Рамил Габитов: «Любэ»ның «Комбат» җырына пародия: «Илфат, абзарны чистарт!» | intertat.tatar

Рамил Габитов: «Любэ»ның «Комбат» җырына пародия: «Илфат, абзарны чистарт!»

Инстаграмда җырларны үзенчәлекле итеп башкарып танылган блогер Рамил Габитов «Любэ» төркеменең җырын үзенчәлекле итеп башкарып, күп лайклар җыйган. Сез дә тыңлап карагыз әле.

«Илфат, ал сәнәк, ал сәнәк, Илфат,

Абзарны тирестән тизрәк син чистарт.

Көтә сине сыер, көтә сине ат -

Чистарт син абзарны, Илфат!


Илфат, ал сәнәк, ал сәнәк, Илфат,

Син әле көчле, син бит яшь, ә без бит карт,

Атларга бүген чиста абзар кирәк -

Чистарт син абзарны тизрәк», — дип җырлый Рамил Габитов.

Ошадымы?