Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 11 август чыгарылышы

Спортчыларның һәм җырчыларның хезмәт хакларын күргәч, мәктәптәге иң кирәкле фәннәр физкультура һәм җыр икәнен аңлыйсың.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 11 август чыгарылышы
Анастасия Васильева карикатурасы, "Чаян" журналы

Хатыны иренә шалтырата:

Кадерлем, ачуланма инде, мин эч китүгә каршы даруың урынына ялгыш тынычландыра торган дару биргәнмен. Нихәл син?

Эч китте, әмма мин үземне бик тыныч хис итәм.

 **

Төлке урманнан бара. Куаклар арасында тавыш ишетелә:

Кикрикүк!

Төлке куак арасына ташлана. Аннан, телләрен ялап, бүре килеп чыга:

Менә, чит телләр белүнең яхшы ягы шул инде ул!

***

Вәли, син Мәскәүдә булгансың, анда матурмы?

Балконга чыгып карадым. Уңга карасаң — анаңны сатыйм! Сулга карасаң –… себерим!

Бигрәк матур икән!

 ***

Мин улыма әйтәм:

Улым, син мин теләгән кызга өйләнәсең.

Ул:

Юк.

Мин әйтәм:

Ул Билл Гейтсның кызы.

Улым әйтә:

Алайса, ярар.

Мин Билл Гейтска шалтыратам:

Син кызыңны минем улыма кияүгә бир.

Билл Гейтс әйтә:

Юк!

Мин Билл Гейтска әйтәм:

Минем улым Бөтендөнья банкы директоры урынбасары.

Билл Гейтс әйтә:

Алайса, риза.

Мин Бөтендөнья банкы директорына шалтыратам да, улымны урынбасар итеп алырга кушам.

Бөтендөнья банкы директоры әйтә:

Юк.

Минем улым — Билл Гейтс кияве.

Ул әйтә:

Алайса, риза.

Сәясәтчеләр нәкъ менә шул рәвешчә сөйләшә дә инде.

 ***

Доктор! Минем әби инде бер ай үлем түшәгендә ята, сөйләшми дә, ашамый да. Нишләргә икән?

Доктор:

Ә сез секс белән шөгыльләнеп карагыз!

Бабай:

Син дуракмы әллә! Нәрсә сөйлисең! Безгә инде 80 яшь! Мин коммунист! Ленин бабай үз кулларымда үлде!

Доктор:

Мин сезгә доктор буларак әйтәм, эшләп карагыз әле.

Бабай өенә кайткач, йөз грамм тотып куя, бераздан тынычлана. Аннары «әллә эшләп караргамы» дип уйлый башлый. Аннары ни булса шул дип, эшен эшли. Уянып китсә, әби торган, җырлый-җырлый коймак пешереп йөри.

Бабай уйларга чума:

Мин бит Ленин бабайны да коткарып кала аласы булганмын!

***

Ир белән хатын бергә яшәүләренә 35 ел тулуны бәйрәм итә. Затлы ресторан, кунаклар… Фәрештә килеп чыга:

35 ел бергә булуыгыз уңаеннан, теләгегез чынга ашачак!

Хатын:

Ирем белән бергә Мальдив утрауларына сәяхәткә китәр идем!

Фәрештә әйтә:

Яхшы. Ә хәзер ирегезнең теләген тыңлыйбыз.

Ире уйлап-уйлап тора да:

Бу әйбәт теләк анысы, әмма миңа үземнән 30 яшькә яшьрәк хатын кирәк.

Хатыны шок хәлендә, фәрештә дә шок хәлендә, әмма теләкне бит үтәргә кирәк. Шалт — ире 90 яшьлек картка әйләнә.

 ***

Бер ханым хезмәттәш ир-атка:

Әйдә бүген миңа кунача кил әле?

Юк, син нәрсә, мин бит өйләнгән.

Өйләнсә соң. Хатын-кыз бит ул машиналар кебек. Менә синең машинаң нинди?

«Жигули».

Ә сиңа «Лексус»та бер әйләнеп кил әле дисәләр, утырасыңмы?

Утырам.

Менә кил бүген миңа кунакка!

Юк!

Нигә?

Ә нәрсәгә миңа тагын бер «Жигули»?

 ***

Бер ир психбольница яныннан узып бара. Ишетә — акылга зәгыйфьләр пышылдаша:

Унөч! Унөч! Унөч!

Ирнең кызыксынуы көчле, аның нәрсә ул унөч икәнен беләсе килә. Коймага менмәкче була — барып чыкмый. Иелеп карый — юк. Караса, бәләкәй генә бер ярык бар. Ул шуннан күз сала… Салуы була, чыбык белән күзенә төртәләр.

Ундүрт! Ундүрт! Ундүрт!

 ***

Ике әби сөйләшеп утыра:

Безнең депутат Вәли өеннән дә чыкмады бүген.

Аның бит кичә артын эт каптырган, шуңа өеннән чыкмый ята.

Ә, алайса аңлашыла инде, уйлый торган урыны зыян күргән.

***

Бер кеше кредит алырга банкка килә. Аңа документлар тутырырга кушалар.

Хезмәт хакыгызны языгыз.

Саннар беләнме? Сүз беләнме?

Ә сезнең хезмәт хакы нинди?

12 мең сум.

Күз яшьләре белән.

***

Режиссер — драматургка:

Мин сезнең пьесагызны укыдым, әмма куя алмыйм. Театрда сүгенү сүзләре яңгырарга тиеш түгел.

Ничек? Текстта бит сүгенү сүзләре юк.

Текстта юк, әмма залда булачак.

***

Эстрада җырчысы — икенчесенә:

Мин яңа клип чыгаргач, телевизор сату арткан!

Әлбәттә, мин дә телевизорымны сатып җибәрдем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100