Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 25 сентябрь чыгарылышы

Миллионерлар иртәнге алтыда торып эшли дип әйтәләр. Иртән троллейбуска утырган саен гаҗәпләнәм — бу әбиләрнең барысы да миллионер микән?

news_top_970_100
Мәзәкләр: 25 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Инглиз, француз һәм рус кешесенә бирем әйтәләр — мәчегә горчица ашатырга кирәк. Инглиз мәченең авызын каерып ачып, горчица каптыра. Комиссия тавыш чыгара:

— Бу көчләү!

Француз горчицага бик күп башка ризыклар кушып бирә. Комиссия тавыш чыгара:

— Бу алдау!

Рус кешесе горчицаны мәченең артына сылап куя. Мәче, мияулый-мияулый артын ялый башлый. Рус кешесе:

— Менә күрәсезме — үз теләге белән, әле өстәвенә җырлый-җырлый ашый!

***

Вәли порнофильмга кастингка килә.

Режиссер аны чишендерә, шәрә кызлар янына кертеп җибәрә. Карый — Вәли берни дә булдыра алмый. Тегеләй маташып карый кызлар, болай маташып карый — Вәлидән бернинди рәт юк. Режиссер, аптырап:

— Сез нишләп порнофильмга килдегез соң? Сезнеке бит барып чыкмый!

— Мин сезнең фильмга тискәре геройлар да кирәктер дип уйлаган идем.

***

— Әти, син малай булын теләгән идеңме, кыз булуынмы?

— Гомумән алганда, мин күңелле итеп вакыт кына уздырмакчы идем.

***

Бер ирнең өч баласы булган. Бу хакта ул Андрей Малахов тапшыруына килгәч белгән. Кризис дип әйткән булалар.

***

Берни эшләмичә, карак түрәләрне утыртып, талаганнарын конфискацияләсәк тә әле без бик яхшы бер ун ел яши алабыз.

***

Кыз туган көнен «Золушка» стилендә уздырырга теләгәч, без каршы килмәдек. Аны өйне җыештырырга калдырдык та, үзебез кафега киттек.

***

Бер егет театрда бер кызга карап тора. Ошата бу моны, аннары, кыюланып янына барып сүз ката. Кыз кычкырып җибәрә:

— Мин синең белән йокларга җыенмыйм! Мин андый кыз түгел!

Егетнең күзе маңгаена менә, кып-кызыл булып китеп бара. Бераздан кыз аның янына килә. Аңлата: «Мин психолог булырга укыйм, безгә шундый бирем булды — кешеләрнең төрле ситуациядә үз-үзләрен тотышлары ничек үзгәрүен өйрәнергә кирәк иде. Мин сезгә шуңа күрә шулай дип әйттем, гафу итегез. Ә гомумән, мин танышырга каршы түгел». Егет кисәк акырып җибәрә:

— Сәгате 300 сум? Миңа фахишәләр кирәкми, бар аттыр моннан!

***

Банкирның улы сорау бирә:

— Әти, менә син кешедән акча аласың, аны кире бирәсең. Ә сиңа нинди файдасы бар соң?

Банкир суыткычтан май ала да улына бирә, аннары кире ала.

— Менә мин сиңа май бирдем, шул ук майны кире алдым. Ә кулларың майлы булып калды…

Тормышта булган кызык хәлләр

Тарих укытучысы сөйли. «Хәзерге балалар тарихтан берни белми. Цезарь турында язарга кушкан идем, ярты класс салат рецептын язып килгән!»

***

Без пионер лагеренда эшләгәндә балалар өчен төрле кызыклы квестлар уйлап таба идек. Көндезге 11дә «полдник» бирәләр. Без, вожатыйлар, шундый уен уйлап таптык — имеш, полдникны кемдер урлаган (бер вожатый, рюкзагына салып, лагерь территориясендә качты). Ә балаларга карта һәм биремнәр бирдек — алар картадагы биремнәрне чишеп, рюкзаклы вожатыйны табарга һәм полдникны алырга тиеш.

Балалар, картаны тотып, йөгерешеп китте. Бераздан агачлар арасыннан чыр-чу иткән тавыш ишетелә. Без шунда йөгереп барсак… Бер төркем туристлар бик ачы тавышлар белән сүгенә. Болар лагерь яныннан узып бара икән, агачлар арасыннан безнең балалар чыгып, бик нахал рәвештә рюкзакларына ябыша һәм андагы консервларны, сокларны, бутербродларны алып йөгерә башлаган.

***

Видеорегистратор турында. Минем танышым авариягә эләкте. Бәхәсле очрак, әмма ул хаклы. Бу үзенең хаклы булуын исбатлау өчен видеорегистратор язмасын ЮХИДИга җибәрде.

Нәтиҗә шул — бу эш буенча аны акладылар. Ә ЮХИДИ инспекторы моның берничә айлык язмаларын карап чыккан да һәр закон бозу очрагы (автобус полосасына чыгу, светофорга туктамау, җәяүлеләрне үткәрмәү) кырык мең сумлык штраф язган.

***

Урамга коляска белән чыктым. Ишегалдында яшьләр утыра, тавышланып нәрсәдер сөйләшәләр. Ярар, сөйләшсеннәр, яшьләр тавышлы була… Мин йортны әйләнеп чыктым, кабат ишегалдына килеп керәм. Ә теге яшьләр миңа өрәккә караган кебек карап тора. Аннары бөтенесе бергә шаркылдап көлә башладылар. Миңа кыен булып китте, нигә алар яшь әнидән көләләр? Яннарына бардым да сорыйм, нигә миннән көләсез дим.

Егетләрнең берсе өйләнгән икән. Әтиләре бүләк ясаган — машина алырга акча биргән. Егет иптәшләреннән нинди машина алырга дип сораган — өр-яңа безнең ил машинасынмы, әллә тотылган чит ил машинасынмы. Егетләрнең бер өлеше яңаны дип әйткән, бер өлеше — тотылганны дип. Болар уртак фикергә килә алмагач, шундый карарга килгән — ишегалдына беренче булып нәрсә килеп керә, шуны алалар. Ә анда коляска белән мин килеп кергәнмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100