Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Безнең әти-әниләр акыллы булган - Википедиясез дә мәктәпне тәмамлаганнар»

Илле ел элек телевидениедәге 3 каналдан хәзерге 100 каналга караганда күпкә кызыграк әйберләр күрсәткәннәр икән.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Безнең әти-әниләр акыллы булган - Википедиясез дә мәктәпне тәмамлаганнар»
"Чаян" журналы

Яңа айфонга чиратны күргәч, уйлап куйдым — бер яшьлектә, бер картлыкта. Мин яшь чакта әниләр телефонга чиратны ун ел көткән иде.

***

Интернеттагы мошенниклардан сак булыгыз! Минем күрше хатынына алтын алка белән «Шанель» хушбуена заказ биргән булган, ике спиннинг китергәннәр.

***

Ир-ат белән хатын-кызның аермасы.

Хатын-кыз ир-атның өенә куна барыр алдыннан театрларга, кафеларга барасы килә. Аннан соң гына ул ир-атның өенә куна барырга кирәкме-юкмы икәнлеген әйтә ала.

Ир-ат хатын-кызны театрларга, кафеларга алып барыр алдыннан өенә кунарга алып кайтырга тели. Аннан соң гына ул хатын-кызны театрларга, кафеларга алып барырга кирәкме-юкмы икәнен әйтә ала.

***

Ир кеше «кабатланмас секс» тәкъдим итә икән, сак булыгыз, икенең берсе:

Яки ул икенче тапкыр булдыра алмаячак;

Яки беренче тапкырдан соң хатын-кыз аның ягына борылып та карамаячак.

***

Нәрсәне дә булса эшләүнең өч ысулы бар:

1.      Үзең эшлисең.

2.      Кеше яллыйсың.

3.      Балаларыңа бу әйберне эшләмәскә кушасың.

***

Маймыл — матур хайван, кеше белән охшаш булган өчен генә без аны яратмыйбыз. (Сократ).

***

Хатын-кыз «кияргә әйбер юк» ди икән, димәк, аның яңа киемнәре беткән.

Ир кеше «кияргә әйбер юк» ди икән, димәк, өйдә чиста кием беткән.

***

«Тормыш — шахмат. Уеннан соң корольләр дә, пешкалар да бер тартмага кереп ята». (Сервантес)

***

Бер ир автобуста бара. Моңа телефоннан шалтыраталар. Бу телефонны ала да:

Анаңны себерим! Вәт б…т!!!

Автобуста утырган бер ханым моны ачулана башлый:

Сезгә ничек оят түгел! Монда балалар утырып бара. Ә сез сүгенәсез!

Ир:

Гафу итегез, минем хатын өч бала тапкан!

Теге хатын:

Анаңны себерим!

Ир:

Өчесе дә негр!

Бөтен автобус:

Вәт б…т!!!

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Бер уку йортында бик бәйләнчек укытучы булган. Моның фәне радиоэлектроника икән. Бу яхшы укый торган студентларны да төшереп калдыра торган булган. Әйбәт җавап бирә студент, бу сорый:

Бу бүлмәдә ничә лампочка бар?

Студент тиз генә саный:

Алты!

Укытучы кесәсеннән лампочка тартып чыгара:

Дөрес түгел. Җиде!

Бу сүз студентлар арасында тарала. Берничә көннән соң студент кабат имтихан бирергә килә. Әйбәт җавап бирә студент. Бу шул ук сорауны кабатлый:

Бу бүлмәдә ничә лампочка?

Җиде! — ди студент.

Укытучы рәхәтләнеп елмая:

Юк шул! Мин бүген лампочка алмадым.

Аның каравы мин алдым! — ди студент һәм кесәсеннән лампочка тартып чыгара.

Вампир укытучыдан барысы да көлә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100