрен ташуда катнашабыз. Анда тендер нигезендә дәүләт сатып алулары үткәрелә. 8 сентябрьдә Татарстанның Дәүләт советына сайлаулар булачак, без анда да катнашырга җыенабыз.

Бердәм дәүләт имтиханнары билетларын ташуга тендерны оттык, бөтен Татартанның диярлек белем бирү оешмаларына, мәктәпләренә экзамен билетларын ташыдык. Безнең хезмәтләргә - кораллы озатып баруга, бронялы транспортка, ышанычлы белгечләргә кайда ихтыяҗ бар, без шунда актив катнашабыз.

- Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы лидерлар рәтендә. Шундый нәтиҗәгә ничек ирешә алдыгыз?

- Иң беренчедән, без инкассаторларны әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Чөнки белгечләрне тиешенчә әзерләмичә, катлаулы мәсьәләләрне чишеп булмый. Эшкә оешмаларның рекомендацияләре буенча алабыз. Россиянең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән сау-сәламәт егетләрне кабул итәбез. Тиешле тикшерү хезмәте аркылы, эшкә алынучыларның биографияләре, характеристикалары уңай булуын тикшерәбез.

Аннары бездә әзерлек өчен техник база, уку классы, әзерләүгә федераль лицензиябез бар. Спортзалыбыз, тирыбыз бар, теоретик, практик, физик, хәрби яктан әзерлибез. Махсус программа буенча белгечләрне 3 ай өйрәтәбез. Сынау вакыты 3 ай үткәч кенә аларны конкурс буенча инкассаторлар һәм инкассатор машинасы йөртүчеләр эшенә кабул итәбез. Теләүчеләр бик күп, бу эш бик абруйлы, лаеклы ир-егетләр өчен. Шуңа күрә, конкурс нәтиҗәләре буенча кабул итәбез.

“Кыйммәтле әйберләр ышанычлы кулларда”

- Кыйммәтле әйберләрне сезгә сакларга тапшырырга буламы?

- Безнең акча һәм башка кыйммәтле әйберләрне саклый торган урыннарыбыз да, акча саный торган махсус аппаратларыбыз да бар. Алар аша ялган, бозылган акча түгелме икәнен тикшереп була. Россиянең кайсы почмагында нинди оешмага акча күчерергә кирәк, шунда тиешле вакыт эчендә тиз генә күчерәбез дә. Сакланучы әйберләр иминиятләштерелгән, андый-мондый хәл була калса, югалу очраклары килеп чыкса, кыска вакыт аралыгында аларны кире кайтарып бирәбез.

Безнең РОСИНКАС оешмасы бик җаваплы, махсус бронялы автомашиналар белән җиһазландырылган. Мондый машиналар күп оешмаларда юк. Болар төрле маркадагы кыйммәтле техника. Барысы да видеокамералар белән тикшерелеп тора. Һәрбер хәрәкәтен күзәтәбез. Кыйммәтле әйберләр бик ышанычлы кулларда дип әйтә алабыз.

- Күргәзмәләр вакытында мәдәнияткә кагылышлы кыйммәтле экспонатларны да күчереп йөртәсезме?

- Әйе. Казан бик борынгы шәһәр. Россиянең алга киткән шәһәре, безнең гүзәл башкалабыз. Монда бик күп туристлар килә. Күп төрле спорт чаралары, мәдәни чаралар үтә. Тарихи, истәлекле, дөньякүләм чаралар да үткәрелә. Шул сәбәптән, Россиянең төрле урыннарында булган музей экспонатларын монда китерү бурычы тора, яки Казандагы музей экспонатларын кайда да булса күчерергә кирәк була. Алар бик кыйммәтле, теләсә нинди машина белән генә ташып булмый, ярамый да.

Шуңа күрә, без бу эшкә актив алындык, Татарстанның Мәдәният министрлыгы аша килешүләр белән төрле шәһәрләрдән экспонатлар ташыйбыз. Хәтта Кырымнан, Санкт-Петербург, Псков, Тула шәһәрләреннән, Ерак Көнчыгышка кадәр шушы кыйммәтле музей әйберләрен ташыйбыз. Алар безнең эшебездән канәгать.

- Кыйммәтле әйберләрне ташу эше ничек оештырылган? Кыйммәтле әйберләр кайда саклана? Театр, музей күргәзмәләренең гастрольләрен озата барасызмы? Иң эре иминиятләштерү корпорацияләренең берсе LLOYD’S белән хезмәттәшлек итәсез, бу хезмәттәшлек ничек төзелгән?

