Гамил Әсхәдулладан заманча мәзәк | intertat.tatar

Гамил Әсхәдулладан заманча мәзәк

Юмор остасы бүгенге көнгә туры килеп торган мәзәк тәкъдим итә.

«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла бик актуаль мәзәк сөйләгән.

«Хәзерге заман мәзәге. Ике күрше сөйләшәләр икән.

Күрше, малаегыз өйләнгән дип ишеттем. Киленегез әйбәтме соң?

И, күрше, шулхәтле әйбәт — «вакцинированный» гаиләдән», — дип әйтә ди.

Заманча мәзәкне Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева инстаграмга урнаштырган.