Мәзәкләр: 29 сентябрь чыгарылышы

Кызлар принц көтә, аннары аны тапкач, крестьян кебек эшләвен көтәләр.

Балага чупа-чупсны ачып бирдем. Аяк киемен дә шулай ябыштырсыннар иде ул!

***

Кыз белән егет секс белән шөгыльләнә. Кисәк егетнең әти-әнисе кайтып керә. Һәрберсенең башында уй.

Егет: «Тәки күрделәр, әйткән идем бит мин, әниләр кайтып керә дип».

Кыз: «Оят инде, әмма ярый әле күрделәр, хәзер өйләнми котыла алмаячак».

Әтисе: «Егет тә үсеп җитте, аерым фатир алырга кирәк».

Әнисе: «Кара инде бу чүпрәк башны, ничек итеп малайга атланган, улыма уңайсыз бит!»

***

Ир хатыны белән дөресен сөйләшергә ант итешә.

Ир:

— Син гафу ит, әмма синең белән булганда мин башка хатыннарны уйлыйм.

Хатын:

— Мин андый түгел, мин башкалар белән булганда гел сине генә уйлыйм.

***

— Минем хатын белән Плейбой!

— Ничек?

— Ай саен бер генә.

***

Ни өчен Россиядә инфляция түбән икәне ачыкланды. Аны Дәүләт Думасындагы бәяләрдән чыгып исәплиләр икән.

*** 

Радиога бер ханым сорау бирә: «Ирем келәмгә кофе түкте. Тапны ничек бетерәсе икән?»

Радиода алып баручы: «Кофе тапларын бетерү турында без инде сөйләгән идек…»

Хатын: «Миңа кофе табын бетерү кирәкми. Кан табын ничек бетерергә дип сорыйм мин сездән».

***

Берәр картлар йортында янгын булса, бөтен илдә шундый йортларны тикшерәләр. Берәр йортта лифт тросы өзелсә, лифтларны тикшерәләр. Берәр кафеда янгын булса, кафеларны тикшерәләр. Әгәр фатиры акча белән шыплап тулган МВД полковнигын тапканнар икән, нигә бөтен ил буенча шуларның фатирларын тикшереп чыкмыйлар?

***

Пенсиягә чыккан профессор, таякка таянып, урамнан бара. Бер БМВ туктый, тәрәзәне ачып бер ир кычкыра:

— Профессор, нихәл? Хәтерлисезме, без бергә эшләгән идек! Аннары мин профкомга киттем, хәзер Думада депутат, әйдә, чәй эчәргә кил!

Профессор тыңлап тора да китеп бара. «Мазда» туктый. Аннан бер ханым чыга:

— Профессор, хәтерлисезме, мин сезнең аспирантка идем! Аннары мин мэрга кияүгә чыктым, хәзер үземнең автомобиль салоным бар, бер кереп чыгыгыз, машина кирәк булса, сайлашырмын!

Профессор китә. «Роллс-ройс» туктый, бер ир чыга.

— Профессор, хәтерлисезме, сез мине укыткан идегез? Мин хәзер нефть сатам, Лондонда яшим, Британиягә килсәгез, кереп чыгыгыз, үземнең футбол клубым белән таныштырырмын!

Профессор авыр сулап, подъездына кайтып җитә. Караса — ишек төбендә бер бомжга охшаган ир кыштырдый.

— Профессор, бу сезме?

Профессор:

— Сез дә мине беләсезмени? Сез дә минем кафедрада эшләмәгәнсездер бит?

— Ничек инде эшләмәскә. Мин әле дә анда эшлим.

*** 

Хатын-кыз ЮХИДИ инспекторы кебек: бәйләнә, акчаңны ала, әле син гаепле дә булып каласың.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Классташлар белән ватсапта аралашабыз, Мәскәүдә җыелышабыз дип сөйләштек. Хәзер безнең класста укыган малайларның бөтенесе диярлек Мәскәүдә. 20 ел узган — сәбәбе бар.

Шулай, биш егет алданрак килгән, мин соңга калдым. Болар кафе төбендә сөйләшеп тора икән. Алар барысы да зур буйлы, кара чәчле Нижгар мишәрләре. Үзебезчә сөйләшәләр икән. Бер ир килеп баскан болар янына — күрәсең, ул да кемнедер көтә икән. Тегеләр моны мин дип уйлаганнар. Ә ул ир минем кебек, Казан татары — сары чәчле, аксыл чырайлы. Тегеләр «шулмы, юкмы?» дип сөйләшеп торганнар да моны әйләндереп алганнар. Үзләре бер сүз дә дәшмиләр икән — имеш, мин таныйммы-юкмы, көтәләр.

Теге ир куркып калган — таныш түгел биш ир, барысы да кара, Кавказ халыклары кебек, үзләре чит телдә сөйләшә…

Аннары безнең егетләрнең берсе русча әйтә икән: «Не он».

Теге ир җиңел сулап куйган да, шатланып кабатлый икән: «Не я!»

*** 

Минем бер танышым өйләнде. Аннары берәр ай тирәсе генә узды бугай, аерылышты. Бер җаен туры китереп, сәбәбен сорадым. Бу әйтә — кызның телефонында актарынган икән…

— Башка кешесе булганмы?

— Юк…

— Әллә элек берәрсе белән катырак маташканмы?

— Юк…

— Берәр сектадан түгелдер бит?

— Юк…

Тагын сорауларым да калмады. Менә хатыныңны бер айдан аерып җибәрерлек нинди мәгълүмат була ала телефонда, шуны уйлап карагыз?

Минем дәшми торганымны күргәч, үзе әйтте. Егетнең исемен кыз телефонына «Минем яраткан банкоматым» дип язган булган.

***

Муенга суык тиде. Башны борып та булмый. Ә мин таксист, эшләве читен — борылырга кирәк булганда, гәүдә белән борылам. Табибка барып карадым — ниндидер таблеткалар бирде, акчаны гына алып калды. Үзе бетә бераздан ди.

Шулай, мине бер кыз чакырды. Кереп утырды бу. Борылышларда минем сәер кыяфәтемне күргәч, ни булды дип сорый. Салкын тиде, дидем. Туктатыгыз әле, ди. Туктадым. Бу чыкты, әйләнеп минем якка чыкты һәм муен тамырындагы ниндидер урыннарга басты — баш борыла да башлады! Мин моңа рәхмәтләремне әйттем.

— Сез табибмы әллә?

— Юк, мин ветеринар. Ипподромда эшлим. Атларның муены борылмаса, шулай итәбез.

Мин табибларга барганымны сөйләдем.

— Икенче юлы мин алайса ветеринарларга гына барам.

— Шулай итегез шул, — дип көлә ветеринар кыз.

— Ә нигә табиблар дәвалый алмаганны ветеринарлар дәвалый ала соң?

— Табибларга сез түлисез бит, ә миңа атлар берни дә түләми. Шуңа күрә ветеринар булып дәваларга яраткан кешеләр генә эшли.

***

Наркологка белешмә алырга кергән идем. Бу әйтә:

— 5 мең сум акчаң бармы?

Мин гаҗәпләнеп калдым.

— Бар. Мин аны бирергә җыенмыйм. Мин бит наркоман түгел, анализ бирәм, миңа белешмә генә кирәк.

— Акчаңны күрсәт.

Кесәдән 5 меңлекне тартып чыгардым.

— Безнең анализ алырга лаборатория бүген эшләми. Кемнең кесәсендә 5 мең бар, ул наркоман түгел инде, наркоманның андый акчасы булмый. Белешмәне мин сезгә болай гына язып бирәм.