- Без барлык оешмалар, учреждениеләр, дәүләт органнары белән дә килешү нигезендә хезмәттәшлек итәбез. Килешү төзегәнче, алар агентлык аркылы дәүләт сатып алуы үтәргә тиеш. Безнең оешма махсус специальләштерелгән, броня белән тәэмин ителгән машиналары булу сәбәпле, куркынычсызлык ягыннан әзеррәк булганга, бик кыйммәтле музей экспонатларын ташуда да катнаша. 

Музей экспонатларына зыян килү очракларын исәпкә алып, иминиятләштерү оешмалары белән килешү төзибез һәм аларның куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәбез. 

Эре оешмаларның акчаларын, кыйммәтле әйберләрен ташу буенча мөмкинлекләребез бар. Алар зур шәһәрләрдә эшлиләр, нигездә, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә. Шулай итеп кыйммәтле әйберләр ташу, инкассация, санау буенча бөтен республиканы колачлыйбыз. Инкассация, акча саклау эшләрен башкарабыз.

Акчаларны кайда кирәк булса шунда, шул исәптән, Россиядәге оешмаларга гына түгел, чит илләргә дә күчерәбез. Безнең барлык кыйммәтле әйберләр дә иминиятләштерелгән, оешмалар белән ышанычлы, куркынычсыз мөнәсәбәтләр төзелгән.

- Кыйммәтле әйберләрне күпме вакыт саклыйсыз?

- Кыйммәтле әйберләрне озак саклый алмыйбыз, озак саклар өчен банк оешмалары бар. Кайбер оешмалар тәүлек буена да эшли бит, акчаларны төнлә санагач, банклар эшләмәгәндә кире кайтара алмыйбыз. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә үзебездә саклыйбыз. Аның өчен безнең “кыйммәтле әйберләрне саклау бүлмәсе” бар, шулай дип атала. Ул бүлмәгә банктан билгеле бер таләпләр бар. Ул бүлмәдәге шартлар Россиянең Үзәк банкы таләпләренә, РОСИНКАС таләпләренә җавап бирә. Анда кыйммәтле әйберләрне саклау өчен бөтен шартлар тудырылган. 

“Нинди төр акчаны сайласалар да, кешеләргә тиешле шартлар булдырылырга тиеш”

- Билгеле булганча, кыйммәтле әйберләрне ташу берләшмәсе оештырылган иде. Татарстанның бу берләшмәгә керүе турында мәгълүмат юк иде. Хәзерге вакытта ул нинди эшчәнлек алып бара?

- Сез беләсездер, 2015 елда октябрь аенда Казанда әлеге берләшмәне төзүгә багышланган халыкара конференция үткәрелде. Конференциягә кыйммәтле әйберләрне ташучылар, зур банклар, аерым структуралар җыелды, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россиянең Үзәк банк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Георгий Иванович Лунтовский һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

Конференциядә кыйммәтле әйберләр ташучылар берләшмәсенең Россиядә һәм башка илләрдә алга таба эшчәнлеге мәсьәләсе каралды. Берләшмә үзенең эшчәнлеген координацияли, алар ел саен семинарлар, симпозиумнар үткәрәләр, шулай итеп, куркынычсызлык мәсьәләсен чишәләр. Чөнки кыйммәтле әйберләрне ташу белән РОСИНКАС кына түгел, башка зур банклар да шөгыльләнә.

Мәсәлән, “Сбербанк”ның, “Альфа банк”ның, “Россельхозбанк”ның һәм башкаларның инкассация хезмәте бар. Банкларны гамәлгә куючылар Россиянең төрле шәһәрләрендә булганга, алар арасында кыйммәтле әйберләрне күчергәндә каршылыклар булмасын өчен, аларны координацияләү кирәк. Кыйммәтле әйберләр ташу буенча үзгәрешләрне белеп тору өчен, әлеге эшчәнлекне җайга салу өчен берләшмә кирәк.

Бигрәк тә соңгы арада кәгазь акчалар күләме кими, җәмгыять алга бара, электрон акчалар барлыкка килә. Бу өлкәдә Европа, чит илләр инде күптән алга китте. Бездә дә соңгы арада электрон акчага күчү күзәтелә, хөрмәтле пенсионерларыбыз да пенсияләрен төрле банклардан электрон карта буенча ала. Бу беренчедән, уңайлы, икенчедән, күчереп йөртергә кулай.

Без бу планда тормыштан артта калмыйбыз, профильне үзгәртәбез. Техник чаралар программаларына хезмәт күрсәтүче участокларыбыз бар. Мәгълүмат технологияләре белгечләрен сайлап алабыз, өйрәтәбез, иң яхшыларын эшкә алабыз. Алар банк карталары, электрон акчалар белән эшләүче банкоматларга, терминалларга хезмәт күрсәтә башлыйлар.

