«Күрдем дә селәгәйләрем агып төште» — бер әби Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булган | intertat.tatar

«Күрдем дә селәгәйләрем агып төште» — бер әби Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булган

Ут кебек әбине видеога оныгы төшергән. Ул анда Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булуы турында сөйли. «Миңа карамый инде ул», — дип тә борчыла.

Ришат Төхвәтуллин сторисларына көлкеле видео куйган. Бер әбинең җырчыга карата мәхәббәте турында сөйләгәнен оныгы төшереп торган.

«И, хыялый булдым бит. Селәгәйләрем агып төште ич», — ди ул.

«Гашыйк булдыңмыни, әби?» — ди оныгы.

«Булсам-булмасам, миңа карамый ич инде ул. К. сөртергә дә алмый ул мине», — дип борчылган әби.