Мәзәкләр: 28 сентябрь чыгарылышы

Ирләр өчен файдалы киңәш: битлекне кияр алдыннан спиртка чылатып алсагыз, ул сәламәтлеккә файдалы булып кына калмыйча, кәефегезне дә күтәрер.

Ярар, без әйбәт итеп яши алмадык инде, һичьюгы түрәләр әйбәт яшәсен, диде Вәли, хезмәт хакының күпме өлеше салымнарга киткәнен белгәч.

***

Бу юлларны укый аласыз икән, ел начар булды дип зарланмагыз — һичьюгы сез исән калгансыз.

***

Өрәк белән песи очраша. Песи:

— Син нишлисең ул?

— Мин кешеләрне борчыйм: әйберләрне яшереп куям, зыян салам, төнлә йокларга комачаулыйм.

— Алайса, мин дә өрәк икән, — ди песи.

***

Озак еллар түрә булып эшләгән кеше авырып ята. Ишек шакыйлар. Ачса — берәү барабан күтәреп килгән.

— Вәлине монда җирлиләрме? Мин озатканда оркестр уйнарга килгән идем.

— Вәли — ул мин. Мин әле үлмәдем.

Барабанчы чыгып китә. Бераздан әйләнеп керә:

— Аның гомере аз калган инде дип әйттеләр, барабанны калдырып торсам буламы?

***

Элек мин танышларыма проблемаларым турында сөйли идем. Аннары уйлый башладым — нигә әле бушка аларның кәефләрен күтәрергә? Акча түләсеннәр.

***

Бер кыз кибеттә:

Мин бу айфонны алам.

Башка әйберләр дә аласызмы?

Нәрсә ул?

Селфи таягы белән иреннәрне кабартырга ботокс.

***

— Кем ул гинеколог?

— Башкалар кәеф күтәргән урында проблема эзләүче кеше.

***

Ике әби капка төбендә сөйләшеп утыра:

— Карале, күрше кызы Галия үз-үзе белән сөйләшеп йөри башлады. Наркоманкага әйләнде микән, блютуз-наушник сатып алды микән?

***

Кешеләр үзләренә үзләре проблема уйлап таба. Беркем дә бит безне кирәкмәгән профессия сайларга, теләмәгән кеше белән гаилә корырга һәм уңайсыз аяк киеме сатып алырга мәҗбүр итми.

***

Бер ханым докторга килгә.

— Миндә җенси көчсезлек. Булышсагыз иде.

— Ничек инде? Җенси көчсезлек ирләрдә генә була.

— Мин бер генә иргә дә «юк» дип әйтә алмыйм.

***

Кырмыска кешедән көчлерәк дигән сүз дөрес түгел. Кеше дә бер урыннан икенче урынга үзенең авырлыгыннан 20 тапкырга күбрәк йөкне күчерә ала. Дөрес, кырмыскадан аермалы буларак, аңа берничә тапкыр барып килеп һәм бик каты итеп сүгенеп.

Тормышта булган кызык хәлләр

Эшкә килсәм, күрше өстәлдәге менеджер кыз еламсырап утыра. Ни булды, дим. Бер егет белән танышкан, тегесе моңа Эмиратка алып барам, машина сатып алам дип вәгъдә иткән икән дә, шул егеткә барып кунган. Иртән моның фотоларын актарган да, заводта гади генә инженер булып эшләвен ачыклаган. «Әлегә кадәр әнисе белән яши икән! Мин алып кайткан фатиры үзенеке түгел, чит илгә эшкә киткән туганыныкы булып чыкты. Ә миңа шул фатирда яшәячәкбез дигән иде!»

— М-да. Ә үзе начар кешеме соң?

— Аның нинди кеше булуы миңа нәрсәгә кирәк? Ул минем белән бушлай йоклады!

— Ә син акчага гына йоклый идеңмени? — дип сораганымны сизми дә калдым. Хәзер инде шул кыз инде ничәнче көн минем белән сөйләшми дә.