Банк карталары ярдәмендә дәүләткә салымнарны җыю да уңайлы. Без бу планда ярдәм итәбез. РОСИНКАС рөхсәте буенча, тиешле хезмәтләр белән килешеп, терминалларга хезмәт күрсәтү булдырдык. Бу гади генә мәсьәлә түгел, безгә бик еш мөрәҗәгать итәләр, тулы бер хезмәт эшләп килә. Шулай итеп без күбрәк салым җыярга, республика бюджетын тулыландырырга ярдәм итәбез.

- Алдагы елларда кәгазь акчаларга ихтыяҗ сакланырмы, алар кулланыштан бөтенләй юкка чыкмасмы, ничек уйлыйсыз?

- Әлбәттә, бу кызыклы сорау. Мин перпективаларны төгәл әйтә алмыйм. Ләкин шуны беләм, ел саен кәгазь акчалар саны кими барса да, һаман да кулланышта кала. Хәтта чит илләрдә дә. Эшебез буенча беләбез, Германиядә, Голландиядә, Франциядә купюралар, тиеннәр бар. Кешеләрнең билгеле бер төркеме кәгазь акчаларга өстенлек бирә.

Хәзер бит телефон белән дә кибеттә акча түләп була, кайбер кешеләр акчаны алырлар дип курка, ышанып бетми. Криминаль структуралар да бу үзгәрешләргә яраклаша. Шуңа күрә билгеле бер кешеләр кәгазь акчага өстенлек бирә. Шуңа күрә, әле күп вакыт купюралар кулланышта булыр. Кемгәдер электрон акчалар, кемгәдер кәгазь акчалар ошый, бартер белән эшләүчеләр дә бар. Нинди төр акчаны сайласалар да, кешеләргә алар белән эш итәр өчен шартлар булдырылырга тиеш.

- Кыйммәтле документларны ничек юкка чыгарасыз? Нинди оешмалар мөрәҗәгать итә?

- Инкассация һәм башка хезмәтләрдән тыш, 3 ел дәверендә документларны юк итү белән шөгыльләнәбез. “Документ” дигән сүз үзе үк аның белән бик сак эш итәргә кирәклеге турында әйтеп тора. Шуңа күрә, документлар билгеле бер вакыт үткәч, юкка чыгарылырга яки архивка тапшырылырга тиеш. Документларны макулатурага тапшырырга ярамый. Чөнки һәр документ билгеле бер сер саклый.

Кредит оешмалары булсын, банк булсын, анда кредит килешүләрендә кеше турында бөтен мәгълүмат, паспорт мәгълүматлары күрсәтелә. Безгә еш кына кредит оешмалары мөрәҗәгать итә. Табиб сере дигән төшенчә бар, төрле медицина оешмалары да безгә мөрәҗәгать итә. Документларны катгый инструкция буенча юкка чыгарабыз. Бу эш җаваплы кешеләр тарафыннан видеокамералар күзәтүе астында башкарыла. Документларны юкка чыгарырга мөрәҗәгать иткән оешма вәкилләре үзләре документның ничек юкка чыгарылганын килеп карый ала.

“Үрнәк булырлык кешеләребез бар”

- Татарстанның инкассация идарәсенең социаль тормышын да сөйләсәгез иде, чөнки аңа күпләр көнләшерлек.

- Без кыйммәтле әйберләрне ташу буенча, инкассация хезмәтләре күрсәтү буенча Россиядә лидер урынында торабыз. 80 ел эчендә безнең 30-35 ел буе инкассатор булып эшләгән ветераннарыбыз бар. Бу бик зур вакыт.

Күз алдыгызга гына китерегез, бу бик авыр эш. Чөнки эшкә көн саен бронялы жилет киеп йөрергә кирәк. Кыш көне салкын, җәй көне эссе. Икенчедән, үзең белән корал йөртергә кирәк. Калашников автоматы яисә Макаров пистолеты. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында корал белән эш итәргә әзер булу өчен инкассаторның сәламәтлеге дә нык булырга тиеш. Инкассатор бронялы машинада йөрергә тиеш, монда да кыш көне салкын, җәй көне эссе. Инструкция буенча инкассатор машинасы кыйммәтле әйберләрне ташу урыннарыннан башка урыннарда туктарга хокуксыз.

