Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хушлашудан соң бер ел: “Сәкинә Шәймиева тормышыбызның бер өлешенә әверелде...”

16 ноябрьдә Татарстанның тәүге Беренче Ледие, Татарстанның Беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиеваның арабыздан китүенә бер ел була. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Сәкинә ханым турында якты истәлекләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Хушлашудан соң бер ел: “Сәкинә Шәймиева тормышыбызның бер өлешенә әверелде...”

16 ноябрьдә Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның вафатына бер ел. Шушы 365 көн эчендә аның безнең тормышны биләве кимеде һәм хәтеребез башка йөзләр, хис-кичерешләр белән тулыланды дип әйтә алмыйм. Киресенчә, Беренче Президентның хәләл җефетен белгән кешеләр (ә алар бик күп, бөтен республика дип әйтерлек) аны ешрак искә төшерә кебек, миңа шулай тоела. Һәрхәлдә, үземдә һәм якыннарымда шундый тойгы бар. Минтимер Шәриповичны күргәндә, фото һәм видеокадрлар күзгә чалынганда бу бигрәк тә сизелә. Татарстанның иң танылган пары фотосурәтләре фонында матур җыр белән клип юкка гына тиз арада социаль челтәрләрдә таралмагандыр.

Мондый мөнәсәбәткә без элек тә әзер идек. Мин моны Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин “Сәкинә ханым” дигән җырны башкаргач ук сизгән идем. Ул (сүзләрен, көен кем язганын да хәтерләмим хәтта, әмма моны җырчы үзе эшләгәндер уйлыйм) гаҗәеп хатын-кызга карата ихлас хөрмәт хисе һәм табигый соклану кебек кабул ителгән иде. Тормышта күп кешедә җылылык һәм ихлас ихтирам хисен уята торган хатын-кызлар очрый.

Узган елда Казанда Сәкинә Шакировна белән бәхилләшкәндә мин шәһәрдә түгел идем һәм моны аеруча авыр кичердем. Бу шәхси яки гаилә кысаларында гына кала алмый. Шәхсән үзләре хушлаша алмаган, Минтимер Шәриповичка кайгы уртаклашу сүзләре әйтә алмаган күп кеше белән шулай булгандыр дип уйлыйм. Аның бу югалтуны батырларча кичерүен без барыбыз да күрдек, тойдык.

Сәкинә ханым беркайда да чыгыш ясамады, сәясәткә кермәде, бөтен дөньяга танылган җитәкче тормышында үз ролен күрсәтергә омтылмады. “Минтимернең хәләл җефете” китабында басылган истәлекләр һәм фикерләр белән уртаклашырга журналистлар аны ничек күндергәндер, белмим. Беренче Президент хатынының республика кичергән вакыйгаларга һәм алар узган юлга карашы, һичшиксез, зур кызыксыну уята. Республика һәм ил тарихына мөнәсәбәтле булган очрашулар турында җентекләбрәк сорашып каласы булган дип уйлыйм хәзер.

Хәзер инде бу мөмкин түгел. Әмма тарихка әверелгән истәлекләрне сакларга һәм гади көнкүреш фактларын хәтергә алып торырга була. 

Сәкинә Шакировна белән беренче очрашуны ничек онытасың? 80 нче еллар азагында мин Бөтенсоюз халык депутатлары съездына хәбәрче буларак аккредитацияләнгән идем. Съездлар сарае вестибюлендә очраклы гына М.С. Горбачевны “эләктереп” алуым белән рухланып, Татарстан вәкиле белән соңгы вакыйгалар турында шул көнне үк сөйләшергә теләдем.

Минтимер Шәрипович тормыш иптәше белән тукталган кунакханәгә килдем. Сәкинә Шакировна ачык йөз белән каршылады, бик киеренке хәлдә соңга кадәр эшләргә туры килгән өчен борчылды, утырып торырга, чәй эчәргә тәкъдим итте. Әмма вакыт юк иде, мин Минтимер Шәрипович белән сөйләшеп алдым да, мәгълүматны редакциягә тапшырырга ашыктым. Сәкинә Шакировна сыйлый алмавына чын-чынлап хафаланып миңа алма бирде. Һәм ул бик урынлы булды, миңа төшке ашны да, кичке ашны да алыштырды. Сәкинә ханым минем тормышка менә шушы алма белән килеп керде дә инде. Шуның белән минем дөньяга карашыма һәм җәмәгать тәртибе стилемә йогынты ясагандыр.

Соңыннан аның белән еш очрашырга туры килде. Һәм ул һәрвакыт тыйнак, игътибарлы, мәрхәмәтле “әни” булып кала белде. Аңа ирен озатырга һәм көтәргә туры килде. Бу җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Базарга үзе йөрергә яратты. Кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Бигрәк тә игътибарга мохтаҗ булганнарга. Беренче Лединың, шулпа пешереп, Уфада туып-үскән, Казанда туганнары булмаган яшь җырчы янына хастаханәгә килүен күз алдына китереп буламы? Ул вакытта Сәкинә Шакировнаның, авырып киткән башкорт җырчысы Айгөл Сагынбаеваның татар халык һәм эстрада җырларын искиткеч итеп башкаруын ошатуы да мөһим роль уйнагандыр.

Сәкинә Шакировна бик күп яхшы артистларны яратты һәм артистларны гына да түгел. Айгөл Сагынбаевага гына түгел, башка бик күп талантларга да үз мөнәсәбәтен яшермәде. Кайвакыт ул теге яки бу артистка ярдәм итүне үтенә иде, әмма моңа Минтимер Шәриповичны катнаштырмады, хәтта кызыксынуы һәм хәйриячелеге турында аның белүен дә теләми иде.

Сәкинә Шакировна ярдәм иткән кешеләр барысы да аның изгелеген һәм игътибарын хәтерлидер. Беренче Президентның күпкырлы эшчәнлеге аша бу җылылык бөтен республикага таралгандыр дип уйлыйм.

Аны хәзер дә бик күпләр ярата. Татарстанны һәм безнең чорны аннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Узып киткән ел аның якты хәтеренең җуелмавын күрсәтте. Ул безнең тормышның бер өлешенә әйләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100