Мәзәкләр: 8 июль чыгарылышы

Яхшы бухгалтерны табуы кыен. Шуңа күрә кассаны алып чыгып киткән Галия Вәлиевнаны инде 20 ел эзлиләр.

Хатын — иренә:

Миңа шундый әйбер бүләк ит әле — аяк белән аз гына басасың, ә ул вжых! Итә дә, угы йөзгә кадәр күтәрелә!

Ярар, үлчәү бүләк итәрмен.

 

Директор — ярдәмчесенә:

Машина килсен әле.

Ярдәмче — секретарьга:

Шефка «Мерседес»ы кирәк.

Секретарь диспетчерга:

Подъездга каретаны китер.

Диспетчер — шоферга:

Безнең маймылга арбасы кирәк.

 

Хирург мотоцикллар сата торган кибеткә керә.

Быел ничә мотоцикл саттыгыз?

Йөзне.

Гаҗәп. Ә тагын дүртесе кайда икән?


Доктор, мин үләм!

Мин хәзер сезгә булышам.

 

Ике кодагый сөйләшә:

Мин йоклаган өчен акча алам.

Менәтерәк! Фахишә түгелсеңдер бит?

Юк, клубта каравылда торам.

 

Халык тулган автобустан сукранып бер кортка чыгып бара: «Көн саен күпме кеше үлә, ә автобуска борын тыгарлык түгел».

 

Бер хатын өенә көтмәгәндә кайтып керә. Караса — ванна ишеге ачык, ә анда шәрә кыз. Аның башында өч уй: малай үсеп җиттеме, ирнең азуы җиттеме, бабай яшьлегенә кайтканмы?

 

Хатын-кызларның проблемалары — ирләрдә. Ә ирләрне хатын-кызлар таба. Нәтиҗә: хатын-кызлар үзләренә проблемаларны үзләре уйлап таба.

 

Ир роддом тәрәзәсеннән карап торган хатынына кычкыра:

Ничек, күрдеңме малайны?

Күрдем.

Кемгә охшаган?

Син аны барыбер белмисең.

 

Бушлай медицина булса — бахиллалар түләүле. Түләүле медицина икән — бахиллалар бушлай.

 

Әни, иртәгә ата-аналар җыелышы, барасыңмы?

Юк.

Нигә?

Беләм мин ул ата-аналар җыелышының ни икәнен. Ул акчага берәр җиргә барып ял итеп кайтырбыз.

 

Безнең илдә берничә бала үстергән анага педиатр дипломын бушлай бирергә була.

 

Дәрес вакыты. Мәктәп коридорында Вәли йөренә, «Кайда монда логика?» - дип авыз эченнән мыгырдана. Аны күреп алган укытучы:

Вәли, нишлисең син монда?

Кайда монда логика?

Нәрсә булды?

Менә мин дәрестә утырганда һаваны бозган идем. Укытучы мине коридорга куып чыгарды. Үзләре шунда утырып калдылар. Кайда монда логика?

 

Әби — компьютерда утырган оныгына:

Улым, ашарга бар.

Юк әле, ашыйсы килми.

Алайса суына, бүтән җылытмыйм!

Ярар… Оныгы теләмичә генә торып, ашарга китә. Әби, куанып, аның урынына утыра:

Менә хәзер мин утырам!


Директор секретаршаны эшеннән куа. Дусты ник куасың дип сорый.

Менә, юбилей көнне урамда күрдем. Ике зур сумка тоткан. Мин аңа сумкаларын өенә алып кайтырга булыштым.

Шуннан?

Өйгә кер, чәй эчәрбез, ди. Икенче бүлмәгә кереп китте, мин чакыргач, кер ди. Чакырды. Керсәм — табын әзерләнгән, ә анда бөтен хезмәткәрләр утыра.

Әйбәт бит инде.

Ә син минем нинди кыяфәттә кергәнемне беләсеңме?


Ике тракторчы әбәт ашый. Хатыннары хатын-кызлар өчен газетага бәрәңге, тозлы кыяр, башкасын төреп җибәргән. Бер тракторчы шуны укый башлый.

Вәли, карале. 25 ел эчендә хатын-кызның җенси әгъзасы ноль бөтен уннан бер миллиметрга гына юкара дип язылган!

М-да… Шәп. Безгә дә шундый материалдан подшипниклар кирәк иде.