Мәзәкләр: 22 сентябрь чыгарылышы

Төн. Больница. Ак киемле, куркыныч карчык кыяфәтендә Әҗәл коридорга чыга. Төнлә дежурда булган табиб моны күреп ала да кычкыра: «Вәлигә тиясе түгел, ул әле дәваланып бетмәде».

— Лампочканы алыштыру өчен университет тәмамлаган ничә белгеч кирәк?

— Өч. Берсе әтисенә шалтырата, берсе кофе алып килә, берсе алыштыра.

***

— Вәли, син нигә хирург булырга укыдың?

— Проктолог була алмыйм — мин артык шаян, ә гинеколог була алмыйм — мин еш гашыйк булучан.

***

Гинекологка чират.

Бер хатын килә:

— Миңа сорарга гына!

Калганнар аңа каршы төшә:

— Ә безгә күрсәтергә генә!

***

— Әни, миңа яхшы билге өчен акча бирегез әле.

— Юк!

— Ә менә Вәлигә «бишле» алган саен мең сум бирәләр, «дүртле» алса — 500, ә «өчле» алса — Вәли 500 сум түли, «икеле» алса — 1000.

— Күпме акча эшләгән инде Вәлиегез?

— Автомойкада эшләп, әтисенә бурычын кайтара.

***

Кеше эштән ял итә алсын өчен аның гаиләсе яхшы булырга тиеш. Эшкә яратып йөрсен өчен хатынының әнисе дә әйбәт булырга һәм айга бер булса да кунакка килеп китәргә тиеш.

*** 

— Әни, нигә бүре Кызыл Калфакны түгел, аның әбисен ашаган?

— Белмим шул, балам, бәлки ул сухофруктлар яраткандыр. Йокла.

*** 

Ике хезмәткәр сөйләшә:

— Безнең эштә ярты коллективны куалар икән, ишеттеңме?

— Әйе, борчылма, безгә кагылмый ул — директор хатыны белән аерылыша, шуңа күрә туганнарын эштән куа.

*** 

Сезнең зиһен дәрәҗәгезне күрсәтә торган тест.

Телсез кеше теш чистарткыч сатып алырга теләсә, ничек аңлата? Дөрес, авызын ача да тешен чистартып күрсәтә.

Хәзер сезгә бирем — сукыр кара күзлек алырга теләсә, ничек аңлата?

Җавапны караганчы башта уйлагыз.

Җавапны белдегезме?

Дөрес җавап: сукыр «Миңа кара күзлек кирәк» дип әйтә.

***

Мин шуны аңламыйм — нигә Сталин вакытында ракеталарны ракета ясаучы Королев ясады икән? Хәзерге замандагы кебек журналистка да тапшырып була иде бит. Нигә атом проектларын физик Курчатовка биргәннәр, блогерга түгел? Ә нигә оборона министры итеп хәрбине куйганнар? Төзүчене дә куеп була иде бит.

***

Элек галимнәр кеше ярлырак булган саен телевизорны күбрәк карый дип уйлый иде. Хәзер инде ачыкланды — кеше телевизорны күбрәк караган саен хәерчерәк була икән.

***

Инстаграм ярдәмендә ничек акча эшләргә?

Инстаграмны ябабыз.

Акча эшләргә китәбез.

***

Ир белән хатын 35 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә.

Ир:

— Хәзерлисеңме безнең иске фатирны? Иске диван, аклы-каралы телевизор, тишек раковина, ватык кран… Ертык матрас…

— Әйе, хәтерлим, коточкыч иде.

— Фатиры коточкыч булса да, ул вакытта мин 21 яшьлек кыз белән йоклый идем. Хәзер фатир әйбәт, мин генә 56 яшьлек хатын белән йоклыйм.

— Теләсәң, 21 яшьлек кызны таба аласың, ә мин үз чиратымда сине иске фатир, иске диван, аклы-каралы телевизор, тишек раковина, ватык кран, ертык матраслы итә алам.

*** 

Самолет егылып төшә. Пилот стюардессаны чакыра: «Без мәтәлеп төшәбез, пассажирларга берәр җылы сүз әйт әле!» Стюардесса пассажирларга мөрәҗәгать итә:

— Хөрмәтле пассажирлар, хәзер паспортларыгызны алыгыз һәм исем язылган битен ертып алып, артыгызга тыгып куегыз.

— Нигә?

— Хәзер безнең самолет мәтәлеп төшә, аннары кемнең кем икәнен ачыклавы беләсезме ничек кыен булачак?

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Тулай торакта булган хәл. Егетләр кызлар белән таныша, аларны үзләренә кунакка чакыралар. Ә вахтер хатын беркемне дә кертми. Нишләргә? Болар кызларны балконнан тартып менгерергә дигән карарга килә. Яшь чаклары, бернидән курыкмыйлар, юрган тышларыннан бау ясыйлар да тәрәзәдән аталар. Беренче кызны тартып алалар, икенчесен… Өченчесе юан кыз булып чыга, тарталар-тарталар, көчләре җитми, һавада эленеп кала кыз. Куркыныч… Төшеп китсәң, берәр җиреңне сындырасың, үлүең дә бар… Ә егетләрнең хәлләре беткән.

