Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хурлыкмы, горурлыкмы: Әлмәттәге көрәш ярышында кыз бала малайны чистага күтәреп сала

Әлмәттә узган көрәш ярышында кыз бала бер малайны күтәреп салган. Кызларны егетләр белән көрәштерүгә көрәш сөючеләр ничек карый? Яшь малайларның психикасына бәрәме бу?

news_top_970_100
Хурлыкмы, горурлыкмы: Әлмәттәге көрәш ярышында кыз бала малайны чистага күтәреп сала

13 ноябрь көнне Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе Абдрахман авылы спорткомплексында яшьләр арасында Республикакүләм Федерация Кубогы ярышларын уздыра. Ярышта Лениногорск, Чирмешән, Бугуруслан, Баулы, Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Сарман районнарыннан 100гә якын яшь көрәшче бил алыша.

Тик иң кызыгы — ярышта малайларга каршы көрәшкә кыз бала да чыга. Әлмәт районыннан булган Анжелика исемле кызның малай көндәшен күтәреп салган видеосын «Ак бүре» көрәш федерациясенең инстаграм аккаунтына да кертәләр. Тик бераздан видео юкка чыга. Шулай да, әлеге видео «Татарстан көрәш федерациясе»нең аккаунтына кереп урнашып калды. Әлеге видео астында «Ничә балл бирәсез?» дигән сорау белән көрәш сөючеләргә дә мөрәҗәгать ителә.

Комментарийлар да халык икегә бүленә. «Ике балл», «чиста» дип язалар, «Анжела чистанула! Молодец!», «Анжела молодец! Бөтен тренировкаларда да тырышып шөгыльләнә һәм лаеклы рәвештә призлы урыннарын да ала. Уңышлар һәм киләчәктә җиңүләр!» — дип язучылар байтак.

Шулай да, көрәш җанатарларының күбесе кызлар белән егетләрне бергә көрәштерүгә каршы. «Адәм көлкесе», — дип яза журналист Илнар Хөснуллин.

«Кертәсе түгел кызларны малайлар арасына көрәшүгә», «Хатын-кызлар эше түгел бул! Хурлык бу ирләр белән көрәшү! Лайк куялар алар…», — дип яза көрәш сөючеләр. «Кызлар егетләргә караганда тизрәк өлгерә, монысы табигать», «Кызлар шундый каһарман булгач, әйдәгез, бөтен спорт төрләренә дә ирләр янына кызларны кертик. Аннан нәрсә булганын күрерсез! Сезнең кебек ирләр аркасында феминизм үсә дә инде!» — дип яза кайбер язылучылар.

Алып баручы, җырчы Ильяс Халиков та бу хәлгә ризасызлык белдергән: «Кызлар белән малайларны көрәштереп, хурлык ясамагыз инде. Саташмагыз инде!!! Югыйсә, Әлмәттә динне дә, көрәшне дә хөрмәт иткән тренерлар күп бугай. Рүзил Ганиев, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Фәнил Минһаҗев! Әллә сез битарафмы?» — дигән ул Әлмәт тренерларына мөрәҗәгать итеп.

Ильяс Халиковның сүзләренә Айвар Билалов җавап биргән. «Без моңа каршы. Иншә Аллаһ, аны алдагы ярышларга кертмәячәкбез!» — дигән танылган көрәшче.

Бу хәлне «хурлык» дип атаучыларга да каршы чыккан бер язылучы. «Хатын-кызларның хокукларын бозарга безнең хокукыбыз юк! Хатын-кыз үзе аның эшеме, юкмы икәнен үз сайласын! Беренче һәм икенче бөтендөнья сугышында хурлык түгел иде, ә монда хурлыкмы? Кайбер кызлар егетләрдән күпкә яхшырак көрәшә. Күп Сабантуйларда көрәшүче егетләр, ирләр юк», — дип яза @mukhamiatzianov исемле язылучы.

Бу алымга ярышта ике балл бирәләр, бу алышта малай кызны җиңеп чыга. Тик кызларга каршы көрәшкән малайларның психикалары нишли икән? Егетләр белән көрәшеп җиңелгән чакларны да күпләр тиз генә оныта алмый. «Очкан егеткә гомерлек булды инде бу, мескенкәй», «Яшь малайларның шул рәвешле психикаларын бозу нормальме соң?» — дип тә яза көрәш сөючеләр.

Сезнеңчә ничек? Кызларны егетләр белән көрәштерү кирәкме? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100