Хуш киләсең, Нәүрүз бәйрәме! Казахстанда үткән Нәүрүз бәйрәменнән фоторепортаж
Нәүрүз – Төрки һәм иран халыкларының кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме, яз аеның көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Ул фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге бәйрәмнең килеп чыгышын, татар халкына нинди йогынтысы булганын ачыклады, Казахстанның Татар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мөдире Диләнур Ахунҗанова белән элемтәгә керде.
“Нәүрүз төрки кавемнәргә мәҗүсилектән кергән”
Нәүрүз ислам диненең гореф-гадәтләренә кагылмый, ә бары тик милли традиция булып санала. Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы безнең эрага кадәр 648-330 елларга ук барып тоташа. Кайбер чыганакларга караганда, Нәүрүз рәсми рәвештә Беренче Фарсы Империясендә бәйрәм ителә башлый (б.э.к. VI – IV гг). Нәүрүз турында фарсы әдәбиятының “Китаплар патшасы” дип йөртелгән дөньядагы иң озын поэма – “Шаһнамә” әсәрендә искә алына. Аның авторы фарсы һәм таҗик шагыйре Фирдәүси Нәүрүзне Җәмшид шаһның патшалык итә башлавыннан бәйрәм ителә дип яза.
Иран мифологиясе буенча, Нәүрүз бәйрәме көнендә Иран патшасы Кей-Кавусның улы Сиявуш җирләнә. Бу легенда шулай ук Фирдәүсинең әсәрендә әйтеп үтелә: “Безгә килеп җиткән чыганакларга күз салсак, Сиявушның гүргә иңдерелгән көне “Нәүрүз” дип аталган, һәм һәр елны бәйрәм буларак билгеләп үтелә...” Нәүрүз бәйрәме көнне иран халыклары үзләренең бабаларының рухларына табына торган була. Бүгенге көндә исә Нәүрүз бәйрәмен күп кенә төрки халыклар билгеләп үтә. Нәүрүз болгарларга һәм башка төрки кавемнәргә иранлылар аркылы мәҗүсилектән кергән дигән фикер йөри.
“Нәүрүз – күңел ачу бәйрәме ул”
Әлеге бәйрәм язгы яңарыш, уңыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, Нәүрүз килер алдыннан кешеләр өйләрен чистартып, хуҗалыкларын тәртипкә китереп, алган бурычларын кире кайтарырга тиеш. Имеш, Нәүрүз чиста йортка, яхшы өй хуҗасына килеп керсә, аны авырулар, уңышсызлыклар читләтеп узган. Ә бәйрәм көн бары тик кич утырулар, кунакка йөрүләр, очрашулар, күңел ачуларга багышлана. Борынгылар фикеренчә, Нәүрүзне шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алсаң, ул өйгә муллык һәм ел буена уңыш китерер. Гомумән, бәйрәм хөрмәтеннән халык агачлар, чәчәкләр утырткан.
Нәүрүз бәйрәме 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМОның Генераль Ассамблеясе карары нигезендә Халыкара бәйрәм статусын ала.
Казахстанда Нәүрүз ничек бәйрәм ителә?
Диләнур Ахунҗанова сүзләренә караганда, Нәүрүз Казахстанның Сәмәй шәһәрендә 14 мартта старт алган.
“Нәүрүз – үзенчәлекле бәйрәм. Ул символик мәгънәләргә бай. Мәсәлән, һәр кеше җиде ишекне ачып, җиде йортка керергә тиеш. Алар йортның хуҗаларына сәлам әйтә, хәлләрен сорашып, бәйрәм белән котлый. Һәр кеше казанда кайнап торган нәүрүз күҗен татып карарга тиеш. Нәүрүз күҗе – аш дигәнне аңлата, ул җиде ингредиенттан тора: ит, он, тоз, сөт, май һәм җиде төрле ярма (дөге, солы, карабодай, кукуруз, тары, бодай, арпа). Һәрбер компонент үзенә күрә бер мәгънәгә ия: муллык, бәхет, табигатьнең яңарышы һ.б. Шулай ук Нәүрүз бәйрәмендә табынга бавырсак, кымыз, казы-карта (ат итеннән ясалган ысланган казылык), шелпек (лавашка охшаган камыр ризыгы), җәя (сарык итенең бер өлеше) куела.