Бина «П» формасында, каршы як блокта яшәүче егетләр дә бу хәлне карап тора икән. Шунда бу кызны тартып маташкан егетләргә кычкыралар. «Нигә бу кызны менгерәсез, ул бит барыбер сезгә бирми, ыргытыгыз кире!» Шулай диюгә, егетләр бауны бушатып ала, кыз чак кына төшеп китми кала. Коты алынган кыз, үзе дә сизмәстән, каты итеп кычкырып җибәрә: «Бирәм, бирәм, бөтенегезгә дә бирәм!» Шул сүз генә кирәк булгандай, егетләр дә соңгы көч белән кызны тартып менгерә: каршы як блок гөр килеп кул чаба.

***

90нчы еллар, кешеләрне урамда чишендерә торган замана. Мәскәү РУВДсында эшләгән дознователь кайтып барганда аны өч егет туктата. Бу гражданский киемнән, киемнәренә кызыкканнар. Милиционер сүз әйтергә дә өлгерми, бугазына пычак териләр. Гомер кадерле, бу тунын салып бирә, бүреген, шарфын, аяк киемен. Аннары тегеләрнең берсе әйтә — ярар, көн суык, костюмын, чалбарын салдырмыйбыз, бар кит, диләр. Тегеләр читкә китүгә бу пистолетын ала, һавага ата, пычакларын ала һәм барысына да РУВДга барырга боерык бирә. Өч бандит янында киенеп маташуның азагы начар тәмамлануы мөмкин булганга, киенеп маташмый, шул килеш китәләр.

Урамдагы кешеләр шаккатып карап тора — киемнәр тоткан өч егет, артларыннан костюмнан һәм оекбаштан гына пистолетлы кеше. Тегеләр әкрен атлый башласалар, бу һавага ата. Болар шул рәвешчә РУВДга килеп җитәләр.

Бандитларның берсе, костюмны калдырыйк дигәне барысыннан да күбрәк дәгъва белдерә: «Менә ышан син кешеләргә! Без аны кызгандык, киемен калдырдык, исән калдырдык, ә ул нишли. Икенче юлы акыллырак булырга кирәк!»

«Бер фикергә ике караш» (Чаян журналыннан)

РАШАТ НИЗАМИ: Алмаз дускай, әйдә, бу юлы тоташтан сәясәткә кереп батыйк әле!

Алмаз ХӘМЗИН: Безнең Россия болай да тоташ баткан инде ул — сәяси, икътисадый, рухи һ. б…


РАШАТ НИЗАМИ: Трамп, Россия ДРСМД договорын боза, ди. Путин исә, безнең бозганыбыз юк дип, аяк терәп тартыша. Кайсына ышанырга?

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Путинга ышан!.. Яшисең килсә…

 

РАШАТ НИЗАМИ: Россиядә, Париждагы шикелле, демонстрацияләр «исе» чыга башлады. Бу нәрсәне аңлата?

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Бездә «ис”не бик тиз тарата торган «прием”нар бар.

 

РАШАТ НИЗАМИ: НАТО һәм Россия, биниһая сигезаяк сыман, җир шарындагы байтак илләрне үз кочагына аударды. Хәзер алар икесе дә үз-үзләреннән курка шикелле…

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Алары — алар… АКШ бар бит әле — бөтен дөньяны болгатучы.

 

РАШАТ НИЗАМИ: Сайлаулар якыная. Әйтик, өч башлы аждаһа сайлауга килде, ди. Нәрсә, аңа өч бюллетень тоттырыргамы?..

АЛМАЗ ХӘМЗИН: «Баш”лар саны кирәкми анда, «куллар» саны кирәк, ә алар күптәннән «за» дип куелган.

 

РАШАТ НИЗАМИ: «Бер ваучерга өч „Волга“ алып булачак», — дигән иде заманында Чубайс. Бу — беркатлылык идеме, әллә күзгә төтен җибәрүме?

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Бу — Россиядә гомергә шулай булачак, дигән сүз.

 

РАШАТ НИЗАМИ: Егерме елдан артык илгә хезмәт иткән Путин бу эшеннән китеп барса, син аңа нинди пост тәкъдим итәр идең? Эшләрлеге, дәрманы бар бит.

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Безне яратып, хөрмәт иткәне өчен, үзебезнеке хәтле пенсия бирер идем.

 

РАШАТ НИЗАМИ: Безнең илдә демократия тәти бер уенчыкка әйләнеп бара. Ә сүзлекләрдә алай диелмәгән бит.

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Бездә сүзлеккә түгел, Конституциягә дә күз төшерүче юк.

 

РАШАТ НИЗАМИ: Россиядә яңа җанисәп үткәрер вакыт җитеп килә. Тагын татар белән башкортны болгата башларлар микән?

АЛМАЗ ХӘМЗИН: Хәзерге заман җанисәпләрендә гомер буе бергә яшәгән татар җанкисәгеңне дә башка милләт кешесе итеп язып куярга мөмкиннәр.