***

Ял итәргә Кырымга барабыз. Интернеттан фатир сайладык. Тәрәзәдән диңгез һәм шуңа агып төшкән елга күренеп тора, искиткеч матур. Интернеттан түләп куйдык, киттек. Килсәк — җимерелеп беткән йорт, сасы подъезд, шыгырдап торган идәннәр, караватлар… Коточкыч кысан, юынырга да урын юк. Үзебез гаепле — акча түләгәндә ис бармы дип сорамадык та бит, шундый шәп урын булгач, җиткән дип уйлаганбыз… Шулай утырабыз бүлмәдә, хатын әйтә — карале, тәрәзәдән бит диңгез күренми, ди. Карыйм — тәрәзәдән ишегалдындагы чүп савытлары гына күренә. Хуҗабикәне чакырдым, мәйтәм, сез алдадыгыз безне, фотода бит тәрәзәдән диңгез күренә иде, ә монда юк!

«Ник күренмәсен, әйдәгез әле», — дип хуҗабикә үзе белән чакырды. Икенче катка алып менде, бәдрәфкә кердек. Хуҗабикә бәдрәф тәрәзәсенә төртеп күрсәтә — «Әнә шул бәдрәф тәрәзәсеннән башыгызны тыгып, сулга карагыз әле! Интернетка элгән фотоны мин шуннан төшереп алдым!»

***

Әтинең дусты Яңа ел көнне эшләгән. Кайтырга чыккач, исенә төшә — моның бит чыршысы юк икән, ә балалар көтә! Юл уңаеннан урманга керә дә, бер чыршыны кисеп ала. Кайтып барганда патруль туктата. «Чыршыны урманнан кисеп алгансыз, штраф, фәлән-төгән». Бу әйтә — юк, үземнең дачада үсә иде, шуннан кисеп алдым. Тегеләр әйтә — юк, ышанмыйбыз. Ышанмасагыз, килеп карагыз, ди бу.

Милиционерлар: «Ярар, безнең менә чакыру бар, шуннан соң ук киләбез, шул урында булыгыз», — диләр дә паспортыннан адресын, исем фамилиясен язып алалар. Бу әтине ярдәмгә чакыра да урманга китә. Урманнан теге чыршының төбен казып ала да, дачага алып барып утырта. Тиз-тиз кирәк бит! Аннары, ышандырырлык булырга тиеш… Шәпләп утырталар. 31 декабрь бит бу! Алар кайтканда иртәнге дүрт була инде. Ә милиционерлар килеп тә карамый. Күрәсең, алар да ял итеп яткан. Яңа елны урманда чыршы төбен казыганын әти дусты белән әле дә искә ала, «җүләрләр, авыл сарыклары» дип үзләреннән көләләр.

***

Кешене куркытырга ярамый икәнен мин әти белән булган хәлдән соң аңладым. Әти миңа битлек алып кайтты — шундый куркыныч, яшел йөзле монстр. Мин ал дип сораган идем инде. Өстәвенә, елмаясың икән, бер күзе атылып чыга. Кисәк килеп чыксаң, кот алынырлык.

Мин уйныйм, әти кайтты. Битлек белән бер-беребезне куркытыштык, көлештек. Әти битлекне киде дә кухняга кереп китте. Мин артыннан чыктым… Әни чүкеч белән ит төеп ята иде. Әти керде дә тамак кырды… Әни борылып карады да… Нидер әйтергә дә өлгерми калдык — чүкеч белән башына сукты. Шундый итеп сукты — чүкечнең тимере чыгып очты. Артыннан ук чинап акырып та җибәрде, ә әти киселгән агач кебек кенә ауды. Аның артыннан ук әни дә ауды.

Ашыгыч ярдәм чакырдык, мие селкенгән әтине алып киттеләр. Әни ике атна буе ашарына илтеп йөрде. Башында чүкеч эзе әле дә калган. Шуннан бирле «битлек» дигән сүзне ишеткән саен икесенең дә коты алына.

Кешеләрне куркытмагыз! Курыккан вакытта кеше нишләгәнен үзе дә белми.