Мәзәкләр: 26 сентябрь чыгарылышы

Кеше маймылдан түгел, крокодилдан килеп чыкса, ел әйләнәсе пляжда тик ята алыр иде.

«Йокларга ятабыз» дигәннән соң балалар сусый, ачыга һәм кыстала башлый.

***

Судта.

— Сез ни өчен банкны бастыгыз?

— Ул мине беренче булып талый башлады!

***

— Ярата-яратмый, ярата-яратмый…

— Доктор, минем тешләремә тимәгез инде.

***

Кибеткә үзегезнең пакетыгыз белән бармыйсыз икән, димәк, сезне бай дип санап була.

***

Бер карчык янында өч кызы яшәгән. Ә үз фатирларын арендага биреп акча эшләгәннәр.

***

Һәр фатирда яшерен урын була. Ул урынга ачкычлар, оекбашның бер пары, телевизор пульты китеп үлә.

***

Йоклаган һәм ашаган өчен макталган алтын чакларым кая китте минем!

***

Файдалы киңәш: әгәр битлекне кияр алдыннан спиртка манчып алсагыз, коронавирус алай ук куркыныч булып түгел, киресенчә, рәхәт булып тоелыр.

***

Ата-аналар җыелышына килгән әниләр класс җитәкчесенең кабартылган иреннәрен күргәч, класс фондына җыелган акчаның кая тотылганын аңладылар.

***

Мулла һәм автобус йөртүче бер көнне үлә. Мулла җәһәннәмгә эләгә, йөртүче — җәннәткә. Муллага бу ошамый да тавыш чыгара.

— Мин гомерем буе кешеләрне дингә өндәдем, ә нигә аны җәннәткә?

— Син вәгазь укыганда бөтен кеше дә йоклап утырды, ә автобус йөртүче йоклаганда салондагы барлык пассажирлар да укып барды.

***

Сынамыш: әгәр карга койрыгы белән җилгә каршы очып бара икән, димәк, көчле җил исә.

***

— Әни, мин матурмы?

— Егетеңнән сора.

— Нинди егеттән?

— Менә шул-шул.

***

Бер ир батып үлмәкче була. Яр читенә килеп баса. Бер матур кыз кычкыра:

— Туктагыз, туктагыз!

— Юк, туктамыйм!

— Минем соңгы үтенечемне тыңлагыз!

— Юк!

— Зинһар өчен!

Батам дигән ир моңа борыла. Бу дөньяда кешенең соңгы сүзен тыңлыйм дип уйлый.

— Нәрсә иде?

Кыз моңа пакет суза:

— Идән астында күсе балалаган, үзегез белән алыгыз әле.

***

Американлының хатыны һәм сөяркәсе бар. Ул хатынын ярата.

Французның хатыны һәм сөяркәсе бар. Ул сөяркәсен ярата.

Яһүдинең хатыны һәм сөяркәсе бар. Ул әнисен ярата.

Урысның хатыны һәм сөяркәсе бар. Ул аракы ярата.

Татарның хатыны һәм сөяркәсе бар. Ул чәй ярата.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Минем дустым АКШта электрик булып эшли. Бервакыт аны психбольницага электрны ремонтларга чакыралар. Баш табиб әйтә: «Эшең беткәч, әйт, без сине илтеп куярбыз». Эше беткәч, бу бара баш табибка — тегенең янында кешеләр. Акчасы түләнгән, эше беткән, психушкада утырасы килми, бу үзе чыгып китә. Психбольница янындагы тукталышка бара да автобус көтә башлый.

Машина килеп туктый, санитарлар төшә. Моның ай-ваена карамастан, кулларын каерып машинага утырталар, палатага кертеп ябалар.

Бераздан баш табиб килә һәм аны азат итә. Психбольница янына бу тукталыш махсус ясап куелган икән — качкан авырулар, гадәттә, автобуска утырыр өчен шунда бара, ди. Ә аны видеокамерадан карап торалар, кем дә булса пәйда булса, психбольницага алып кайталар.

***

Мин иремә унитазны ремонтла дип әйттем. Юк, эшләми. Тыңлата алмагач, «муж на час”ка шалтыраттым.

Ул килеп киткәннән соң, ирем өйдәге бөтен нәрсәне бер әйтүгә үк ремонтлый башлады. «Муж на час» шәп егет булганга дип уйлыйсыздыр инде. Юк. Унитаз ремонтларга килүче - 18 яшьлек кыз бала иде. Килде, ун минут эчендә ремонтлады да китеп барды.

***

Эштәге бер кыз белән булган хәл. Бу эшкә килде, күз төбе кара янган. Ни булды дип сорыйм. Моның теше сызлаган икән, хирургка барган. Тешен алганнар, әмма катлаулы очрак булып чыккан, күз төбе кара янган. Шуны сөйләп кенә бетергән иде, икенче бүлмәдә утырган егет килеп керде. «Нәрсә булды?» — дип сорый. «Стоматологка бардым», — ди теге кыз. Егет аптыраган кыяфәт белән карап торды-торды да:

— Түләмим дип әйткән идеңмени? — ди.

***

Больницада булган хәл. Төн уртасында бер ирне китерәләр. Күп кан югалткан, ашыгыч операция кирәк. Бер хирургны операциягә әзерлиләр, йокымсырап утырган медсестрага кан тапшыру бүлегенә шалтыратырга кушалар. Бу шалтырата — беркем дә телефонын алмый. Тагын-тагын җыя, ниһаять, бер йокымсыраган тавыш җавап бирә:

— Нәрсә кирәк?

Мондый мөгамәләдән кыз кайнап чыга. Кан тапшыру бүлегенә ни өчен шалтыратсыннар инде?

— Операционная! 1,5 литр кан кирәк.

Теге ир җавап бирә:

— Мин йоклый идем инде, әмма кирәк булса, килә алам…

Шәфкать туташы, номерларны бутап, бер фатирга шалтыраткан булып чыга.

***

Малайларның нинди икәнен белмәгән кешеләр өчен аларның үз-үзен тотышлары гаҗәп тоела. Минем хатынымның да энесе дә, сеңлесе дә булмаган. Шуңа да улыбызның күп кенә гамәлләре аңа гаҗәп тоела.

Мин югында малай мәктәптән кайтканда бите кара көйгән булган. Хатынның коты алынган:

— Ни булды?

— Әй, сугыштык әле менә бер малай белән.

— Ничек?! Кем белән?

— Бергә утырган малай белән.

Аннары ун минут буе малай үзенең ничек сугышканын сөйли. Хатын коты алынып тыңлап тора, корвалол салып эчә… Аннары нишләргә дип уйлый башлый, малайдан сорый:

— Сез аннары ничек аерылыштыгыз? Тагын сугышасызмы аннары?

— Нәрсәгә инде, әни? Без бит дус, талашмадык та.

***

Күрше хатын гинекологка киткән. Табиб моның кәгазьләрен тутыра да сорый икән:

— Сезнең кайсы ай әле?

Кайсы айда балага уздыгыз дип соравы. Бөтен уе бала турында булган хатынның фикерләре чуалган чак булган ахры:

— Бездә әле март, ә сездә кайсы ай? — дип гаҗәпләнеп сораган.