Нәүрүз бәйрәме көнне һәр кеше кунак кабул итә, махсус милли киемнәр киелә. Өйләрне тәртипкә китергәч, барысы да мәйданнарга чыгып бәйрәм итә. Гадәттә, мәйданнарда казахларның тарихи юрталары куела. Шул юрталарда зур оешмалар өстәл әзерли һәм барлык теләгән кеше дә милли ризыкларны авыз итеп карый ала. Зурлатып концерт уздырыла: җор телле кешеләр – акыннар – үзләренең тапкыр сүзләре белән тамашачыларны таң калдыра, җырлый, шигырьләрен сөйли, милли уен коралларында уйный. Яшьләр исә, алтыбакан дигән таганда атына. Алтыбакан – кояш һәм айның гармониясен белдерә. Төрле бәйге-көрәшләр үтә, тугыз комалак дигән мантыйк уеннары оештырыла. Нәүрүз бәйрәменең Казахстанда тагын бер үзенчәлеге бар: бәйрәм көннәрендә дәүләт оешмалары хезмәткәрләре милли киемнәр киергә тиеш.
Нәүрүз бәйрәмен казахлар гына бәйрәм итә димәс идем, Казахстанда яшәүче барлык милләтләр дә катнаша. Гадәттә, татар сәнгать мәктәбендә дә уздырыла. Казахлар да, татарлар да милли ризыкларын алып килеп бәйрәм итә. Казахстанда көн дә бәйрәм, көн дә туй! Шуңа күрә казахлар татар бәйрәмнәрендә, ә татарлар казах бәйрәмнәрендә катнаша”.
Нәүрүзне татар халкы бәйрәм иткәнме?
Нәүрүзнең татарларда зурлап үткәрелгән бәйрәм буларак билгеле булуына ишарә итүче чыганак хезмәтләр бар. Әйтик, күренекле татар тарихчысы, мәгрифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең ХIХ гасырда иҗат иткән хезмәтләренә караганда, 1700 елга кадәр мөселман татарлары яңа елны фарсы кояшы елы буенча хәмәл (март) аенда көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән вакытта башлаган. Тарихчы беркадәр Нәүрүз бәйрәменә бәйле кайбер сәхифәләр дә китерә : “Муса мелла (Муса Түнтәри) заманында нәүрүз әйтеп йөрү булган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның уртасына карья мелласы кереп утырып, аны кырык – илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп, мелла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр”.
Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Шиһабетдин Мәрҗанинең ХVIII йөзгә караган кулъязма хезмәтләрендә яз айларын татарларда өч өлешкә бүлеп, “бала нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзы” дип йөртелүе турында мәгълүматлар барлыгын искәртә. Шулай ук, Марсель Әхмәтҗанов Нәүрүз бәйрәмен ХVII йөзгә үк караган кулъязма китапта урын алган “Илаһи мөнәҗәт”әсәре текстында табуын әйтә. Ул бу текстның татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мәүлә Колыйның “Хикмәте хәким” шигыренең варианты булын искәртә. Автор билгеләвенчә, әлеге әсәр: “Булса Нәүрүз көнләри, күңле йыглар уганга. Йирдинйә шуд чыгу бән Санә әйтер Сөбханга” юллары белән башланып китә.
Күренгәнчә, татарларда соңгы берничә гасыр еллары аралыгында Нәүрүз бәйрәме зурлап үткәргән бәйрәм саналмаса да, әлеге бәйрәмнең тарихи җирлеге бар һәм ул татар халкы мәдәни традициясенә мөнәсәбәтле дигән фикерне ассызыклый алабыз.