Инкассатор булып теләгән һәркем дә эшли алмый, иң беренче ул сәламәт, нык булырга тиеш. Чыныктырылган, үз эшләрен яратучы егетләр генә эшли ала. Мондый эш шартлары булгач, без эшчеләребезгә карата игътибарлы да булырга тиеш. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш, әйдә эшлә, әйдә эшлә дигән мөнәсәбәт булырга тиеш түгел.

Беренчедән, план буенча системалы рәвештә ветераннарны тантаналы чараларга, бәйрәмнәргә чакырабыз, матди ярдәм күрсәтәбез. Икенчедән, профсоюз комитеты белән берлектә ярты бәягә санаторий-курортларга юллама бирәбез. Андый оешмалар бөтен Россия буенча караганда да күп түгелдер. Ел саен безнең 25-30 кеше ял итәргә бара. шул исәптән ветераннар да.

Узган елны беренчеләрдән булып музей оештырдык. Аны ел саен тулыландырабыз, яхшыртабыз. Эшчеләребезне чакырабыз, аларга бик күңелле, онытмавыбызга шатланалар. Ничә ел үтсә дә, аларны биографияләрен, портретларын карыйбыз. Аларның кабул итәрлек, яшь буынга җиткерерлек кыйммәтләре бар. Үрнәк булырлык кешеләребез бар.

- Актаныш якташлыгы җитәкчесе булып торасыз, шул юнәлештәге эшчәнлегегез турында сөйләп китсәгез иде.

- Хәзер күп еллар Актаныш якташлыгы җәмгыяте рәисе булып та торам. Иҗтимагый эшләрне алып бару рухи яктан бер көч, энергия бирә. Актаныш ягыннан чыккан күренекле кешеләр белән аларның әдәбият, сәнгать, мәдәният, өлкәсендә эшләүче кешеләрне берләштереп, иҗтимагый эшләрне актив алып барабыз. Район хакимияте белән алга таба бергә эшләргә планнар куябыз, районның яхшы якларын республика күләмендә күрсәтү өстендә эшлибез, бу өлкәдә нинди яңалыклар кертергә уйлыйбыз.

Ел саен муниципаль советлар берләшмәсе конкурс оештыра, кайсы якташлар җәмгыяте ничегрәк эшли, аларга нәтиҗә ясый, премияләр тапшыра. Берничә ел рәттән республика буенча якташлар җәмгыятьләре арасында алдынгы урыннар алабыз. Узган ел һәм быел икенче урынны алдык.

Узган елны август аенда укытучылар конференциясендә катнаштык. Бөтен укытучылар алдында районның иң яхшы укытучысына медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырып кайттык. Укытучының хезмәте бик катлаулы, авыр. Шунда Казаннан килеп, Актаныш якташлар җәмгыяте онытмыйча, Актаныштагы иң яхшы укытучыга алтын медаль, мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшыру алар өчен бик зур дәрәҗә. Башка укытучылар да безне онытмадылар икән дип карый.

Сабан туйларында ел саен иң яхшы кыр батырына, башка һөнәрләрдә хезмәт итүчеләргә бүләкләр тапшырабыз.

Актаныш районындагы бөтен авыллар исеменә җырлар чыгардык. Кечкенә авылдан алып зурысына кадәр 61 җыр. Һәрбер авылның үз җыры бар, бу бик күңелле әйбер. Кайбер авыллар бетеп бара, бик кечкенәләре бар, шул вакытта, күз алдыгызга китерегез, Сабан туенда яки башка вакытта үз туган авылың турындагы җырны ишетү ул зур мәртәбә. Җырларны дискка яздырдык, “Актаныш районы авыллары турында җырлар” дип атала.

Җырларны күбесенчә үзләре дә Актаныш ягыннан чыккан җырчылар җырлый. Дисктагы җырлар исемлеге легендар җырчыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия апа Авзалова башкаруындагы “Актаныш таңнары“ җыры белән башлана. Нигездә, бу җырларны Актанышта үскән егетләр-кызлар язганнар. Без бу дискларны меңләгән данә белән Сабан туйлары чорлары алдыннан авылларга тараттык. Бу бик зур мәртәбә булды.

Актаныш тарихы турындагы китаплар чыгаруда ярдәм итәбез. Актанышта чыккан язучыларның юбилейларын үткәрәбез. Актаныштан бик күп язучылар чыккан. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә Актаныш егете. Шуңа күрә, аның белән дә горурланабыз, чөнки ул илебез, республикабыз өчен бик мәртәбәле кеше.

Без Актаныш данын хезмәттә дә, мәдәнияттә дә, башка өлкәләрдә дә сынатмаска тырышабыз. Актаныш республикабызның иң гүзәл районнарының берсе булырга тиеш дип саныйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100