Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус турында мәзәкләр

Коронавирус турындагы мәгълүмат шактый туйдырды ахры халыкны. Әмма без кабат коронавирус турында язарга булдык. Бу юлы - коронавирус турында мәзәкләр. Куркыныч авыру турында шаяртасыз дип гаепләмәссез дип ышанабыз, хөрмәтле укучыларыбыз, чөнки иң авыр чакларда да кешене күтәренке күңел һәм шаярту саклап кала.

news_top_970_100
Коронавирус турында мәзәкләр
«Чаян» журналы карикатурасы

Ватсапта таралган мәзәк:

Туганнардан сораган идем. Табиб булып эшлиләр. 3-4-5 рюмка аракы эчеп куярга кирәк икән коронавирустан һәр көн кич белән. Эчмәгән кешеләр кызганыч…

 

— Биржада нинди кыйммәтле кәгазьләр алырга икән?

— Чаллы комбинатының бәдрәф кәгазьләрен!

 

Инстаграмда каян шулкадәр күп вирусологлар килеп чыкты соң? Әйбәт кенә сәясәтчеләр иде бит.

 

Коронавирусның үлемгә китергән беренче очрагы ачыкланды. Вәлинең өстенә карабодай, тоз, тушенка капчыклары куелган киштә төшкән.

 

— Синдә коронавирусмы?

— Әйе.

— Кытайда йоктырдыңмыни?

— Алай кимсетмә инде, минеке Италиядән!

 

Россия чикләрен үткәндә коронавирус гадәти гриппка әйләнә.

 

— Габделхәй, нигә битлексез йөрисең? Коронавирустан курыкмыйсыңмыни?

— Әлфия, миңа инде 75 яшь. Миндә гипертония, простатит, псориаз, бөердә таш, тахикардия, аллергия. Коронавирус та өстәлсә, аңа әле чиратка басарга туры киләчәк, кайчан аңа чират килеп җитәчәген кем белгән.

 

Коронавирус аркасында өйдә утырсак, безнең илдә демографик кризис калмаячак — тугыз айдан шулкадәр балалар туачак…

 

Яшьләр Covid-19 белән авырмаска киңәш итә, чөнки якын арада Covid-20 версиясе чыгарга мөмкин.

 

Ирләр, әллә коронавирус чәчәкләр һәм айфоннар аша тарала дигән ялган хәбәр таратырга инде? Аласы булмас иде…

 

Самолетта:

— Хөрмәтле пассажирлар! Сезнең белән пилот Гали Вәлиев сөйләшә. Коронавирус аркасында мин бүген өйдән эшлим.

 

Байлар коронавирус аркасында көненә $139 млрд югалта. Бер процентын гына коронавируска каршы куллансалар, берни булмас иде.

 

Хатынның Италиягә барасы килми.

Кыз Алиэкспресстан Кытай товарларын алмый.

Ә сөяркә бүләк итеп битлек табып бирергә кушты.

Коронавируска рәхмәт!

 

— Гали, ишеттеңме, Вәли үлгән.

— Коронавирустанмы?

— Юк, грипптан.

— Әй, алайса куркыныч түгел.

 

Шаурманың тәме үзгәрде, диләр. Шаурма әзерләгән кешеләр кул юа башлады, шул гына.

 

— Гали, нигә коронавирус белән балалар авырмый икән, белмисеңме?

— Алар безнең кебек интернеттан көн-төн яңалык укып утырмый.

 

— Нигә Россиядә коронавирус белән авыручылар аз икән?

— Россия почтасы әкрен эшли.

 

Коронавирус — токмач кебек — кытайлар уйлап чыгарган, итальяннар тарата.

 

Коронавирус танышу чарасы:

— Чибәркәй, әйдә карантинны бергә үткәрәбез?

— Авыру, сез аңларга тиеш — коронавирустан иң яхшы дәва ысулы — ак халатлы табиб белән йоклау.

— Сез чыннан да терапевтмы соң?

 

Коронавирус вакытында спирт кулланырга дигәч, Гали бик нык шатланган иде. Әмма спиртны эчәргә түгел, аның белән кул сөртергә кирәклеген белгәч, бик нык кайгырды.

Коронавирус аркасында «Пятерочка» өченче кассирны да эшкә чыгарырга мәҗбүр булды.

 

Коронавирус аркасында Конституциягә тавыш бирүне СМС аркылы уздырырга мөмкиннәр. Әмма бу очракта Алсуның кызы җиңеп чыгарга мөмкин…

 

— Гали, безгә дә коронавирус килеп җитәр микән?

— Юл да юк авылга, нинди коронавирус килсен монда?

 

Ярканат күрдем әле бүген. Аны ашап коронавирус йоктырган кеше чир эләктергәнче үк чирле булгандыр дип уйлыйм.

 

Коронавирус озакламый үзе бетәр дип уйлыйм. Кытайда ясалган әйбер озакка чыдамас.

Вирус Италиядән килде, әмма барыбер анысы да Кытайда ясалган!

 

Балачагында мантуга су тидергән кеше коронавирустан курыкмый.

 

Үзгәртеп коруны кичердем, 90 елларда яшәдем, деноминацияне күрдем, акча янды, дефолт булды, 2000 елда дөнья бетте, кош гриппы булды, дуңгыз гриппы булды, 2008 елгы кризис булды, корылык булды… Сез мине коронавирус белән куркытмакчы буласызмы?

 

 

Сабыр булыйк, кардәшләр

 

Йөгерәләр, чабышалар,

Татары, кытай, урыс.

Илгә килде афәт диләр,

Ис (е)ме коронавирус.

 

Ә мин торам тыныч кына,

Юк чапмыйм кибетләргә.

Шампунь, сабыннарда җыймыйм,

Юк исәбем бетләргә.

 

Базлар тулы бәрәңгебез,

Суыткычта итебез.

Раббым язганны күрербез,

Бер дә китми исебез.

 

Бүген 200 үлгән ди,

Коронавирус чиреннән.

Рактан үлүчеләр саны,

Уза 4 мең чигеннән.

 

Көндә йөрәк чирләреннән,

Үлә меңләгән кеше.

Коронавирустан курка,

Башка чирдә юк эше.

 

Кайгырмагыз ИншаАллаһ,

Безнең якка килми ул.

Безнең халык бит ул чиста,

Татарларга тими ул.

 

Курку хисенә бирелеп,

Төшермиек күңелләрне.

Аллаһымнан ярдәм сорыйк,

Укып без белгәннәрне.

 

Бик күп булыр мондый чакта,

Ыгы-зыгы, әрләшләр.

Мин Сездән ялварып сорыйм:

«Сабыр булыйк кардәшләр».

 

Ф.Мөхәммәтҗан –Тегермәнле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100