Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 15 август чыгарылышы

Пенсия реформасының нәтиҗәсе булмады. Илдә һаман да әле бик күп пенсионерлар кала бирә.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 15 август чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Җырчы Максим олыгайгач, аңа ничек мөрәҗәгать итәргә Максим Николаевич дипме?

***

Иң кыргый капитализмны элекке коммунистлар төзи ала икән. Алар халыкны куркытып сөйләгән капитализмны үрнәк итеп кенә алдылар.

***

Ике аучы сөйләшә:

Нәрсә аттың?

Керпеләр.

Ә нәрсәгә? 

Хатынга тун якасына булыр дип уйладым.

***

Ник башыңда җилләр уйный?

Тараканнарны җилләтәм.

***

Сексопатолог дәваланырга килгән ханымга:

Ә сез мәхәббәт белән ни рәвешле шөгыльләнәсез?

Тиз-тиз, доктор. Тиз-тиз генә дәвалагыз, зинһар, коридорда мине Вәли көтеп тора.

***

Минем хатынның хәтере начар.

Онытамы?

Юк, бөтенесен дә хәтерли.

***

Ике үрдәк йөзеп бара.

Берсе:

Бак-бак!

Икенчесе:

Кабәхәт! Телемнән тартып алдың! Мин дә шуны ук әйтмәкче идем.

***

Бер ир вокзалга килә:

Миңа Себергә плацкарт билет кирәк иде. Бәдрәф янында, кырый урын.

Нигә шунда?

Әбине кунакка җибәрәм.

***

Бер ир кибеткә килә һәм сатучы ханымга:

Сездә трусик бармы?

Юк.

Ә сатуда?

***

Хатын – иренә:

Син минем чәчне буятканны да күрмәдең.

Күрдем мин! Әйтмәдем генә. Матур булган.

Ә мин буятмадым.

***

Бандит урамда эшчене туктата.

Акчаңны чыгар!

Нинди акча? Эш юк, зарплата да юк.

Курткаңны сал!

Ә сиңа кирәкме ул? Кирәксә, ал. Менә кара, җиңе ертык, кыршылып беткән.

Алайса, чалбарыңны сал!

Соңгы чалбарым иде инде ул.

Бандит эшченең аркасына асылына.

Алайса, урам чатына кадәр булса да күтәреп бар, талаганым әрәм китмәсен.

***

Официант:

Сез нинди заказ бирәсез?

Менә күрше өстәлдәге ирнеке кебек үк ризык кирәк.

Яхшы. Алайса, болай итәбез. Мин, берәр хәйлә табып, ул ирне чакырам. Ә сез инде аның тәлинкәсеннән үзегезнекенә аударыгыз.

***

Доктор янында.

Мин сезгә хәзер дару язып бирәм. Сез аны көнгә биш тапкыр, ашаганнан соң эчегез.

Доктор, ә миңа аның кадәр ризыкны каян табарга?

***

Хуҗабикә кунакларны сыйлый:

Ашагыз, ашагыз, оялмагыз.

Кечкенә кызы:

Әни, син дөрес әйтмисең. Безнең балалар бакчасындагы пешекче кебек әйт: “Теләгән әйберне өегездә ашарсыз, ә монда нәрсә бирәләр, шуны ашыйсы”.

***

Иркәм, син бит кинога барачакмын дип вәгъдә иткән идең.

Иркәң вәгъдә иткәнне гел эшли. Мин кинога бардым.

***

Сез кешенең кайчан үләчәген төгәл әйтә аласызмы? 

Әйе.

Күпме тора? 

1 миллион. 

Нигә шулай кыйбат? 

Кеше үтерүче яллау арзан дип уйлаган идегезме әллә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100