Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуш исле басма: сыер ите һәм яшелчәләрдән телеңне йотарлык ризык (рецепт)

Бүген басма пешерергә өйрәнәбез. Ул үзбәк ризыгы санала. Бу очракта без рецепттан бераз тайпылдык, чөнки кул астында помидор юк иде. Классик рецептта помидор бар. Әмма помидорсыз да тәмле килеп чыкты. Пешереп карагыз әле.

news_top_970_100
Хуш исле басма: сыер ите һәм яшелчәләрдән телеңне йотарлык ризык (рецепт)

Сыер ите, суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, укроп орлыгы, кипкән татлы борыч, кипкән помидор, тоз кирәк булыр. Тозны катлам саен сибәбез.

Сыер итен эре кисәкләргә турыйбыз да, чуен төбенә тезәбез.

Өстенә ярымбоҗралап туралган суган сибәбез. Аның өстенә - боҗралап туралган кишер. Кишер өстенә - кипкән татлы борыч белән кипкән помидор тәмләткече.

Аннары икегә ярылган бәрәңге.

Аннары - эре итеп туралган кәбестә. Кәбестә өстенә укроп орлыгы сибәбез.

Бик сүрән утта 3 сәгатьләп пешерәбез. Болгатмыйбыз.

Табынга чыгарганда, яшел тәмләткечләр сипсәгез була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100