Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 13 август чыгарылышы

Ни өчен урамда бала күгәрченнәр юк? Чөнки алар олигархлар кебек — балаларын чит илләрдә үстерәләр, ә ашарга һәм кәкәй итәргә безнең илгә кайталар.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 13 август чыгарылышы
Юрий Кухаренко карикатурасы. "Чаян" журналыннан

Кыз — егеткә:

Вәли, син шундый гайрәтле икән! Без әле икенче атна гына очрашабыз, ә минем инде өч айлык көмәнем бар.

 

Егет белән кыз өйләнешә. Ир, күкрәген киереп, хатынына гайрәтен күрсәтә:

Һәр атна чәршәмбе мин дуслар белән футбол уйныйм. Кар яуса да, яңгыр яуса да, футбол уйныйм. Аңладыңмы?

Аңладым, — ди хатыны.

Һәр шимбәдә мин дуслар белән барда утырам. Бу — традиция. Һәр атна саен очрашабыз. Аңладыңмы?

Аңладым, — ди хатыны.

Һәр якшәмбе мин балыкка барам. Кышын да барам, җәен дә барам. Аңладыңмы?

Аңладым.

Каршы түгелме?

Юк.

Әйтер сүзең бармы?

Бер генә. Һәр көн кичке тугызда мин секс белән шөгыльләнәм. Ирем өйдәме, юкмы, миңа барыбер. Һәр көн кичке тугызда — секс.

 

Әбисе киявенең үзәгенә үтә.

Мин гомерем буе татар теле укыттым. Тукайны яттан беләм. Мине Казанда, Тукай белән янәшә җирләсеннәр!

Кияү түзә, түзә, әбисе игәүли, игәүли, булдыксызлыкта гаепли…

Теләсәң нишлә, теләсәң кем белән сөйләш, әмма Тукай янымда булсын!

Бер көнне кияү бик ашыгып кайта:

Әби, син теләсә нәрсә әйт, мин Тукай янындагы урын буенча килештем. Теләсәң нишлә, теләсәң кем белән сөйләш, әмма җирләү бүген булырга тиеш!

***

Улы әтисеннән сорый:

Әти, елан ничек сөйләшә ул?

Ир — әбисе белән хатынына:

Нәрсә дәшмисез? Малай кызыксына!

***

Табиб — авыруга:

Сез операциягә риза булырга тиеш дип уйлыйм.

Ул операцияне ясатканчы, егылып үлүең артык!

Берсе икенчесенә һич кенә дә комачауламый.

 ***

Табиб — авыруга:

Сез курыкмагыз, бу минем уналтынчы операция. Кайчан да булса нормаль килеп чыгарга тиештер бит инде.

 ***

ЮХИДИ инспекторы автомобильне туктата.

Документлар?

Йөртүче күрсәтә. Тәртип.

Аптечкаң кайда?

Йөртүче күрсәтә.

Ут сүндергеч? ОСАГО?

Барысы да тәртиптә. ЮХИДИ инспекторы аптырап басып тора-тора да:

Ярар инде, бар, кит, бөтенләй үк намусың юк икән, оятсыз!

 ***

Поликлиникада. Бер ир банкалар тотып керә.

Мин бәвел алып килдем.

Анализгамы?

Юк, дегустациягә!

 ***

Яхшы стоматологны ничек табарга соң?

Тәҗрибә юлы белән. Әмма һәркемнең дә 32 генә шансы бар.

 ***

Безнең халык инде утыз ел буе депутатларның намуслары уянганны көтә. Мондый сабырлык белән Мавзолейда Ленин уянганны да көтеп була.

 ***

Мәгариф министры БДИны ун тапкыр бирә алмады…

Сәламәтлек саклау министры унынчы тапкыр район поликлиникасында чират торып докторга керде…

Депутат минималь хезмәт хакы алып эшли торган терлек караучыга әйләнде…

Шуннан соң гына бабай алтын балыкны диңгезгә җибәрде.

 ***

Галия, син депутатка кияүгә чыккансың икән.

Әйе шул.

Алайса тормышың рәтледер инде.

Рәтле булыр сиңа бар! Ул төнлә диван кырыена басып, миңа ничек рәхәт икәнен, киләчәктә тагын да рәхәтрәк булачагын сөйләүдән башка ни эшкә ярасын?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100