Мәзәкләр: «Робин Гуд байлар малын ярлыларга өләшкән, салым инспекциясе — киресенчә» | intertat.tatar

Мәзәкләр: «Робин Гуд байлар малын ярлыларга өләшкән, салым инспекциясе — киресенчә»

Поликлиникада эшләгән бер табиб күзәтүе: «Кайбер авырулар шулкадәр озак авырый: сәламәтләр ул арада үлеп өлгерә».

Бер табиб турында «кешенең йөзенә карап ук чирлеме-юкмы икәнен белә» дигән сүз чыга. Башка табиблар моның серен ачыкларга тырышалар, бу әйтми. Пенсиягә китәр алдыннан гына серне чишә:

Бу бик гади! Кеше паспорттагы фотосына караганда ямьсезрәк икән, димәк — авыру.

 ***

Судта:

Сез ник аерылышырга булдыгыз?

Ирем миңа кабәхәт дип әйткәннән соң мин бергә яши алмаячагыбызны аңладым.

Бу кайчан булды?

Мин көнен төгәл хәтерлим. Мин 31 декабрь кич өйдән чыгып китеп, Раштуада кайтып кергәч булды бу хәл.

***

Ни өчен һаман да битлек киеп йөрергә кушалар соң?

Колаклар тырпаеп торсын өчен. Колак тырпайгач, анда ялганны күбрәк элеп була.

***

Кызым, синең ул егетеңнең әти-әнисе боланнар җигеп йөриме соң?

Әни, мин ул егетне тундрада түгел, Тиндерда таптым.

***

Хатыны — иренә:

Карале безнең яңа күршеләргә. Ире хатынын гел үбә, кочаклый, матур сүзләр әйтә, артыннан сыйпый… Син нигә шулай итмисең?

Галия, мин бит әле аның белән танышырга да өлгермәдем.

***

Балавыздан сыннар торган музей хезмәткәрләре кассирның вафат булганын ис килә башлагач кына аңладылар.

*** 

Йоклап китәр өчен мин үзем йоклаган хатын-кызларны саныйм.

Нигә сарыкларны санамыйсың?

Аның нәрсәсен саныйсың? Бер генә тапкыр, анысы да исерек баштан.

***

Мин акча дип борчылмыйм, акча мине борчымый, акча тынычландыра.

***

Ирләргә бер әйбер генә кирәк диләр. Чынлыкта алар әле көн саен ашый да.

***

Бер хатын сөйләгәннәрдән:

ЭКГны хатын-кыз табибта ясаткач кына лифчикны саласы да түгел икәнен аңладым.

***

Доктор! Сез инде ышанмассыз да! Әмма минем хатыным балага узды.

Ә нәрсәсе гаҗәп?

Ни бит… Минем хатыным — резин курчак.

Ә-ә… Алайса сез дөрес килмәгәнсез. Шиномонтажга барыгыз.

***

Укытучы балаларга түрәләр турында фикерләрен язарга куша. Аннары кычкырып укый башлыйлар:

Галия:

— Түрә булу - ул халыкка ярдәм итү дигән сүз!

— Бик әйбәт, Галия.

Гали чыга:

Түрә булу - ул халыкка ярдәм итү һәм начарларга җәза бирү дигән сүз!

Тагын да әйбәтрәк, Гали. Вәли ни язды икән?

Вәли чыга:

Түрә булу - ул күп акчаң булу һәм теләсә кайсы матур кыз белән йоклап йөрү мөмкинлеге дигән сүз!

Вәли, ни яздың монда! Икеле куям, утыр да яңадан яз!

Вәли яңадан язып китерә. Укытучы:

Әйдә, укы яңадан:

Түрә булу - ул халыкның хыялларын кисү һәм ялган фикерләреңне көчләп тагу мөмкинлеге дигән сүз.

***

Яшьләр Европадан үрнәк алып гаилә корган. Әмма боларның балалары юк икән. Тегеләй кыланып карыйлар — юк, болай тырышалар — юк. Берничек тә балалары булмагач, болар тирә-юньдә дан тоткан күрәзәче апага баралар.

Ни йомыш?

Болар читенсенәләр инде. Күрәзәче хатын әйтә:

Сез читенсенмәгез, мин күпне күргән, күпне ишеткән, ничек бар, шулай сөйләгез, мин сезне аңлармын.

Болар хәзер сөйли башлый ничек итеп секс белән шөгыльләнгәннәрен. Басып, ятып, утырып… — берсе дә калмады, ә балабыз юк.

Күрәзәче хатын тыңлап тора-тора да боларны, күзләре маңгаена менә:

Анаңны икән сез, егетләр! Ничә ел буе яшим, әмма сез сөйләгән кебек гыйбрәтне ишеткәнем юк иде әле!!!

***

Бер ир корпоративка киткән җиреннән тузан суырткыч белән кайтып керә. Хатыны:

Бүләк иттеләрмени?

Юк, беткәч, эштәге бер хатын кайтарып куй әле, диде. Кайтардым, ул исерек иде, керергә булыш, ди. Фатирына алып кердем. Ул чишенде дә: «Нәрсәм ошый, шуны ал!» — диде.

Син?

Тузан суырткычын алдым, кирәге чыгар.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Тугызынчы ай киткәндә, ирем миңа балага караган кебек карарга ияләнеп бетте. Аяк киемен дә кидерә, тырнакларны да кисә, бөтен нәрсәне алып та бирә… Төнлә кече йомышка кысталып, уянып киттем. Минем кыбырсыганга ирем дә уянды.

Нәрсә булды?

Бәдрәфкә барам…

Барма, кирәкми, ятып тор. Хәзер мин үзем.

Мин аңышканчы, торып бәдрәфкә китте, йомышын йомышлады, кереп ятты да йоклап та китте. Нәрсә булганын мин үзем дә аңламый калдым.